Логотип
Бакча

Гөлбакча бизәкләре

Июль – җәйнең иң купшы ае. Чәчәкләрнең матурлыгыннан озаграк хушланыр өчен нинди тылсымлы чаралар кулланырга икән? Кайсын кайчан күчерергә, кайчан тукландырырга? Бу сәхифәбез шул хакта. 

Июль – җәйнең иң купшы ае. Түтәлләрдә – яшелчәләр, агачларда җимешләр өлгерә, ә гөлбакчада күз явын алырлык күпьеллык чәчәкләр таҗ керфеген ача. Чәчәкләрнең матурлыгыннан озаграк хушланыр өчен нинди тылсымлы чаралар кулланырга икән? Кайсын кайчан күчерергә, кайчан тукландырырга? Бу сәхифәбез шул хакта. 

Лаләләр, нәркисләр 
Июнь аенда өлгермәгән булсагыз, лаләләрнең суганчаларын хәзер казып алырга кирәк. Монда көрәк урынына сәнәк куллану отышлырак. Көрәк белән казыганда суганчалар зарарланырга мөмкин. Яфраклары корыгач, нәркисләрнең дә суганчаларын казып алырга була. Гадәттә, аларның урынын һәр өч-дүрт ел саен алыштырып торалар. Суганчаларны киптереп, август, сентябрь аенда яңа урынга утырталар. 

Розалар 
Бу гөлләрне бакча патшабикәсе дип юкка гына атамыйлар. Июль аенда аларның матурлыгыннан башлар әйләнерлек. Купшылыкларын югалтмасыннар өчен, чәчәк атып бетергән бөреләрне, корыган яфракларны вакытында өзеп, ашлап, су сибеп тору мөһим. Суны бер куакка бер чиләк чамасы сибәргә кирәк. 
Вакытында тукландырып торып, розаларның чәчәк ату чорын озайтырга мөмкин. Язын үсемлеккә үсәргә стартны азотлы ашламалар бирсә, чәчәк бөреләре формалашканда аңа фосфор, калий кирәк. Ә чәчәк ата башлаган чорда ул магнийга мохтаҗ. Магний чәчәкләргә җетелек өсти. Тимер исә төрле авырулардан профилактика булып тора. 

Гортензияләр 
Гортензияне Япониядә «суны юксынучы» дип атыйлар икән. Әлеге үсемлек дымны ярата. Суны еш һәм артык күп итмичә сибәргә кирәк аңа. Чәчәк бөреләре күренә башлагач, роза кебек, аны да фосфорлы һәм калийлы ашлама белән ашлыйлар. 15 литр суга 20 г суперфосфат һәм 20 г калий алына. Гортензия әче туфракны ярата. Туфрак селтеле булса, ул бөтенләй чәчәк атмаска мөмкин. Туфракның әчелеген лимон кислотасы, аш серкәсе (уксус), янтарь кислотасы белән арттырырга була. Лимон кислотасы 10 литр суга 1 чәй кашыгы алына. Аш серкәсе (9 процентлы) 10 литрга 100 г күләмендә салына. Моны сезонга бер тапкыр гына сибәләр.

Пионнар 
Июль аенда пионнар инде чәчәк атып бетергән була. Ләкин бу аларны тәрбияләргә кирәкми дигән сүз түгел. Иң беренче эш итеп, чәчәкләрен койган барлык касәләрне дә өзеп чыгабыз. Орлык өлгертү өчен үсемлек барлык көчен сарыф итәчәк. Күпләр чалмабашның сабакларын чәчәк атып бетерү белән төптән кисеп ташлый. Болай эшләргә ярамый. Киләсе елга чәчәк бөреләре формалашсын өчен, аңа әле бу сабаклар бик кирәк. Авырулардан, корткычлардан саклар өчен, үсемлекне 1 процентлы бордос сыекчасы белән эшкәртәбез. Моның өчен 1 литр кайнар суга 100 г бакыр купоросы, 1 литр салкын суга 100 г известь салып эретелә. Һәр ике савыттагы эремәне 5 литрга җиткезеп, известьлы суны сөзәргә һәм аңа бакыр купоросы эремәсе өстәргә кирәк. Бордос сыекчасы әзерләнгән көнне үк кулланыла. 

Үрчетү 
Июль ае роза, сирень, гортензияләрне ботактан үрчетү өчен дә яхшы вакыт. Тамырландыру өчен сайлаган ботак-лар артык яшь тә, бик карт та булмасын. Ачылмаган бер-ничә чәчәк бөресе булган ботаклар тизрәк тамырлана. Көннәр коры торса, кичтән үсемлеккә яхшылап су сибегез, ботаклар дымга тулышсын. Тамырландырасы ботакның аскы очын нәкъ яфрак астыннан 45 градуслы почмак белән кисәләр. Өске очы исә соңгы яфрактан 1 см биектәрәк булсын. Аны да почмаклап киссәң яхшырак. Яфракларны яртылаш кисеп кыскартырга кирәк. Әзерләгән ботакларны сулы банкага яки дымлы җиргә утыртып тамырландыралар. Җиргә утырткан очракта, тамырланганчы, банка белән каплап торырга кирәк. Туфракка утыртыр алдыннан «Корневин» ише берәр стимулятор куллансаң яхшы.

Фото: Изображение от <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/lush-flowers-in-assortment_1796517.htm#page=2&query=%D1%86%D0%B2%D0%B5%D1%82%D0%BD%D0%B8%D0%BA&position=11&from_view=search&track=sph">Freepik</a>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар