Логотип
Мөнәсәбәтләр

Хатын-кызларның кайсы 5 гамәлен бер генә ир-ат та гафу итми?

Хатын-кызлар колагына

1. Ирләр түбәнсетүне кичерми.
Дөрес, үз позицияләрен белгертеп, аның белән үзен алай тотарга ярамаганын әйтүче ир-атлар да бар. Һәм бу иң яхшы чишелештер, мөгаен. Хатын-кыз бу кагыйдәне йә кабул итә, йә юк. Ир-атның аңа карап кына үзбәясе төшми, әлбәттә. Үпкәләрне дә эченә җыймый. Әмма ир кешенең түзүе начар. Күпләр түзә дә. Чөнки инде ярата, чөнки алар инде бер гаилә, чөнки хатыны «кызып китеп кенә әйткән»... Ләкин кимсетүләр ахырдан барыбер төен булып җыела, ир аны эчендә саклый. Көннәрдән бер көнне сабыр канатлары сына да, ул үпкәсен басар өчен чыгып ук китә йә үзен бөтенләй көтелмәгән яктан күрсәтә. Нәтиҗә бер генә: хатын-кыз ир кешегә башта ук хөрмәт белән караса, ситуация бу хәлгә килеп җитмәс иде.

2. Ирләр икеләнүне кичерми.
Мөнәсәбәтләр җиңелчә аралашудан җитдигә әйләнә икән, теләсә кайсы ир хатын-кызның үзенә ничек итеп каравын, аны киләчәктә кем итеп – ире, балалар атасы, гаилә башлыгы итепме – күрәсе килүен белергә тели. Ягъни хатын-кыз бу якынаюны җитди итеп кабул иткәнме – менә нәрсә мөһим! Ул һаман икеләнә, «Синең белән каласым киләме, юкмы – үзем дә белмим әле», дип вакытны суза икән, ир кеше бу сүзләрне дә күңеленә салып куя. Приципка барып үзенчә эшләячәк, ләкин үзенә карата икеле-микеле  уйда булуын беркайчан онытмаячак. Ышанмый башлаячак, үзен агрессив тотачак, хөрмәт итмәячәк. Ир кешегә мөнәсәбәтегез җитди түгел икән, бу турыда шундук әйтеп куегыз!   

3. Ирләр чагыштыруларны кичерми.
Дус хатыныңның ирен дә, әтиеңне дә, танылган актерны да үрнәк итеп куеп, мактап утырмагыз. Бу шулай ук түбәнсетүнең бер төре кебек кабул ителә. Чөнки чагыштыру ирләрнең үзбәясенә аеруча нык тия! Күз алдыңа китер: әгәр «Маратның хатыны тәмлерәк пешерә», «Абыйның хатыны матуррак гәүдәле», «Эштәге хатын-кызлар белән аралашу күпкә кызыграк миңа» дисә, ошар микән сезгә? Ул сүзләрне әйткән кешегә ничек карарсыз икән?
Исегездә тотыгыз: бертуктаусыз кем беләндер чагыштыра башласалар, ир-ат үзен гел мактап торган, «син – бердәнбер әйбәт кеше» дип үсендергән хатын-кызга тартылачак! 

4. Ирләр бөтен җаваплылыкны үзенә тагуны кичерми. 
Өметләр акланмады, бөтен яшьлегемне сиңа әрәм иттем дип, хатын-кыз бар нәрсәгә ирен гаепле итеп калдыра башласа, ир-ат бу сүзләрне гафу итмәячәк. Беренчедән, шәхси тормыш канәгатьләндермәсә, нигә аңа яшьлекне сарыф итәргә? Үзегез сайлаган тормыш юлы өчен ир-атны гаепләргә кирәкми. Мондый түбәнсетүне беркем күтәрә алмый: аралар суына. Икенчедән, беркем дә башкаларның тормышын көйләргә тиеш түгел. Әгәр хатын-кызны конкрет ир-ат, аның холкы, акчасы канәгатьләндерми икән, шундый булганы өчен ул ир-атны гаепләргә кирәкми. Тормышны ничек итеп күрәсең килә, үзең шулай итеп үзгәрт!

5. Ирләр якынлыкны кире кагуны кичерми.
Тормышның бу ягы бозылуга сәбәпләр дә күптөрле. Көнкүреш мәшәкатьләре,  ару-талулар, конфликтлар, үпкәләүләр... Хатын-кыз, түзеп, үзе генә тартырга тиеш түгел бу йөкне. Ләкин һаман саен кире кагып, ярсып, әлеге проблеманы дәшми үткәрергә дә ярамый. Ситуацияне җайлау өчен сөйләшергә, бу четерекле  мәсьәләне ике яктан килешеп чишәргә кирәк. Ул сату-алуга корылмасын инде! 
Мин кушканны эшләсәң – була, эшләмәсәң – өмет итмә, бүләк бирсәң – әйе, бирмәсәң – юк, дигән шартлар куеп түгел, билгеле. Мондый түбәнсетү бер иргә дә ошамаячак!

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/mature-man-holding-cup-coffee-yellow-wall_7089889.htm#fromView=search&page=1&position=14&uuid=8e419bff-1d7c-4c9a-9745-79f1693f1034&query=%D0%BC%D1%83%D0%B6%D1%87%D0%B8%D0%BD%D0%B0+%D1%81%D1%80%D0%B5%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D1%85+%D0%BB%D0%B5%D1%82

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар