Логотип
Белмәсәң бел

Бу 15 мөһим әйбер турында еш кына нигәдер онытабыз

Беребез дә машина түгел – башта бөтен нәрсәне һәрвакыт истә тота алмыйбыз. Көндәлек мәшәкатьләр күп вакыт барысын да оныттыра. Менә шул ыгы-зыгыдан берничә минутка гына арынып, тормышта бик мөһим булган кайбер нәрсәләрне искә төшерик әле.

1. Кечкенә адымнар зур юлга әйләнә
Кибеттә бик ашыккан кешене үзегездән алда кассага үткәрү, хезмәттәшегезгә сәяхәттән кечкенә генә бер бүләк алып кайту, каршыга килгән таныш түгел берәүгә елмаю... Башкаларның кәефен күтәрү, аларны шатландыру өчен кайчак шушылар да җитә. Күрегез дә торыгыз: менә шулай кечкенә шатлыклар өләшү сезнең үзегезгә дә позитив булып кына кире кайтачак. 

2. Тирә-юньдәгеләрнең теге яки бу адымнарын ничек кабул итүебез, үз-үзебезгә биргән бәягә (самооценка) бәйле
Әгәр үзебезгә үзебез биргән бәя түбәнрәк икән, тирә-юньдәгеләр безгә бигүк әйбәт мөнәсәбәттә түгел кебек тоелачак. Моңардан үзеңә-үзең биргән бәяне күтәрү өстендә эшләп кенә котылып була. 

3. Килеп туган ситуациягә читтән күз салу кирәк 
Кайчак килеп туган проблемага баштанаяк чумасың һәм бу хәлдән чыгу юлы бөтенләй юк кебек тоела. Ә бит уең белән аз гына «читкәрәк» китеп, бу проблемага башка кеше булып күз салсаң, аны чишү юлын тапмый калмыйсың. 

4. Барысын да шулай тиеш дип кабул итмә 
Эшләребез әйбәт кенә барганда һәм бу «әйбәт кенә бару» шактый озак гомерләр дәвам иткәндә, без дөньяда бар әйбернең дә вакытлыча икәнен онытып җибәрәбез. Шуңа күрә, язмыш бүген сиңа мәрхәмәтле икән, моны шулай тиеш дип кабул итмә – бүгенгеңнең кадерен бел. Иртәгә бит барысы да үзгәрергә мөмкин... 

5. Бөтен кешегә дә ошау мөмкин түгел 
Җир йөзендәге иң сөйкемле, иң әйбәт кеше булсагыз да, сезне яратып, өнәп бетермәүчеләр барыбер табылачак. Әгәр бу фикер белән килешәсез икән, алга таба яшәү күпкә җиңелрәк булачак. 

6. Үзебезне яратуга лаек дип санаганда гына безне яратачаклар
Әгәр сез үзегезне беркайчан берәү дә яратмаячак дип саныйсыз икән, үз бәхетегездән үзегез колак кагарга мөмкинсез. Үзегезне мәхәббәткә һичшиксез лаек дип тапканда, ул сезне эзләп тапмый калмаячак. 

7. Тормышта булган һәрнәрсәнең сәбәбе бар
Кайчак бөтен дөнья сезгә каршы кебек тоела: хәтта боларның барысын сезгә аяк чалу өчен кемдер оештырган сыман. Әмма бу алай түгел. Боларның барысы да очраклы бер туры килү генә. 

8. Тормышка елмаеп карагыз
Әгәр тормышка елмаеп карыйсыз икән, җавап итеп ул сезгә елмаймый калмаячак. 

9. Усал кешеләр – бәхетсезләр
Берәү дә туганда ук усал булып тумый. Әгәр кемдер тирә-юньдәгеләргә карата караңгы чырай күрсәтә, үзен тупас тота икән, димәк, ул шулай үзенең җанындагы авыртуын басарга тырыша. Шуңа күрә аларны аңларга һәм гафу итәргә тырышыгыз. 

10. Артка таба бер адым – мөнәбәтләрдә гадәти күренеш
Әгәр сез кем беләндер яңа гына мөнәсәбәтләр корырга керешкәнсез икән, бөтен нәрсәне, хәтта үз-үзегезне дә онытып, шул хисләр дөньясында яши башларга мөмкинсез. Тик бу мөнәсәбәтләр нәрсәгә китерәчәк, аларның ахыры ни белән төгәлләнәчәк – салкын акыл белән шушы хакта уйларга вакыт табыгыз. Ягъни артка таба бер адым атлагыз да, ерак киләчәккә күз салыгыз. 

11. Һәр уңыш бәйрәм итәргә лаек
Нинди уңышка ирешүегез мөһим дә түгел: бәлки сез зур дәүләт бүләге алгансыздыр, ә бәлки, ниһаять, салымнарыгызны түләп, аларның очына чыгып кайткансыздыр – вакыт табып, барыбер моны бәйрәм итегез. Үзегезне үзегез бүләкләү  – ул теләсә кайсы очракта да сезгә көч һәм мотивация бирәчәк. 

12. Негатив кына таратучы кешеләрдән котылыгыз
Тулы канлы тормыш белән яшәү өчен сезгә әледән-әле чистарту үткәрергә кирәк. Ягъни үзегез тирәдәге зарланудан башы чыкмаган, башкаларның гел начар ягын гына күргән – үзенең генә түгел, сезнең дә энергиягезне суырган кешеләрдән арыныгыз. Алар белән араны өзегез дә, җиңеләеп, алга атлагыз. 
 

13. Буш вакытыгызны файдалы итеп үткәрегез
Әгәр сезнең алда шундый сайлау тора икән: өйдә калып, кино караргамы, әллә галерея ачылышына барыргамы дигәндә, кайсы сезнең күңелегезне баетачак, сезгә яңа белемнәр өстәячәк – шул якка авышыгыз. Һәрвакыт сезгә күбрәк файда китерәчәк якны сайларга тырышыгыз. 

14. Үзегез яраткан өлкәгә күбрәк игътибар бирегез
Тормышта бар нәрсәдән дә хәбәрдар булу, күпкә өлгерү, күп нәрсә белән кызыксыну әйбәт әйбер, билгеле. Әмма арадан күңелегезгә аеруча хуш килгәнен сайлап алырга тырышыгыз һәм шуңа күбрәк басым ясагыз. Бөтен нәрсә буенча да өстән-өстән фикер йөртүгә караганда, бер өлкә буенча тирән фикерләрең булу күпкә отышлырак. 

15. Якын кешеләрегезгә аларның сезгә никадәр кадерле икәнен әйтеп торыгыз
Үзегез яраткан кешеләргә карата нинди хисләр кичерүегезне кайчакта әйткәләргә дә кирәк. Алар моны болай да белә кебек тә тоелырга мөмкин. Бәлки, чынлап та, шулайдыр, ә бәлки, юктыр да. Бер кеше дә икенчесенең башына яки күңеленә кереп, анда ниләр яшеренгәнен белә алмый. Әгәр сез аларга карата булган җылы хисләрегезне ничектер күрсәтәсез икән, ышаныгыз – алар сөенәчәк кенә.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар