Логотип
Белмәсәң бел

Бу гөлне өйдә һичшиксез ни өчен үстерергә кирәк?

Һәр хуҗабикәнең диярлек өендә үзе яраткан гөлләре була. Кызганыч, оксалис бу исемлеккә бик сирәк эләгә.

Һәр хуҗабикәнең диярлек өендә үзе яраткан гөлләре була. Кызганыч, оксалис бу исемлеккә бик сирәк эләгә. Менә бу язманы укыгач, күпләрнең аңа мөнәсәбәте үзгәрер, мөгаен. 
Оксалисны икенче төрле «кислица» дип тә йөртәләр. Ул матур гына түгел, бик файдалы да гөл. 
Тәрбияләү ягыннан да артык мәшәкать тудырмый: үзенә ниндидер игътибар таләп итми ул. Шактый чыдам: озак кына су сипми торсагыз да, кабат тернәкләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бакчачылар аңа бераз шикләнеп тә карый: туфракка күчереп утыртсаң, шундук чүп үләне кебек үрчи башларга, бөтен бакчага таралырга мөмкин. Соңыннан бетерә алмый тилмерүең бар... Ә тәрәз төбендә, гөл чүлмәгендә генә үскәне – башка. Бигрәк тә өйгә, хуҗалыкка кулы җитмәгәннәр, эштән бушамаганнар өчен кулай. 
Менә ни өчен оксалисны һичшиксез үстерә башларга кирәк:

1. Матурлыгы өчен.
«Кислица»ның сортлары бик күп. Әмма өчпочмак формасындагы яфраклысы бигрәк тә матур. Күбәләкләрне хәтерләтәләр алар. Тәрәз төбендәге башка гөлләр янында шәмәхә төсендәге бу яфраклар һичшиксез аерылып торачак. Ә гөл чәчәк ата башлагач, аның ак кечкенә чәчкәләре бу шәмәхә яфраклар янәшәсендә бигрәк тә нәфис күренәчәк.
 
2. Тәрбияләргә авыр түгел.
Нәкъ менә шуның өчен дә яратачаксыз әле сез аны. Ара-тирә су сибеп торсагыз – шул җитә. 2-3 елга бер тапкыр күчереп утыртырга кирәк булачак. Аерым тукландырырга, ниндидер ашламалар сибәргә кирәкми – башкалардан бүленеп калмасын дип сипсәгез генә инде. Температура түбән булганда йокыга китәргә мөмкин, әмма аннары бик тиз яшь яфраклар чыгарачак. 

3. Ашарга да ярый. 
Оксалисның яфракларын ашарга да мөмкин икәнлеге күпләрегез өчен яңалык булыр, мөгаен. Әйе, ярый һәм, хәтт, кирәк тә! Аны салатларга, ашларга һәм десертка кушарга була. Ризыкка киптереп салсаң, әчкелтем тәм килеп торган бик файдалы тәмләткечкә әйләнә. Оксалиста бик күп алма кислотасы, А, С һәм К витаминнары, флавоноидлар бар. Тәрәз төбендәге чын хәзинә ул! 

4. Йола буенча бәхет китерә
«Кислица» – өй туена иң әйбәт бүләк. Аны өйгә бәхет һәм уңыш китерә дип саныйлар. Акча мәсьәләләрен чишәргә дә ярдәм итә, диләр. Әмма иң мөһиме – ул өйдәге тынычлыкны саклый. Хәер, моңа шикләнергә кирәкми дә: бу гөлгә күз төшереп алуга бәхәсләшү теләге шундук югала бит. 

5. Көнкүрештә кулланырга мөмкин
Монысы да гаҗәп инде, әмма дөрес: оксалисны, чыннан да, көнкүрештә кулланырга була. Кибеттән алган теләсә нинди химиягә караганда, ул киемдәге тапларны әйбәтрәк чистарта. Аның берничә яфрагы да төсле тукымаларга элеккеге матурлыгын кайтарырга ярдәм итәчәк. Бакчада эшләгәннән соң да «кислица» сезгә ярдәмгә киләчәк – кулларыгызны чистартачак. Моның өчен учыгызда аның яфракларын уарга гына кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар