Логотип
Бакча

Брокколи кәбестәсен үстерү серләре

Бу кәбестә беренче чиратта авырлы ханымнарга бик файдалы. Шулай ук аның онкология авыруларыннан да шифасы бар. Яман шеше авыруын кисәтү өчен онкологлар бер авыздан брокколи ашарга киңәш итә.

Брокколи чәчәк кәбестәне хәтерләтә. Ләкин төсе яшел һәм чәчәкне хәтерләтүче башлары гына кечерәк. 

Бу кәбестә беренче чиратта авырлы ханымнарга бик файдалы. Шулай ук аның онкология авыруларыннан да шифасы бар. Яман шеш авыруын кисәтү өчен онкологлар беравыздан брокколи (яшел төстәге башка яшелчәләр белән беррәттән) ашарга киңәш итә. Калорияләре аз булганлыктан, фигураны да бозмый. 
Брокколи В, А, С, РР төркеме витаминнарына һәм фолий кислотасына бай. Аксым, клетчатка, магний, калий, фосфор һәм кальций да күп анда. 

Брокколиның тагын бер үзенчәлеге – аны кышка туңдырып куярга була, туңдырганда витаминнары яхшы саклана. 

Әлеге яшелчә безнең шартларда бик яхшы үсә. Ул яз көне һәм көзен -5 градуслы кырауларга чыдый. Җәй салкынча һәм яңгырлы килсә, уңышы тагын да яхшырак була. Аның өчен иң оптималь температура – 15, 17 градус җылылык. Эсселек 24 градустан артса, үсеше туктала, чәчәк ата башлый. 


Кәбестәнең барлык сортлары кебек үк, брокколи да дым ярата. Бигрәк тә башлары формалашкан һәм үскән вакытта дымга кытлык булырга тиеш түгел. Тагын бер шарты – ашлы, туклыклы туфрак булуы. Аны хәтта яңа гына тирес керткән түтәлләрдә дә үстерергә мөмкин (күп яшелчәләр моны өнәми). Дөрес, ярлы туфракта да үсә ала ул, ләкин тәм үзенчәлекләре аерылачак. 

Азотка ихтыяҗы зур. Сезонга 2-3 тапкыр ашларга кирәк. Башлары ярала башлаганнан соң, азот кертүне туктатырга кирәк, югыйсә яфракка котырачак. 

Туфракта бор һәм молибден җитешмәсә, башларында көрән таплар күренә, сабаклары лайлалана. Молибден аз булса, яфраклары корый, башлары начар ярала. Шуның өчен күп компонентлы ашламалар куллану отышлырак. 


Инде иң мөһимен – орлыкларны чәчү һәм үсентеләрне бакчага утырту вакытларын карыйк. Югарыда әйтеп киттек инде, ул салкынча булганда яхшырак үсә. Бу – яки май, июнь, яки август, сентябрь. Сортына карап, төрлесенең өлгерү вакыты төрлечә. Шуннан чыгып, кулай вакытны билгеләргә кирәк. Җәй челләсе башланганчы төп уңышны җыеп алырга теләсәгез, орлыкларны мартта ук өйдә чәчеп үстерергә кирәк. Гадәттә бакчага чыгарып утыртканчы, сортына карап, аңа үсәргә 2 ай вакыт кирәк (4-6 чын яфрак чыкканчы). Уңышны көз көне алырга булса, орлыкларны ачык туфракка җәй башында чәчә аласыз. Яшь шытымнар кыраулардан һәлак була, анысын да истә тотыгыз. 

Түтәлләргә утыртканда бер рәттәге үсемлекләр арасын 45 см итеп калдыралар. Рәт аралары исә 60 см булса яхшы. Үсентене беренче яфракларының сабак төбенә кадәр туфрак белән күмдереп утырталар. Утырту белән мул итеп сугаралар. Бакчалары кечкенә булып, урын кытлыгы күзәтелгәндә, брокколины 18 литрлы зуррак чиләкләрдә дә үстерергә була. 


Беренче уңышны үсентеләрне утыртып, 50–70 көннән соң җыярга керешәләр. Уртадагы башы яралып үсә башлагач, аны гел күзәтеп торасы. Сары чәчәк бөреләре, бүртеп, ачыла башлауга ук әлеге башны сабагы белән кисеп алырга кирәк. Бу әле брокколи бар уңышын биреп бетерде дигән сүз түгел. Уртадагысын өзеп алганнан соң, ян-яктагы башлары үсә башлый. Аларны да чәчәк бөреләре тыгыз, ачылырга өлгергәнче үк өзеп өлгерергә кирәк. Җәй көне моны һәр 2-3 көн саен башкаралар, көзен исә – атнага бер. 

Чәчәксыман башларның зурлыгы – сортына һәм үстерү шартларына бәйле. Үзең бакчада үстергән брокколи башларының зурлыгы гадәттә 8–10 сантиметр тирәсе була. Әлбәттә, бу кибеттә сатылганыннан күпкә кечерәк. Моңа борчылырга кирәкми, чөнки промышленность шартларында барлык агротехника чаралары төгәл үтәлә. 

Брокколи кәбестәсе начар саклана. Иң яхшысы – өзгән көнне үк туңдырып кую.  Полиэтилен элпәгә төреп, суыткычта күп дигәндә бер атна сакларга була. 

Брокколины аш-суда төрлечә кулланырга була. Аны юып, ваграк чәчәкләргә аерып, кайнап торган тозлы суда 5-7 минут пешереп алу да җитә. Шулай ук пар өстендә дә пешереп алырга була. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар