Логотип
Белмәсәң бел

Бакчачыларга бакчада ниләр эшләү катгый тыела?

Сез бу тыюларны, мөгаен, беләсездер дә. Әмма бакча сезоны сюрпризларсыз гына узсын дисәгез, аларны кабат искә төшерү беребезгә дә комачауламас.

1. Бакчада учак ягу.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча, бакчада учак ягу тыела. Димәк, кирәкмәгән чүп-чарны, кипкән үләннәрне без бакчабыз уртасында түгел, бары тик махсус урыннарда гына утка яга алабыз. Бу – шашлыкка да кагыла. Бакчада шашлык та пешермәгәч, дип тузынырга ашыкмагыз. Әйе, пешерә аласыз, әмма мангалда гына.   
Бу тыюны бозган очракта, штрафка тартулары бар. Ә аның күләме кечкенә дип булмый: очрагына карап – 5 меңнән 50 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.  Сез үрләткән ут бернинди зур зыян салырга өлгермәгәндә әле бу. 

2. Бакчаны чүп-чар урынына әйләндерү
Дөресен әйтик, «Өйдә кирәге юк, әмма дачага алып барам әле, анда берәр нәрсәгә ярап куюы бар», – дип, бакчага бөтен артык-портыкны ташу гадәте күпләребездә бар. Анысы – бер хәл. Әмма бакча эчендә яки аның янында чүп тавы өю – бөтенләй икенче мәсьәлә. Бигрәк тә төзелеш калдыкларын шулай калдыру – закон тарафыннан тыела. 

3. Артык тавышлану
Бер карасаң, бакча кунаклар чакыру, туган көннәр уздыру өчен менә дигән урын. Теләгән кадәр күңел ач! 
Әмма барысы да шулай гади генә түгел. Онытылып ял итәсе килсә дә, артык тавышланудан тыелырга туры киләчәк. Дөрес бит инде, сездәге музыка тавышын нигә әле бакчаның аргы башында яшәүчеләргә кадәр тыңларга тиеш? Тавыш дәрәҗәсе тиешле нормадан артып китә икән, сезгә шулай ук штраф салырга мөмкиннәр. 

4. Машина юу
Элек чынлап та шундый гадәт булган: бакчадан шәһәргә кайтыр алдыннан һәркем үз машинасын юуган. Вакыт та янга калган, «мойка»га да акча түләргә кирәк булмаган. 
Хәзер инде болай эшләп булмый. 
Дача участокларында машина юу рәсми рәвештә тыела: туфракка зарарлы матдәләр эләгү куркынычы зур. Бу тыюны бозган очракта штраф түләргә туры киләчәк. Аның күләме – 4 мең тирәсе. Бу – беренче тапкырында. Тагын шундый очрак кабатлана икән, хәтта суд аша бакча җирегезне тартып та алырга мөмкиннәр. 

5. Артык биек койма кору 
Бакча – безнең шәхси территориябез, аны чакырылмаган кунаклардан гына түгел, хәтта артык карашлардан да саклау, бер карасаң, дөрес кебек.  Әмма алар белән ике арага артык биек койма корырга да хакыбыз юк. Бу – закон буенча тыела. Урам яктан койманың биеклеге 2 метрдан биегрәк булырга  тиеш түгел. 
Ә күрше участоклар белән ике арадагы койманың биеклеге тагын да тәбәнәгрәк булырга – 170 сантиметрдан артмаска тиеш. Өстәвенә, сез әле аны тоташ итеп тә кора алмыйсыз: ул берничек тә яктылыкны томаламаска тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар