Күпләр ак чәчләрне картаю билгесе дип саный. Ләкин хәзер яшьләрдә, хәтта балаларда чәчнең иртә агара башлавы күзәтелә.
Чәчләр нигә агара?
1. Генетика – чәч агаруның төп сәбәбе. Әгәр әти-әниегез яшьли ак чәчле булган булса, сез дә аларга охшаган булырга мөмкин. Бу процесска экология дә, туклану, яшәү рәвеше дә йогынты ясамый диярлек.
2. Яшь – 30-35 яшьтән соң меланин бүленеп чыгу әкренәя, чәч төсе агара башлый. Шуңа күрә чәчләрнең иртә агаруы картлык якынлашуын аңлатмый.
3. Стресс – еш нервлану, хроник ару ак чәчләр артуны тизләтә. Артык стресслардан качарга тырышырга кирәк. Чал чәчне йолкып алуның файдасы юк.
4. Авитаминоз – B12, D3, тимер, бакыр кебек витаминнар һәм минераллар җитмәү чәч агаруга китерә.
5. Тәмәке тарту һәм башка начар гадәтләр – организмны агуландыра, чәч төсен югалта башлый.
Ак чәчләр белән ничек көрәшергә?
Табигый матурлыкны күрә белергә кирәк. Чит илләрдә чәчләрне буяу модасы артта калды. Безнең илдә дә бу тренд алгы сафларга чыгып бара. Сүз уңаеннан, галимнәр чәчләрнең иртә агаруын организм өчен файдалы дип исбатлаган. Чәчләр иртә агару озын гомерле булу индикаторы икән. Чәчләренә бик яшьли чал кунганнар организмында глутатионның (чәчне буяучы пигмент бүлеп чыгаруда катнаша торган матдә) башка максатларга, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан саклануга юнәлдерелүе дәлилләнгән.
Димәк, ак чәчләр – сәламәтлек һәм тәҗрибә символы. Аларны яшерергә дә, көмеш кунган чәчләрдән оялырга да кирәкми. Иң мөһиме: чәчләрегезнең сәламәтлеген саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Зур Рахмат.
0
0
0
0
60тан узып та, ак чәчләре сирәк булса, бу начар була димәк?
0
0