Логотип
Бакча

Үсентеләрне күчерү. Дөрес итеп эшлибез

Өйдә үстергәндә күпчелек үсемлекләр пикировклауга мохтаҗ. Бу – зәгыйфьләреннән арынырга, көчлеләренә ныгып үсеп китәргә шартлар тудыру. Ләкин моны белеп башкарырга кирәк, югыйсә файда урынына зыяны булуы бар. 

Өйдә үстергәндә күпчелек үсемлекләр пикировкалауга мохтаҗ. Бу – зәгыйфьләреннән арынырга, көчлеләренә ныгып үсеп китәргә шартлар тудыру. Ләкин моны белеп башкарырга кирәк, югыйсә файда урынына зыян булуы бар. 

Үсемлекләрнең зураеп үсеп киткәнен көтмәгез. Иң яхшысы – ике чын яфрак чыгаргач та күчереп утырту. Сузсагыз, үсемлекләрнең тамырлары үзара чалышып, өзелә. Тамырлары зарарланган үсентеләр чирли, үсеше тоткарлана. 

Күчереп утыртыр алдыннан туфракны яхшылап чылатыгыз. Бу тамырларны артык зарарламый гына араларга мөмкинлек бирә. Ләкин үсемлекләрегез коко-туфракта үссә, алдан су сибәргә кирәкми. Бу очракта, киресенчә, күчерергә 2 көн кала су сибүне туктаталар. 

Үсемлекләрне күчерү эшен болытлы көнне башкару яхшырак. Мондый җай булмаса, бу эшне өйләдән соң калдырыгыз. Яңа гына күчереп утыртылган үсентеләр кояш нурыннан үләргә мөмкин. Аларны 2-3 көн җиңелчә генә күләгәләсәгез, тизрәк үсеп китәчәкләр. 

Үсеп утырган туфрагыннан казып алу өчен чәй кашыгы яки суши таякчыгы кулай.  Берүк үсемлекләрне туфрактан тартып чыгара күрмәгез!
 
Күчергән вакытта үсентеләрне беренче яфракларына кадәр күмдерегез. Бары тик борыч белән баклажанны гына болай күмдерергә ярамый. Алар элек нинди тирәнлектә үссә, шулай ук калсын. 

Савытларны туфрак белән түбәләмә тутырмагыз – 2/3  өлеше тулса, җитә. Болай су сибүе уңайлырак. Үсемлекләр үсә барган саен, туфракны өсти торырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар