Тиздән Яңа ел! Димәк, бүләкләр бүләк итәр, бәйрәм өстәленә меню төзер, кунакка йөрер чак җитә. Ә кунакка дөрес йөрисезме?
Кайберәүләр хуҗаларга алдан хәбәр бирми генә Яңа ел белән котларга килеп керергә ярата. Ниятегезне алдан шалтыратып белгертү хәерлерәк булыр. Барыбызга да кунак килгәндә әзерлекле булып тору ошый. Шалтыратып хәбәр итү, иң кимендә, кунаклар санына карап, ашамлык һәм эчемлекләрне алдан әзерләргә ярдәм итәчәк. Аннан соң кунак көтү атмосферасы үзе үк күңелле бит әле ул. Хуҗаларны бу рәхәтлектән мәхрүм итмәгез.
Бервакытта да «теләсәгез, килегез» дип бәйрәмгә кунак чакырмагыз. «Без сине көтеп калабыз» дип әйтегез. Бу – чакырылган кунакның сезгә бик кадерле булуын аңлатыр.
Бизәлгән чыршы янында фотога төшү, өстәл тирәли утырып гөр килү, җыр-биюләр... Яңа ел төнендә моннан да күңеллесе юк. Тере аралашуны телефон берничек тә алыштыра алмый. Шуңа күрә бәйрәм көннәрен кулыгызда телефон тотып уздырмагыз.
Котлаулар! Әйе, әйе, спам открыткалар җибәрүдән котылырга вакыт инде! Мессенджерларда һәм SMS-ларда стандартлашкан открытка-котлаулар җибәрү – моветон һәм әдәпсезлек. Яңа ел белән котлау җибәрергә телисез икән, ул кешенең исемен, үзегезнекен языгыз. Идеаль вариант – кыска гына итеп булса да шәхси котлау язып җибәрү!
Бәйрәм өстәленә бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-сабалар, сок тартмалары куймагыз – болар һич тә бизәми. Затлы итеп әзерләнгән өстәл күңелне күтәрә, ризыклар тагын да тәмлерәк була.
Мөһим! Яңа ел очрашулары салатлар белән эч тутыру өчен түгел, ә бәлки күңелле аралашу, рухлану ул. Ашауга гына кайтып калмасын ул. Өстәлгә дә үзенчәлекле, көтелмәгән ризыклар әзерләгез.
Кунакка буш кул белән бармыйлар, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмендә балалы йортка. Балаларга нәрсә яраганын, ярамаганын алдан ук әти-әниләреннән сорагыз. Бу бер дә оят түгел.
Фото: яндекс нейрочелтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк