Логотип
Бакча

Розаларны терелтүнең өч ысулы

Быел яз күпкә иртәрәк килде. Инде барыгыз да кышка каплап калдырган розаларны ачкансыздыр. Әгәр розаларыгыз язга каралып чыкса, аларны казып ташларга ашыкмагыз. Бу язмада яраткан гөлләребезне терелтү ысуллары турында сөйләшербез.

Розаларга салкын гына түгел, җылы да зыянлы. Быел алар нәкъ менә җылыдан күбрәк зыян күрде. Калын итеп каплап калдырган идем, розаларым каралган, дип әйтүчеләр күп. Бу каралу өшү аркасында түгел, ә артык җылы булу аркасында. 

Розаларны ачканнан соң беренче эш итеп барлык ботакларны да күздән кичерегез. Каралган, сынган, өшегән ботаклары булса, аларны яшел урынга кадәр кыскартып кисәргә кирәк. Куакның эченә таба үсүче ботакларны да калдырмагыз (әгәр алар артык булса, билгеле). 
Икенче эш итеп, көздән төбенә салып калдырган мүлчәне ачыгыз. Калын мүлчә аркасында гөл куагы төбендәге туфрак тиз генә җылына алмый, розалар озак уяна. Ләкин ул мүлчәне бөтенләй үк себереп түкмәгез, гөл куагының читенә таратыгыз. Җәй буена ул акрынлап череп, үзе бер ашлама булыр. 

Өченче эш: розаларга 1 процентлы бордос сыекчасы сиптерү. Бу авырулардан профилактика булачак. 
Розалар тереме юкмы икәнен ничек белергә?
Куакны селкетеп карагыз. Әгәр туфракта нык утыра икән, кулга тоту белән йолкынып чыкмаса, димәк, тамырлар исән. Аларда йоклаган бөреләр була, аларны уятырга мөмкин. 

Беренче ысул
Бу сыналган һәм бик нәтиҗәле. Ингредиентлары да гади генә. Безгә бер чиләк су һәм бер стакан ак аракы кирәк. Суга салган аракыны акрынлап кына роза төбенә сибәбез. Аракыдан аңа зыян юк, ә менә файдасын күрми калмассыз. Бик тиздән тамырлардагы йоклаган бөреләр уянып, туфрак өстенә баш калкытачак. 

Икенче ысул
Моның өчен 10 литр су һәм 20 г күкертле ачы магний (серно-кислый магний) кирәк. Магнийны суда эретеп, бер төпкә 5 литр күләмендә сибәбез. Су тамырларга кадәр үтеп керергә тиеш. Әлбәттә, ашламаны сипкәнче, розаларның каралган, өшегән, сынган ботакларын кисәбез. Ботаклар төпкә кадәр каралган булса, димәк, төптән үк кисәргә туры килә. Әлеге ашламаны сипкәннән соң, розаларны кабат җиңелчә генә каплагыз (бөтенләй үк томаларга кирәкми) һәм бер-ике атнадан аның уянганын күрерсез. Кайчагында ашламаны тагын бер тапкыр сибәргә туры килә (якынча ике атнадан). 

Өченче ысул
Һәммәбезгә дә яхшы билгеле «Циркон» препараты кулланырга була. 1 ампула препаратны 10 литр җылы суда сыеклыйбыз. Роза куагы төбендә бәләкәй генә чокыр ясап, эремәне сеңгән кадәр шунда салабыз. Соңыннан чокырны туфрак белән күмеп, розаны башы киселгән 5 литрлы су шешәсе яки чүлмәк белән каплап торабыз. Берәр атнадан магний сульфаты белән ашлыйбыз. 

Укучыларыбыз арасында тәҗрибәле бакчачылар күп. Сез дә үзегез кулланган файдалы ысуллар белән комментарийда бүлешегезче? 

Теги: Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар