Логотип
Сәламәтлек

​ Организмдагы шлакларга каршы көрәш

Һәрвакыт утырып эшләү, дөрес тукланмау һәм начар гадәтләр организмда токсиннар җыелуга сәбәпче. Бавыр, бөер, лимфа системалары ничек кенә яхшы эшләмәсен, алар да чистартып өлгермәскә мөмкин. Үзебезгә үзебез ярдәм итә алабыз.  Өч айга бер тапкыр атна дәвамында гади генә 10 кагыйдәне үтәү дә җитә.  

Һәрвакыт утырып эшләү, дөрес тукланмау һәм начар гадәтләр организмда токсиннар җыелуга сәбәпче. Бавыр, бөер, лимфа системалары ничек кенә яхшы эшләмәсен, алар да чистартып өлгермәскә мөмкин. Үзебезгә үзебез ярдәм итә алабыз.  Өч айга бер тапкыр атна дәвамында гади генә 10 кагыйдәне үтәү дә җитә.  


 

1. Көнне лимон салынган бер стакан җылы су эчүдән башлагыз.  

 Ул ашказаны-эчәк тракты начар эшләгән кешеләргә генә ярамый. Мондый очракта, суны лимонсыз да эчә аласыз. Бу эчемлек ашказаны стенасында ябышып калган азык калдыкларын һәм токсиннарын юып чыгара, бавыр эшчәнлеген яхшырта. Шуңа өстәп, күзәнәкләрдәге су балансын саклый. Эчкән суның температурасы да мөһим роль уйный. Уяна башлаган организмга матдәләр алышуын активлаштыру өчен нәкъ менә җылы су эчү файдалы.  

2. Бөер эшчәнлеген тузганак төнәтмәсе ярдәмендә яхшыртыгыз. 

Бөер тәүлек дәвамында 1700 литр канны чистарта. Аның эшчәнлеген яхшырту өчен тузганак, розмарин, кычыткан, һәм дымянка төнәтмәсен эчәргә кирәк. Әзерләү бик җиңел: бер уч үләнне 500 мл суда кайнатып алу да җитә.  

3. Эчәклекне чистартырга да онытмагыз. 

 Ашкайнату трактларын чистарту өчен 3-5 көнгә (бер атнага булса тагын да яхшырак) ит, йомырка, сөт продуктлары, камыр ризыклары, шикәр ашаудан, каһвә эчүдән тыелып торырга кирәк. Рационда ак дөге төп азык булу зарур. Аңа яшелчә, диңгез продуктлары, чикләвек, алма яки кипкән җимешләр кушып ашарга ярый. Составында калий күп булган дөге организмны токсиннардан, тозлардан чистарта.  

4. Атнага ике тапкыр детокс ванналар кабул итегез.  

Әлеге борынгы ысул шлаклардан арынырга, организмдагы минераль матдәләр запасын тулыландырырга ярдәм итә. Ике стакан магния сульфатын җылы суга салып эретегез, шуңа бер стакан чәй содасы һәм чирек стакан диңгез тозы, шуның кадәр үк алма уксусы өстәгез. Үзегезгә ошаган  эфир майлары тамызырга була. Ваннада 20-40 минут ятарга кирәк. Яныгызда салкынча чиста су булсын, эчәсегез киләчәк. Берничә минуттан соң тирли башлаячаксыз. Бу организмның токсиннардан арына башлавын аңлата. Бик эссе була башлый икән, салкын су өстәргә мөмкин. Мондый чистарту ванналарын атнага ике тапкыр кабул итү мөһим.  

 

5. Һәр кич тәнегезне скраб белән чистартыгыз. 

Шул рәвешле, тире өслеген үлгән күзәнәкләрдән арындырачаксыз.  Тән сулыш алачак, лимфа системасы эшчәнлеге дә яхшырыр. Скрабны кибеттән сатып алганчы, үзегез ясый аласыз. Моның өчен каһвә, бал һәм зәйтүн мае гына кирәк.  

6. Лимфодренажлы массажга язылыгыз.  

Әлеге процедура шешләрдән, артык судан, токсиннардан чистарта. Нәтиҗәсе беренче массаждан соң ук сизеләчәк. Аякларда җиңеллек тоярсыз. Лимфодренаж массажны өйдә дә ясый аласыз.  Бармакларыгызны муенның ике ягыннан колак астына куегыз. Әкрен генә тирене муенның арткы өлешенә таба тартыгыз. Моны 10 тапкыр эшләргә кирәк. Соңыннан умрау (ключица) сөягенә таба да ышкыгыз.  

7. Ятар алдыннан ромашкалы чәй эчегез.  

Бу – француз ханымнарының гадәте. Мондый чәй тынычландыра, йокы да катырак була. Моннан кала, ромашка ашкайнату системасын яхшырта.  

8. Шикәр комы һәм тоздан баш тартыгыз.  

 Бөтенләй кулланудан туктый алмыйсыз икән, бик аз күләмдә салырга тырышыгыз. Тозны аш тәмләткечләре, шикәр комын топинамбур сиробы белән алыштыра аласыз.  

9. Ризыкка фенхель мае яки орлыкларын салыгыз.  

 Ул салатларга, кайнар ашларга үзенә бертөсле тәм биреп кенә калмый, организмны да чистарта. Фенхель орлыкларындагы матдәләр ашкайнату системасын яхшырта, кандагы шикәр күләмен киметә, бавыр, талак, бөер эшчәнлеген яхшырта.  

10. Күбрәк хәрәкәтләнегез. 

Физик йөкләнеш теләсә нинди детокс-программасының тәэсирен көчәйтә. Хәрәкәт кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашуын тизләтә. Алда саналган процедураларны үтәгәндә, иң яхшысы – күбрәк җәяү йөрү.  

  

Теги: Сәламәтлек Шлаклар Шлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди ромашка турында сүз бара: бездә үсә торганымы? Аптечная дигәне безнең якта үсми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кон дэ скраб кулланырга ярамый бит

      Хәзер укыйлар