Логотип
Бакча

Торф таблеткасында үсемлекләр ник үсми?

Торф таблеткасына чәчкән идем, орлыклар тишелмәде, дип зарлана кайбер бакчачылар. Тишелсә дә, үсмәде, диючеләр дә бар. Әгәр шушы проблема сезгә дә таныш икән, бу язманы иренмичә укып чыгыгыз әле. Хаталарны ясамас өчен, аларны белеп торырга кирәк.

Беренче хата – торф таблеткаларын тиешенчә чылатмау. Әлеге таблеткаларны суны инде үзенә сеңдерә алмый башлаганчы чылатырга кирәк. Тагын бер момент – су кайнар, 80 градус чамасы булырга тиеш. Кайнар суда алар тизрәк чылана. 

Икенче хата – бу таблеткаларның бик тиз кибүен онытып җибәрү. Орлыкларны торф таблеткаларына чәчәсез икән, аның дымлылыгын гел тикшереп торыгыз. Ә иң яхшысы: күп итеп вермикулит яки перлит алып куегыз. Аны таблеткалар астына савыт төбенә түшәргә кирәк. Перлит та, вермикулит та суны үзенә сеңдерә дә соңыннан аны туфракка кирәк кадәр генә биреп тора. Перлит яки вермикулит урынына, бер дә булмаса, пычкы чүбе кулланырга мөмкин. 

Өченче хата – кайбер орлыкларга тишелер өчен яктылык кирәк, аларны туфрак белән күмдерергә ярамый. Мәсәлән, петуния, лобелия – шундыйлардан. Гадәттә, ничек итеп чәчәргә кирәклеге орлыкның кабына язылган була. Мондый очракта орлыклар тишелмәвендә торф таблеткасы гаепле түгел. 

Дүртенче хата – драже хәлендәге орлыкларның тышчасын тиешенчә эретмәү. Әйе, вак орлыкларны драже рәвешендә чәчүе бик җайлы. Ләкин күпләр бу тышчаны эретергә кирәген онытып җибәрә. Туфракка тезеп чыккач, өстеннән җылымса су бөркеп, бу тышчаны эретмәгән очракта, орлык тишелмәячәк. Тик суны җиңелчә бөркеп кенә сибегез, көчле су белән орлык юылырга мөмкин. 

Бишенче хата – торф таблеткасында үскән үсемлекләрне үз вакытында зуррак савытка күчереп утыртмау. Аларны шушы таблеткасында килеш тә күчерергә мөмкин. Ләкин таблетканың тышчасын кайчы белән кисеп җибәрергә киңәш ителә, кайчак аның аша тамырлар үсеп чыга алмый. 

Торф таблеткалары барлык үсемлекләр өчен дә отышлы түгел. Аларга помидор, борыч, баклажан, кыяр, карбыз, кавын, кабак, ташкабак, кәбестә орлыкларын чәчмиләр. Чөнки әлеге үсемлекләрнең тамыр системасы тиз үсә. Аларны традицион савытларда үстерүе яхшырак. 
Ә менә петуния, лобелия, эустома, җиләк ише – тамырлары бик акрын формалашучы үсемлекләр  беренче мәлләрдә кечкенә таблеткаларда үзләрен бик яхшы хис итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар