Логотип
Бакча

Өегездә бу гөлләр үссә, сак булыгыз. Алар агулы.

Әлеге мәгълүмат өйдә кечкенә баласы яки йорт хайваннары булган кешеләр өчен аеруча әһәмиятле. Аны белеп тору зын итмәс.

Олеандр. Көньякта, Сочи, Абхазия, Грузия якларында урамда, паркларда үсеп утыручы әлеге мәңге яшел куакны күпләр өйләрендә дә үстерә. Эре-эре алсу, кызыл чәчәкле бу гөл чынлап та бик матур. Тик аның агулы үсемлек икәнен истән чыгарырга ярамый. Олеандрның бөтен өлеше – яфраклары, чәчәкләре, тамыры, яфракларының суты – барысы да агулы. Шуңа күрә бу гөл белән сак булыгыз, аны кечкенә балаларның һәм йорт хайваннарының буе җитмәслек җирдә тотыгыз. 

Диффенбахия. Эре-эре чуар яфраклы бу декоратив гөлне күп өйләрдә очратырга була. Диффенбахиянең дә суты агулы. Тәнгә тисә, тирене кызартып, чабыртып чыгара. Аеруча күзләргә тисә зыянлы, күзнең  тышчасын яндырырга мөмкин. Гөлне күчереп утыртканда, кисеп кыскартканда сак булыгыз, моны кулыгызга перчатка киеп башкарыгыз. 

Акокантера. Ак чәчәкле һәм матур җимешле бу үсемлек беренче карашка зыянсыз кебек күренә. Ләкин аның агулы үзлекләре олеандрныкына охшаш: йөрәк ритмын боза, кан басымын кисәк төшерә, һәм кайчагында хәтта йөрәкне туктатырга да мөмкин. 

Каладиум. Чуар яфраклы декоратив бу гөлне дә күпләр яратып үстерә. Ләкин кызыл җепселле яшел төстәге яфраклар бик тә агулы. Аның согы тәнгә тисә, аллергия китереп чыгара. Авыз эченә яки күзгә керсә, яндыра. Өегездә әлеге гөл булса, аны күчереп утыртканда, кыскартып кискәндә сак булыгыз. 

Клещевина. Биек булып үсүче бу үсемлекне күбесенчә бакчаларда очратырга мөмкин. Аның да барлык өлешләре агулы. Ләкин орлыклары аеруча да, аларда рицин дигән агу туплана. Бу агу организмга керсә, күңел болганырга, эч китәргә, эчке органнарга кан саварга, бавыр һәм бөерләр зарарланырга мөмкин. Кечкенә балаларыгыз булса, сак булыгыз, алар бу орлыкларны авызларына каба күрмәсен. 

Молочай шулай ук бик популяр бүлмә гөле. Күпләр аны матур яфраклары өчен үстерә. Тик бу яфракларның суты агулы, тәнгә тисә, тәнне пешерә, чабырта. Күзгә керсә, берникадәр вакытка кадәр кеше хәтта сукыраерга да мөмкин. Балалар молочайның яфракларын ялгышып капса, көчле агулану билгеләре күзәтелә: күңелләре болгана, эчләре китә. 

Монстера. Челтәр яфраклы монстера өйдә бик матур күренә. Монстера агулы гөл булып саналмаса да, аның яфраклары һәм сабакларының суты тән тиресенә тисә, кызарып һәм чабырып чыга, кычыта һәм кызыша. Аллергияле кешеләргә һәм тән тиресе артык сизгер булганнарга монстера белән сак булырга кирәк. 

Адениум да агулы гөл. Матур чәчәкле һәм ялтыравык яфраклы бу суккулентны яратып үстерүчеләр байтак. Декоратив булса да, аның барлык өлешләре дә агулы. 
 

Теги: Бүлмә гөлләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар