Логотип
Белмәсәң бел

Чәй ни өчен файдалы?

Без чәй яратабыз. Сөтлесен, куе итеп ясалганын... Кайнар чәй эчкәч, рәхәт булып китә.  Әйдәгез әле, шушы хуш исле эчемлекнең файдасы турында сөйләшик.

Без чәй яратабыз. Сөтлесен, куе итеп ясалганын... Кайнар чәй эчкәч, рәхәт булып китә.  Әйдәгез әле, шушы хуш исле эчемлекнең файдасы турында сөйләшик. Чәйнең файдасы һәм зарары турында бәхәсләрнең тынып торганы юк бит.

Чәйнең полифинолга бай булуын ишеткәнегез булгандыр инде? Ул – сәламәтлек өчен файдалы, яшьлекне озайтучы табигый үсемлек матдәсе. Антиоксидантлар кебек үк, ул да организмны ирекле радикаллардан арындыра.

Чәй эчү битнең төсен матурлата, тән тиресенең картаюын тоткарлый. 
Чәй составындагы флавоноидлар кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. 
Чәй кан басымы күтәрелүне кисәтә, бераз гына кан басымын төшерү үзлегенә дә ия. 
Кандагы начар холестеринны киметә.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә. 

Чәйнең кайсысы файдалырак: карасымы, яшелеме? 
Алар икесе дә полифенолга бердәй бай. Ләкин яшел чәйдә эпигаллокатехин галлаты күбрәк. Хәзер әлеге матдәнең бит тиресен яшәртү үзлеге бик актив өйрәнелә. 
Полифеноллар үлән чәйләрендә дә бар, ләкин ул төрле үләндә төрлечә була. 

Чәйне күпме эчәргә, ничек эчәргә?
Көненә 2-3 чынаяк чәй эчү иң идеаль вариант. Әлбәттә инде, ул шикәрсез булырга тиеш. Шушы 2-3 чынаяк чәйдә 200–500 мг полифенол бар. 

Чәйнең файдасын нәрсә киметә?
Ни хикмәт, чәйнең файдасын сөт киметә икән. Сыер сөтендәге аксым аркасында әлеге тылсымлы эчемлектәге полифенол күләме күпкә кими. Сөтнең аксымы белән бәйләнешкә кергәндә флавоноидларның активлыгы бетә. Шунлыктан, чәйне сөтсез эчү файдалырак. Чәйдәге полифенолны шикәр һәм сөт өсте дә киметә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар