Логотип
Бакча

Сарымсакка да вакыт җитә

Әле бүген-иртәгә генә утыртасы булмаса да, кышкы сарымсакны утыртырга да күп калмый инде. Ел да башкарган гадәти эшебез дисәк тә, бәлки, кемдер өчен кирәкле булыр – безнең киңәшләргә дә колак салыгыз.

Әле бүген-иртәгә генә утыртасы булмаса да, кышка сарымсакны утыртырга да күп калмый инде. Ел да башкарган гадәти эшебез дисәк тә, бәлки, кемдер өчен кирәкле булыр – безнең киңәшләргә дә колак салыгыз.

Сарымсак түтәлен 10 көн алдан әзерләп куярга кирәк. Ни өченме? Җир утырып өлгерсен өчен. Көнендә әзерләсәң дә әллә ни фаҗига түгел үзе. Бары тик сарымсаклар тирәнгәрәк кенә китәчәк һәм яз көне авырдан тишеләчәкләр.

Сарымсакны быел суган, помидор, бәрәңге үскән җиргә утыртмыйлар, чөнки алар якынча берүк авыруларга бирешә. Иң яхшысы – кишер, яшел үләннәр, кыяр үскән җир.

Әлеге яшелчә су җыелып торган урынны өнәми. Аңа бераз гына калкурак урын булса, яхшырак. Андый урын булмаса, түтәлне чак кына күтәртеп, биегрәк итеп ясагыз. Иң мөһиме: көзге яңгыр, язгы кар сулары түтәлдә тонып утырмасын. 

Билгеле инде, туфрак көпшәк һәм уңдырышлы булырга тиеш. Ләкин чи тирес кертергә ярамаганын искәртеп торуның кирәге дә юктыр. Ашлама максатыннан бик нык таркалган черемә, яхшы сыйфатлы торф, өлгереп җиткән компост кулланырга була.Туфрак авыр булса, елга комы кертергә киңәш ителә. 

Минераль ашламалардан – әлбәттә инде, фосфор һәм калий кирәк. Суперфосфат 1 квадрат метрга 25 г, калий сульфаты шулай ук 1 квадрат метрга  25 г күләмендә алына. Туфракта магний кытлыгы булган очракта калий сульфаты урынына калиймаг дигән ашлама куллана аласыз. Магний җитмәгәнен үсемлекләрнең яфракларына карап билгеләргә мөмкин: алар төссезләнә, уртадагы яфрак җепселләре генә аерым-ачык күренеп кала. Бу – магний хлорозы.

Туфрак әче булса, йә акбур, йә гипс, йә известь, йә доломит оны кертергә мөмкин. Тик тәҗрибәле бакчачылар бу максаттан көз көне көл кулланмаска киңәш итә. Көл туфрактагы фосфорны үсемлекләр өчен куллана алмаслык формага китерә. Ә тамыр җибәреп өлгерер өчен сарымсакка көз көне фосфор бик тә кирәк. Туфракның әчелеген күпләп үскән бака яфрагы, көтүче сумкасы, үги ана яфрагы,  ромашка, тузганак белдерә.


Сарымсакларны базардан яки кибеттән сатып алсагыз, утыртыр алдыннан аларны зарарсызландырырга кирәк. Иң киң таралган ысул – 15 минутка җете алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып тору. 

Эре булып үссен өчен, сарымсакны иркенрәк итеп утырталар. Рәт араларын 15 см калдырыгыз, анда бер кул (хатын-кыз кулы) сыярга тиеш. Рәттәге сарымсак аралары шулай ук 10–15 см. Тирәнлек 10–12 см тирәсе. Сарымсакны туфракка батырып кертеп утыртырга кирәкми. Буразналар ясап утыртуы уңайлырак. Туфрак авыр булса, буразна төбенә 2 см калынлыгында ком салып чыгарга кирәк. Бу үзенә күрә дренаж вазыйфасын үти. 

Сарымсакларны төртеп чыкканнан соң, туфрак  белән күмдереп, өстен бераз тыгызлап куябыз. Җылымса су сибәбез. Безнең якларда кышын карга кытлык юк, шуңа күрә түтәлнең өстен капламасаң да була. Көз көне кар яуганчы каты салкыннар китсә, өстенә салам яки печән салып, мүлчәләргә туры килер. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без башкириядан.сарымсакны утырту коннаре качанырак?

    Хәзер укыйлар