Логотип
Бакча

Пионнарны кистегезме?

Чалмабашларның чәчәкләре генә түгел, яфраклары да бакчаны бизи. Көзге бакчага аз гына булса да ямь бирү өчен күпләр пионнарның сабакларын кисүне соңга кадәр суза.

Чалмабашларның чәчәкләре генә түгел, яфраклары да бакчаны бизи. Көзге бакчага аз гына булса да ямь бирү өчен күпләр пионнарның сабакларын кисүне соңга кадәр суза. Мин үзем дә шушы категориягә керүчеләрдән. Чөнки пионнарым баскыч башында ук үсә, аларны киссәм, урын бушап, ямьсезләнеп кала. 
Әлбәттә, сабакларны кара көзгә кадәр тоту бигүк дөрес алым түгел. Ләкин җәй ахыры – көз башында ук кисеп ташлау да дөрес димәс идем. Бу вакытта әле аңа яшел аппараты (яфраклары диюем) бик тә кирәк. 

Пионнар бер урында бик озак, унар-егермешәр ел буена үсә. Әгәр дә аларның урыннарын үзгәртеп, бүлгәләп утыртырга теләсәгез, моны хәзер башкарырга кирәк. Бу эшне язга калдырмасаң яхшырак.

Күчерергә ниятегез юк икән, сабакларын җир белән тигезләп кисеп, ашларга кирәк. Пионнарны кышка каплыйсы юк, алар салкыннан курыкмый. Ә менә туклану җитмәсә, үзенең матурлыгын югалта, чәчәкләре вагая, бөреләр аз ярала. Бу пионнарга гына түгел, башка күпьеллык чәчәкләргә – флокс, лилия, роза һәм башкаларга да кагыла. 

Көзге тукландыруның үзенчәлеге шунда – хәзер үсемлекләргә азот түгел, ә фосфор һәм калий кирәгрәк. Берничә ашлау төрен тәкъдим итәбез, кулайрагын сайлап ала аласыз. 

1 литр кайнар суда 50 г суперфосфат эретеп, 10 литрга җиткезегез. Бу – бер төп зур гөл өчен. Куак бик зур булмаса, шушыны ике төпкә бүлеп сибәргә кирәк. Ашламаны коры килеш туфракка гына сибәргә дә була. Алдан җитәрлек су сибеп, туфракны юешләргә онытмагыз. 
Тагын бер ашлама: 10 литр суда 1 аш кашыгы суперфосфат белән 1 аш кашыгы калий монофостатын эретеп сибү. 
Яисә 10 литр суда 200 грамм утын көлен төнәтеп куллану. Көл ул – калий. Көлне коры килеш кенә дә куллана аласыз. 

Күчереп утыртыр алдыннан пионнар өчен кулай җир сайларга кирәк. Бераз гына күләгәле җир булса, яхшырак. Пион кояшлы урынны ярата яратуын, ләкин көндез кояш озак караган урыннарда ул чәчәкне бик тиз атып бетерә. Чәчәк атуын озагракка сузу өчен, көндезге кояш туры карамый торган якты урын кирәк.

Пионнар киңәеп үсә, аларга иркен урын кирәк, монысын да истән чыгармагыз. 

Бу гөлнең тамыры бер метр тирәнлеккә китә. Җир асты сулары якын булса, аны биек түтәлләр ясап утырталар. Чокыр төбенә дренаж өчен кермазит, кирпеч ватыклары салып калдыралар. 

Пионны утырту башка куакларны утыртудан берни белән дә аерылмый. Бердәнбер аермасы – үсү бөреләре җир өслегеннән 4–7 см тирәнлегендә күмелә. 

Күчереп утырткан елны, пионнарыгыз өшемәсен өчен, җир катыргач аларны салам, торф, пычкы чүбе ише мүлчә белән капларга була. Язын мүлчәне ачарга онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар