Логотип
Арабыздан беребез

Зөлфирә һәм аның командасы

Юк, журналист түгел Зөлфирә. Белеме буенча – укытучы. Ләкин ул әзерләгән бүгенге яшь журналистларны бөтен Татарстан белә хәзер!

Автобустан гөж килеп 20 ләп бала коела. Кулларында ноутбуклар, кемдер – камера, кайсыдыр – штатив күтәргән, фотоаппаратлары күзгә чалына... Сюжет, монтаж, эфир дигән сүзләре колакка керә. «Зөлфирә Мәннәфовна, сез ничек уйлыйсыз?» – дип, тиз генә киңәшләшеп тә алалар. Башта Зөлфирәнең кыңгырау чыңыдай яңгыравык тавышы ишетелә әле. Андый тавышны танымау мөмкин түгел! Аннары үзе күренә. Һәрвакыттагыча елмайган, шаяртып сөйләшә, «Журналистны ишектән кертмиләр икән – тәрәзәдән, алай да булмаса, форточкадан керергә кирәк», – дип көлдереп, кәефләрен күтәреп җибәрә, мактау сүзләрен дә жәлләми, әниләре кебек үз итеп кенә шелтәләп тә ала шунда... 

Балалар һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм» республика фестиваленә Арчаның «Нур» балалар телестудиясе әнә шулай әзерләнеп килә. Алар төрле номинацияләрдә катнаша: телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә газеталар чыгару, смм, фото... Һәм ел саен беренчелекне яулап кайталар! Гран-при, дипломнар... Ә ул җиңүләрнең чишмә башында, әлбәттә инде, алыштыргысыз җитәкчеләре Зөлфирә Зарипова тора! Узган ел ул Татарстан Рәисе Указы белән «Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте өлкәсенең атказанган хезмәткәре» дигән исемгә, педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен «Мактаулы остаз» билгесенә лаек булды. Ә «Нур»ның уңышларына шаккатарлык! Халыкара, Бөтенроссия, республика дәрәҗәсендәге җиңүләр. 15 ел эчендә нинди генә бәйгеләрдә катнашмаганнар! Мәскәү, Питер, Сочи, Ярославль, Чабаксар, Ижау, Новосибирск, Иркутск, Төмән... «Артек», «Орленок», «Смена» Бөтенроссия лагерьлары... Инде Алтайга да барып чыкканнар. Россиянең иң яхшы ун студиясе арасына кергән Татарстандагы бердәнбер балалар телерадиостудиясе ул! 

Юк, журналист түгел Зөлфирә. Белеме буенча – укытучы. Ләкин ул әзерләгән бүгенге яшь журналистларны бөтен Татарстан белә хәзер! Әнә Рүзәл Шәрипов ТНВда «Яңалыклар» программасын алып бара, Алия Сабирова ТНВ каналында, Динә Низаметдинова ГТРКда, Талия Төхфәтуллина белән Зөлфия Хәсәнова «Шаян ТВ»да, Динә Шәкүрова «Ватаным Татарстан» газетасында, Ландыш Вәлиева – «Болгар», Зилә Сабитова «Татар» радиосында, Илүзә Касыймова «Ялкын»да, Алинә Хәбриева Мәскәүдә бизнес-проектларда, Энҗе Сөләйманова «Нур»да «Журналистика нигезләре» курсын алып бара, Ләйлә Заһриева телестудиягә йөрүчеләрне оператор, режиссер осталыгына өйрәтә... Студияне ел саен 10–15 бала тәмамлый шулай. Дөрес, аларның барысы да журналист булып китми. Ләкин телестудиядә шөгыльләнеп, күп нәрсәгә өйрәнәләр. Үзләрендәге кыюсызлыкны җиңәргә, башкалар белән аралашырга, әңгәмәләр алып барырга, кешеләрдәге кечкенә генә штрихны да күреп алырга... Журналистика социализация бирә шулай. Зөлфирә ханым 1990 елдан инде Укучылар Сараенда методист, ягъни 30 дан артык педагогның укытучысы булып эшли. Районның класс җитәкчеләре өчен семинарлар үткәрү, класс сәгатьләрен уздыру үрнәкләре белән таныштыру, педагогларны төрле бәйгеләргә әзерләү, фәнни-гамәли конференцияләргә мәкаләләр язу... «Баланың иҗади сәләтен үстерүдә конкурсларның роле» дигән мәкаләсендә әнә балалар телестудиясен ничек оештырырга, яшьләр программалары нинди булырга тиеш, стендапларны ничек төшерергә, кемнәрне алып баручы итәргә, ничек киенергә тиешлекне аңлаткан. «Иң яхшы өстәмә белем бирү методисты» конкурсында да җиңеп грант ота, «50 инновацион идеяләр» бәйгесе җиңүчесе дә була, методист-остаз буларак, мәктәп кичәләре, тәрбия сәгатьләре өчен сценарийлар китабы да чыгара Зөлфирә. Ә «Нур» телестудия командасы төрле бәйгеләрдә, социаль проектларда катнашып, ел саен 100 мең, 200 мең сумлык грантлар отып кайта, һәм шул акчага студия өчен җиһазлар алалар. 

– Бик күп йөрибез. Йөргән аякка җим иярә, диләр. Барган җирләрдән күп нәрсәгә дә өйрәнеп кайтабыз, – ди Зөлфирә Мәннәф кызы. – Баргач, геройны да шунда табасың, сценарий да төзисен, үзең төшерәсең. Татьяна Соболева дигән режиссер, продюсер безне Европа стандартларында эшләргә өйрәтте. «Анда бернинди интервьюлар да юк, «сөйләүче башлар» артык. Герой үзен үзе уйнасын, тормышы белән таныштырсын, кешеләр белән аралашуын синхрон рәвештә кертергә кирәк», – диде ул.

Һәм Зөлфирә Төмәндәге рәссам ханым турында «Ольга Трофимованың драма театры» дигән фильм, Алтайга барып, Алтай әбисен төшерүләрен, Питерда «Муза» фильмын әзерләүләрен сөйли. Ә мин Зөлфирә Зарипованы герой итеп күреп, их, үзе турында кино төшерсәң иде дип хыялланып утырам. Ул фильмны серияләргә бүләм. Һәм барысында да герой үзе уйный!

Мин – кояш, мин – ут кыз

Әтнә районы Яңа Шимбер авылы кызы мин. Әти белән әни – алдынгы терлекчеләр. Әни – «Почет билгесе» ордены кавалеры, берничә тапкыр район Советы депутаты була. Әти – Социалистик хезмәт алдынгысы. Түбән Көек мәктәбендә 8 классны тәмамлагач, Күлле Кимегә йә Әтнәгә барып укырга кирәк. Юрист буласым килеп, берүзем Әтнәдәге рус классын сайлыйм. Укытучым Фәрдия апа: «Синнән әйбәт укытучы чыгачак, Зөлфирә. Арча педучилищесына бар әле», – ди. Актив укучы, дружина советы председателе булгач ни! Безнең авыл Мари Республикасы янында гына. Юллар юк чак. Авылдан башта биш чакрым автобус тукталышына барасы, аннары Әтнәгә, Әтнәдән соң гына – Арчага. Әни җибәрергә курка, ә мин барам дип чатнап торам! Армиядән кайткан абыем белән Арчага чыгып киттек. Педучилищены эзләп таптык. Диктант яздырып карадылар, музыкаль «слух»ны тикшерделәр. 12 яшемдә ревматизм белән авырган идем. Документларны алып торучы апа врач язган справканы күреп, мондый диагноз белән алмыйбыз, авырый башлап, ташлап китәрсең син, ди. Юк, авырмыйм, дип, үз сүземне бирмим. Завуч килеп чыкты. Нинди кыюлыклар булгандыр: «Мәктәпне «бишле»гә генә бетердем. Ә монда мине алмаска маташалар. Әйдәгез, директорга керәбез алайса!» – дидем. Ярый завуч Илдус Сәгъдиев хәлемә керде: «Физкультурадан махсус төркемгә билгеләгез», – диде. Менә шулай укып киттем. Миңа барысы да ошый. Гел елмаеп йөргәнгә класс җитәкчебез Ринат абый Алмаев «Кояш» дип исем кушты. Мине «безнең кояшыбыз» дип йөртә башладылар. 1980 елда туган мәктәбемә башлангыч класс укытучысы булып кайттым. Өч чакрым җәяү йөреп укытам. Яшь укытучы дип, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар.Читтән торып Казан пединститутының филология факультетына укырга кердем. Шул елларда партиягә алдылар. Авыл Советы председателе пенсиягә китте дә, мине аның урынына куймакчылар. Парторг ир кеше булгач, авыл советы председателе хатын-кыз булырга тиеш, янәсе. Колхоз рәисе, бездә куяр кеше юк, дигәч, райкомның беренче секретаре Дамир Каюмов: «Яңа гына партиягә кергән кызыгыз бар бит!» – ди икән. «Син яшь әле, кызым. Укытучы эше дә мактаулы, ризалашма», – диде әни. Ә берчак мәктәп директоры дәшеп алды: «Зөлфирә, сине райкомга чакыралар, нәрсәгә икән?» – ди. Киттем Арчага. КПСС райкомының идеология секретаре: «Сеңлем, син коммунист кеше. Каршы килергә ярамый», – дип, мине укучы яшьләр белән эшләүче секретарь эшенә күндерде. Әнә шулай дүрт ел ВЛКСМ райкомында өченче секретарь булып эшләдем. Иң кызыклы еллар булган ул! Мәктәпләр белән КВНнар оештырабыз, педучилище, техникум студентлары белән төрле чаралар үткәрәбез, спектакльләрдә уйныйм, ЗКШларда укып кайтам... Төрле яңалыклар уйлап чыгарырга да яратам. Бер зур проектым «Дуслык учагы» дип атала. Мари Республикасы Бәрәңге районы укучылары белән ел саен дуслык учагы ягабыз! Курыкмыйча, туп-туры итеп үз сүземне дә әйтә беләм. Шуңа миңа «Ут кыз» дигән кушамат тактылар. Аннары Пионерлар йортында эшли башладым. Балалар оешмасын җитәкләдем. Вожатыйларым төрле республика конкурсларында җиңәләр. Күңелле! 90 нчы елларда пионерлар исемен бетерделәр, Пионерлар йорты Укучылар сарае булып китте. «Тукай якташлары» түгәрәгенә район мәктәпләреннән 50 шәр бала килә! Шундый күп иде яза торган балалар! Әллә ничә битле итеп газета чыгарабыз, мәктәпләргә таратабыз... 

«Нур» шулай туды...

2008 елда «Нур» студиясен оештыруны Аллаһы Тәгалә үзе китереп чыгаргандыр, дим. Шул елларда инновацион технологияләр кертү методы килеп чыккач: «Әйдә телестудия оештырып җибәр!» – диделәр. Бер камера гына бирделәр. Булдыра алмыйча китеп барыр, дигәннәрдер инде. Ә мин булдырдым! Балалар җыйдым да, Аллаһка тапшырдым дип, яңа юнәлешкә кереп киттем. Шулай башлаган эш һәрвакыт уңышлы була! 7 нче класс укучысы Азат Шәриповны оператор итеп алдым. Иң беренче эш итеп Укучылар Сарае турында тапшыру әзерләдек. Ә «Президент чыршысы» бәйрәмендә Минтимер Шәймиев каршында балалар телестудиясен тәкъдим иттек, «Нур» дип исем бирдек. Хәзер һәр елны декабрь аенда «Нур»ның туган көнен билгеләп үтәбез. Быел безгә 15 ел тула! Ул елны Азатыбыз «Алтын каләм» фестивалендә «Иң яхшы оператор» исеменә лаек булды. Кайда нинди конкурс бар, шуларда катнашырга тырышабыз. Балаларның Тольяттида узган «Иделдә очрашулар» дигән Бөтенроссия кино һәм телевидение конкурсында «Карусель» каналының режиссеры Антон Михайлов конкурста катнашучыларның эшләрен тикшереп бәя бирә. Безнең әле мондый дәрәҗәле конкурста беренче тапкыр катнашуыбыз. Безне тетеп аттылар! Тапшыруыгыз озын, диләр, кадрлар дөрес төшерелмәгән, нигә өлкәннәр уздырган чараларны төшерәсез, сез бит балалар студиясе, диләр. Ә без һаман эзләнүләрне дәвам иттек, үҗәтләнеп өйрәндек. Берничә елдан бер конкурста: «Шулкадәр тәнкыйтьтән соң кул селтәрсез инде дигән идек. Ә сез әнә нинди дәрәҗәгә күтәрелдегез! Алыштыргысыз җитәкчегез бар шул!» – дип бәяләделәр. Эшебезне күреп, район хакимияте башлыгы бер камера вәгъдә итте. Яңа ел алдыннан балалар белән очрашу вакытында: «Камера искерде бит, Илшат Габделфәртович», – дидек. Булыр, ди. Ул сорап алу үзе бер тарих! Юк та юк – һаман бирмиләр. Директордан РОНО мөдиренә, аннан райфо председателенә җибәрделәр. «Акча юк бит, глава үзе шалтыратсын», – диләр. Хакимияткә йөгердем. Хакимият башлыгы урынбасары очрады. «Зурлар вәгъдәсендә тормый!» дигән плакат күтәреп чыгабыз, дим. Яңа елга өч көн кала, тәки камералы булдык! Бөтенроссия дәрәҗәсендә күренә башладык. «Орленок»ларга барабыз, телевизионщиклар конкурсларында катнашабыз... Оператор, монтаж, режиссура – бөтенесен белергә кирәк. Инде кинолар да төшерә башладык. Бер елны Рүзәл әйтә, әйдәгез, үзебез тема уйлыйк, гел Зөлфирә Мәннәфовна биргән идеягә генә төшермик, ди. Питерда да, Ижауда да үз идеяләре белән төшерделәр. Быел Байкалда узган конкурста жюри әгъзалары хәтта: «Чынлап та балалар төшердеме?» – дип кызыксындылар. «Чынлап! Мин яулыктагы кеше – алдамыйм», – дим. 

Безнекеләрнең күбесенең телевидениедә эшлисе килә! Алия Сабированы «Әйдә ТНВга!» конкурсына әзерләдем. «Үзем турында үзем» дигән ролик төшерергә, «Минем якын дустым» дигән темага язарга, интервью алырга кирәк иде. Ролик әйбәт килеп чыкты. Ул якын дустым каләм дип язды. Һәм югары бәя алды! Рәмис Латыйпов белән интервью да кызык килеп чыкты! Ә Талия Төхфәтуллина – ул шәп фотограф та әле! – минем якын дустым дип, «Сони» фотоаппараты турында язды. «Мин көн саен дустым Сания белән йөрергә яратам», – дип башланып киткән иде ул язма. Ә интервьюны Миңназыйм Сәфәровтан алырга туры килде аңа. Аның белән дә җиңдек! Беренче курстан ук «Шаян ТВ»да Талиябез. Аның инде «Төймә» дигән үз программасы да бар!

Әйдәгез, җиңел юл белән бармыйк!

«Орленок»та узган Бөтенроссия «Бумеранг» кино һәм телевидение фестиваленә барганнан соң, Талия: «Әйдәгез, кино да төшереп карыйк әле», – диде. Сценарийны да үзе язды. «Бабам сере» дигән фильм әнә шулай туды. Туфан Миңнуллин хикәяләре буенча фильмны Рүзәл белән эшләдек. Кырлайга барып, атлар җигеп... Язучы бит истәлекләрендә, әти безне атларга утыртып йөри иде, дип яза... Летчиклар турында документаль фильм төшерәсе килеп йөри идем. Сугыш вакытында Арча районы территориясендә летчиклар самолет белән бәрелеп һәлак булган. Рүзәл белән әле бер сценарий язып карыйбыз, әле икенчесен... Ул документаль фильмыбыз да беренче урынга лаек булды. 

«Орленок»ка сигезенче тапкыр җыенуыбыз. Бөтенроссия конкурсы игълан иттеләр – киноларга питчинг! Темасы билгеле – «Буыннар диалогы». «Көрәш» фильмы буенча шактый бәхәсләштек балалар белән. Документаль фильм төшерергә башта каршы булдылар. «Әйдәгез, җиңел юл белән бармыйк. Авыр юл белән барсак, җиңеп чыгабыз», – дим аларга. Әти-әниләр һәм үзебез турында эшлик, диләр. «Юк, бу инде тапталган тема, уйлыйк әле», – дим һаман. Миндә бер тема бар инде. Бер көрәшче егетнең сеңлесе Ләйлә йөри безгә. Динияр анда җиңеп кайтты, монда батыр калды, дип сөйләп-сөйләп ала. Ә миңа кызык бу, чөнки үзем дә көрәшчеләр нәселеннән. Сугышта һәлак булган бабам Әхмәтгали Хәлилов Сабантуйларда гел батыр калган. Әтием Мәннәф Хәлилов та көрәшче иде. Энем Габделбәр Хәлилов Милли көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан чемпионы булган егет иде. Хәзер аның призына ярышлар үтә районда... Бер фикергә килеп, педагогика көллияте студенты, татарча көрәш буенча ике тапкыр Дөнья, өч тапкыр Россия чемпионы, 2022 дә «Ел спортчысы» булган Динияр Моратов турында фильм төшерергә булдык. Диниярны Сабантуйда төшердек тә, тизрәк фильм итеп эшли башладык. Егет башта каршы иде әле. Аны чәй эчәргә чакырып, үзебезгә якынайтып, әнисе аша сөйләшеп... Шулай дуслашып киттек. Безнекеләр дә башта теләмичә генә алынганнар иде, эш дәверендә тәмам азартка кереп киттеләр. Әйдә болай төшерәбез, геройны менә болай ачарга кирәк, музыкасы ошамый, диядия, төрле тәкъдимнәр кертә башладылар. Ә инде питчингта балалар тизир тәкъдим итте. Бабалары, абыйлары көрәшкән, үзе көрәшә, тренер булып, малайларны көрәшкә өйрәтәсе килә дип күрсәттеләр геройны. Көрәш ул – татарның бренды, дип сөйләделәр. Менә бу буыннар диалогы инде! Төмән педагогика университетында кинопедагогика укытучысы, жюри әгъзасы Ада Бернатоните: «Мин документаль фильмнар яратмыйм. Ә менә бу фильм ошады! Герой белән бик әйбәт эшләгәнсез!» – дип мактады безне. Ахырдан биш студиягә грантлар тапшырдылар: Мәскәү, Питер, Новосибирск, Иркутск һәм безнең «Нур» 400 мең сумлык грант отты! Шул акчага телестудия өчен җиһазлар алдык. 

Сездә «изюминка» күрәм!

Геройны ачарга Зөлфирә Зарипованың шәкертләре – үзләрен журналистикада тапкан яшьләр дә булышты миңа. Әйдәгез, аларны да тыңлыйк.

Динә ШӘКҮРОВА, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты:
Беренче репортажымны үзебезнең мәктәптә узган семинардан әзерләдем. Зөлфирә апа беренче «коймагым»ны бик югары бәяләде. Шул көннән «Нур» – икенче өемә, Зөлфирә апа туганымдай якын кешемә әйләнде. Дәресләрдән соң Түбән Мәтәскәдән Арчага, студиягә сюжетлар эшләргә йөгердем. Яңа темалар табып, кызыклы сюжетлар төшереп, «Нур» казанында кайнадык. Бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешү өчен йоклап ятмаска, гел эзләнүдә, хәрәкәттә булырга, үзеңдәге мөмкинлекләрне беркайчан да кулдан ычкындырмаска өндәгән киңәшләрегез бүген дә ярдәм итә.

Рүзәл ШӘКҮРОВ, ТНВда «Яңалыклар» программасын алып баручы:
– Зөлфирә Мәннәфовна гел башыңа кияргә кушучы әниең дә, ашатып, сыйлап торучы дәү әниең дә кебек иде безнең өчен. Кайларга гына алып бармады! Кырыс, үзсүзле, максатчан булырга өйрәтте. «Мин сезне танылган тренер Анатолий Тарасовның кырыс алымнары белән тәрбиялим», – ди иде. Һәр укучысы өчен чын күңелдән кайгыра белгән якын кешебез ул. Хәзер дә киңәшләрен биреп тора. «Рүзәл, бүген эфирдан болай дип әйттең, ул сүзең ошады, ә менә бу очракта башка сүз кулланырга иде», – дип яза. Зөлфирә апа, рәхмәт Сезгә!

Талия ТӨХФӘТУЛЛИНА, «ШАЯН ТВ» телеканалы журналисты:
Студиябез мәш килә: сценарий төзиләр, төшергән сюжетларын монтажлыйлар, яңа гына җиңү яулап кайткан төркем хис-тойгылары белән уртаклаша. Менә шул ыгы-зыгы уртасында – җитәкчебез Зөлфирә Зарипова. Булдыклы җитәкче, сәләтле оештыручы, ир хатыны, Хәлил белән Зөһрәнең әнисе, йөздән артык баланың остазы... Талия, Алия, Динә, Салават, Камилә, Энҗе, Ләйлә, Рүзәлләр – студия «нурлары». Барыбызны да бер кояш – остазыбыз, «Нур»ыбызның нурлы «әнисе» Зөлфирә Мәннәф кызы үстерә һәм үсендерә. Һәркемгә сәләтенә карап эш йөкли һәм үзе теләгәнчә эшләтә дә!

 Айгөл ФӘТТАХОВА, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты: 
– Беренче дәрестә Зөлфирә Мәннәфовнаның: «Мин синдә «изюминка» күрәм», – дигән сүзләреннән соң өйгә ничек очып кайтуымны белсәгез! «Нур»лы йортка килеп эләгүгә үк үземнең журналистика юлыннан китәсемне аңладым. Халыкара балалар үзәге «Артек»та узган медиафорумда Гран-прига лаек булуымда, әлбәттә, Зөлфирә апаның роле зур! Бүгенге көндә ул – медианы айкап чыккан, Мәскәү режиссерлары белән даими аралашып торган чын педагог! «Алтын каләм» фестивалендә, кыюланып, газетабызның баш мөхәррире булырга уйладым. Һәр язманы карап, барлап йокларга ятарга җыенганда иртәнге дүрт булып килә иде. Шулчак телефоныма хәбәр килде: «Айгөл, нихәл сез анда? Нинди темаларга язарга уйлыйсың?» Аптырап киттем: Зөлфирә апа да йокламый микәнни? Ә инде иртәнге алтыда: «Тордыгызмы? Әйдә, ял итеп ятар чак түгел, эшкә тотыныгыз тизрәк!» – дип шалтыратты. Укучылары «Алтын каләм»дә булган атнасы әнә шулай янып-көеп үтә аның. Бер атна гына түгел, гомере буе укучыларының һәр уңышына сөенеп, алар белән бер дулкында тибрәлеп яши ул... 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар