Логотип
Бакча

Петунияләрне... кышка әзерлибез

Безнең якта иң популяр чәчәкләрнең берсе петуниядер, мөгаен. Аны үстерми калган кеше сирәк. Ләкин күпләр аны берьеллык чәчәк буларак кына белә. Ә бит ул күпьеллык үсемлек. Быелгы петунияне киләсе елга кадәр сакларга мөмкин. 

Безнең якта иң популяр чәчәкләрнең берсе петуниядер, мөгаен. Аны үстерми калган кеше сирәк. Ләкин күпләр аны берьеллык чәчәк буларак кына белә. Ә бит ул күпьеллык үсемлек. Быелгы петунияне киләсе елга кадәр сакларга мөмкин. 

Ник мәшәкатьләнергә, киләсе елга яңадан чәчеп үстерүе кыен түгел бит, дияр кайберәүләр. Кыен түгел анысы. Ләкин шулай да була: кайсыдыр сорт бик ошарга мөмкин. Киләсе елга андый орлыкны табып булачакмы әле? Аннары сортлы петуния орлыклары арзан тормый. Тагын шунысы да бар: петунияне үрчетүе бик җайлы. Өйдә кышлаган бер төп петуниянең тармакларын тамырландырып, майга кадәр әллә ничә төп итеп үрчетә аласыз.

Петуния җылы ярата, көзге кыраулардан шунда ук һәлак була. Аны хәтта кышка каплап та саклавы мөмкин түгел, тамырлары барыбер өшиячәк. Петунияне бары тик өйгә алып кереп кенә кышлатырга мөмкин. 

Үзегезгә ошаган сортларны киләсе елга да сакларга теләсәгез, кыраулар төшкәнче аның сабакларын 10–15 см калдырып кыскартыгыз.

Түтәлдә үскән чәчәкләрне туфрак кантары белән казып алып, чүлмәккә күчереп утыртыгыз.

Савытларда үскән гөлләрне өйгә шул савыты белән генә кертеп куярга була. 

Петунияләр язга кадәр саклансын өчен, өйдә дә аларга тиешле шартлар тудырырга кирәк булачак. 

Бу гөл яктылык, җылылык һәм дымлы һаваны ярата. 

Көн дәвамында яктылык 10 сәгатьтән дә кимрәк булмаска тиеш. Моны бары ясалма яктыртып кына тәэмин итеп була. 


Петуния өчен һаваның  дымлылыгы 80 процент булу кирәк. Гадәттә өйдә һава коры була, шунлыктан петуниянең сабаклары корый. Дымлылыкны арттыру өчен гөл янына савыт белән су куегыз.

Кышын аңа суны еш сипмиләр. Яфраклары артык күп булмаганлыктан, суны парга әйләндерү кими, шунлыктан тамырлары черергә мөмкин. Айга 2-3 тапкыр су сипсәгез, шул җитә. 

Февральләрдә петуния яшь сабаклар чыгарып, яңадан үсеп китәчәк. Бу вакытта инде аны даими ашлап торырга туры килә. Чәчәк атучы гөлләр өчен ясалган комплекслы ашламаларны сайлагыз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар