Логотип
Арабыздан беребез

Светлана Ибраһимова: «Ренатсыз яшәргә өйрәнәм...»

Легендар җырчы Ренат Ибраhимовның хәләл җефете Светлана белән әңгәмәбез исә шактый озак дәвам итте: сөйләшүне бүлеп әле елмайдык, әле еладык... Светлана ханымның күңелендәге яралар әле бик яңа шул...

Күптән түгел Мәскәүдәге бер мәдәни чара барышында сәхнә артындагы бүлмәгә, күбәләк кебек талпынып диярлек, мөселманча киенгән бик тә сөйкемле яшь кенә ханым килеп керде. Аннан бөркелгән җылылыкка, кешеләр белән җиңел аралашуына ихлас сокланып карадым: үзен кайдадыр күргәнем дә бар кебек... Легендар җырчы Ренат Ибраhимовның хәләл җефете Светлана белән без шулай таныштык. 

Әңгәмәбез исә шактый озак дәвам итте: сөйләшүне бүлеп әле елмайдык, әле еладык... Светлана ханымның күңелендәге яралар әле бик яңа шул...

Бу көннәрдә бөек талант иясе Ренат Ибраhимовның исеме кабат телдә, Светлана...
– Әйе, безнең яраткан әтиебез, минем яраткан иремнең дөньядан китүенә дә бер ел тулды... Дөресен генә әйткәндә, бу көннең җитүеннән алдан ук куркып тордым. Әле дә бик авыр, беркем белән сөйләшәсе, аралашасы килми... Әмма Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисович Фарисов татар мәдәни үзәгендә искә алу кичәсе үткәрергә тәкъдим иткәч, ризалаштым. Ренатның рухы өчен кирәк иде ул. Әлхәмдүлилләһ, чара бик матур узды. Иң якын туганнар, дуслар Ренат турында ихлас сүзләр әйтте, аның белән бәйле хатирәләрен сөйләде… Озын-озак бу ел минем өчен төрлечә үтте. Кычкырып елаган чаклар да, елмайган вакытлар да булды. Беренче өч айны исә чынлап торып хәтерләмим дә… Кыскасы, Ренатсыз яшәргә өйрәнәбез…

Ренат әфәндене искә төшергәндә күз алдыгызга иң элек ниләр килә, нинди хатирәләр кузгала? Гомумән, нинди кеше иде ул? 
– Искиткеч әйбәт, ихлас кеше иде. (Елый.) Мине, балаларны бик яратты. Аның турында бер начар сүз әйтә алмам... Бергә торган 15 елыбыз бер көн кебек үтте – димәк, бәхетле яшәгәнбез! Кыенлыклар да булды, әлбәттә, әмма алар гаилә эчендәге кыенлыклар, аңлашылмаучылыклар түгел иде: без аларны әкренләп җиңә бардык. Ренат, гомумән, авырлыкларга беркайчан бирешмәде, бик сабыр иде – аның түземлегенә шаккатарлык! Соңгы ике елда миңа әледән-әле: «Матурым, Идрис пәйгамбәрнең, сабырлык hәм Аллаһыга ышану уңышка китерә, дип әйтүе исеңдәме?» – дип кабатлый иде. (Елый.) Хәтта пандемия да безнең өчен бәхетле чорга әйләнде: Ренат күбрәк өйдә торды. Ул җәяү йөрергә, өй тирәсендә эшләргә ярата иде. Аның белән, бик тырышсаң да, ачуланышып булмый иде. (Яшь аралаш елмая.) Җитлеккән, төпле ир иде, беркайчан үпкәсен күрсәтмәде. Акыллы иде: мине дә бик күп нәрсә-ләргә өйрәтте. 

Ә танышканда нинди булып күренде ул сезгә?
– Шунда ук ошады! Беренче күрүдән гашыйк булдым бугай. Аның да шулай булган... «Аллаh сине минем юлыма чыгару өчен Мәскәүгә алып килгән», – дип әйтә иде. Бер елга якын күзәтеп, сынап йөргән. Ул мине хәтта егетләр белән таныштырырга тырышып карады! Ә аннан, күрәсең, югалтырга теләмәгәнен аңлады һәм... тәкъдим ясады. Ул вакытта инде без танышкан ресторанда түгел, аның офиcында эшли идем. Барысы да шулкадәр тиз булды... Мин ачык, аралашучан кеше, җыр-бию яратам. Ренат холкымдагы шушы сыйфатка гашыйк булган да. Хатыным көн саен яхшы кәеф белән уянсын иде, дип хыялланган ул. Иртән гел, елмаеп: «Хәерле иртә!» – диюемә башта хәтта аптырый иде.

Сер түгел, яшь кенә кыз үзеннән күпкә олы, танылган кешегә кияүгә чыкканда төрле сүзләр тарала: имеш, байлыгына, дан-дәрәҗәсенә кызыккан… Андыйларга ни дип җавап бирер идегез?
– Имам аш-Шафии әйткәнчә, иң мөһиме – нинди икәнемне Аллаh алдында мин үзем беләм. Ирем белән бер яшьтә булсак та, барыбер нидер сөйләрләр иде. Шуңа күрә беркемгә берни исбатларга җыенмыйм. Үзегез уйлап карагыз: акчага гына кызыккан хатын-кыз 15 ел бер түбә астында торыр, дүрт бала табар идеме соң? 

Без сезнең белән менә Ренатның студиясендә сөйләшеп утырабыз. Барысын да үз күзләрегез белән күреп торасыз... Әгәр андый байлыклар булса, бу студия мондый гына булмас иде. Йортыбызны ун ел төзедек. 2008 елда бергә яши башладык без. Илдә кризис вакыты иде: төрлесе булды, фатирда да тордык. Ренат, чын ирләрчә, элеккеге гаиләсенә барысын да калдырып чыгып китте – тормышны өр-яңадан башлады. Әлхәмдүлилләһ, аның бөтен балаларының да тормышлары җитеш. 

Әти-әниегез кияүләрен ничек кабул итте? Никахка каршы төшмәделәрме?
– Әни башта мине каршысына утыртып, бик озак һәм җитди итеп сөйләште. «Артист кеше өйдә еш булмый, балаларыңны үзең генә тәрбияләргә ризамы? Моның бик җиңел эш түгел икәнен аңлыйсыңмы?» – диде. Ә минем ул вакытта баш-аягым белән гашыйк чагым, шуңа күрә барысына да әзер идем. Ренатның үзе белән сөйләшкәч, соңрак киявенең үзенә дүртенче буын кардәш икәне дә беленгәч, әни, әлбәттә, тынычланды. Ренатның шундый искиткеч сыйфаты бар иде: ул кешене тынычландыра белә иде. Ипле дә, затлы да кеше иде ул! (Елый.) Эчке дөньясы исә үзе бер Галәм! Аңа гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде! 

Берара телевизордан Ренат әфәнденең элеккеге гаиләсе белән булган низаглар турында еш сөйләделәр... 
– Аллага шөкер, хәзер барысы да җайланды, барысы да яхшы. Аралашып торабыз. Ренатның олы кызлары Вера белән Надя мине баштан ук әйбәт кабул итте. Аерылган хатыны Альбинага да рәхмәт: бу темага бүтән интервью бирми. Кызганыч, күптән түгел бер тапшыруга аның әллә кайчан әйткән сүзләрен, кисеп, яңадан керттеләр. Чынлыкта бүгенге көндә ике арада бернинди аңла-шылмаучылык юк, ул Ренатка шулай ук бик рәхмәтле. 

Уртак танышларыбыз әйтүенчә, Ренат әфәнде бик ачык кеше булган, юмор яраткан. Йомыркалар турында нинди кызыклы хәл сөйли алар?
– Әйе, ул бик юмарт, гади телдә әйткәндә, «ыштансыз» иде. (Көлә.) Бүләк бирергә яратты! Үзенә кирәк булса да, соңгы әйберен дә тоттырып җибәрә ала иде. Бөтенләй таныш түгел, хәтта төрмәдә утырып чыккан кешеләр, кемдер аша аның турында ишетеп, ярдәм сорап килгәндә аларга соңгы акчасын биреп чыгарган чаклары булган. Күп еллар үткәч тә, сез миңа шул вакыт ярдәм иттегез, дип рәхмәтләр әйтеп китәләр иде. Шундый иде ул! «Дом доброты» хәйрия фондының попечителе булды. Булдыра алганча булышты: акчалата да, чыгышлары белән дә... Бу хакта кычкырып йөрмәде: «Бер кул биргәнне икенчесе онытырга тиеш», – ди иде.

Кая гына барса да, буш кул белән бармады ул. Ә бездә күчтәнәчкә нәрсә бар? Кәҗә сөте! Үзем сыр, йогурт ясый идем, аларны бик яратып ашады. Берара мин аны тулысынча кәҗә сөтенә күчердем: бик озак ютәлләп йөрде – хроник бронхит дигән диагноз куйдылар. Ә аңа cыер сөте килешеп бетмәгән булып чыкты. Кәҗә сөтенә күчкәч, терелде! Әтием дә мал-туар ярата, бездә ни генә юк: кәҗә, тавык, күркә, хәтта бүдәнә белән куян да бар иде! Тавыкларны әле дә тотабыз. Әнә шул күчтәнәчкә алып барган йомыркалардан – ә дуслар аны «Ибраhимов йомыркалары» дип йөртте – алар кызык итеп көлә дә инде.

Туган теленә, үз милләтенә карата нинди мөнәсәбәттә иде Ренат әфәнде? 
– Әти-әнием икесе дә авылныкылар, татарча яхшы беләләр. Ренат та татар телен әйбәт итеп өйрәнергә, балалар белән дә сөйләшергә тырыша иде. Гомумән, татар теле, татар мәдәниятенең үсеше аның өчен бик мөһим иде. Концертларында да hәрвакыт татарча җырлар яңгырады. Татар музыкасы заманнан артта калмасын дип борчылды. Аны аңламаганнар да булды. Мәсәлән, Разил Вәлиевнең «Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң...» җырын кайчандыр рок стиленә охшатып башкарган өчен Ренатны татар җырын боза дип тә гаепләгәннәр. Ә ул hәрвакыт 20 елга алдан бара иде... Яшьләрдә милли музыкага кызыксыну югалмасын дисәң, аны заманча, яңачарак та күрсәтә белергә кирәк икәнен, бу адым музыканы, мәдәниятне, традицияләрне сакларга, киресенчә, ярдәм генә иткәнен ул күптән аңлаган.

Туган якка кайтканыгыз бармы?
– Күптән түгел Кукмараның Туеш авылында Ренатның әбисе яшәгән, әнисе үскән, Ренат үзе дә балачакта еш кайтып йөргән йортка мемориаль такта куелды. Андагы Айрат хәзрәткә бик рәхмәтлемен: ул мәктәпкә яисә мәдәният йортына Ренат Ибраhимов исемен бирергә дип тә тырышып йөри, авылда мәчет төзеткән, олыларны да, балаларны да иман юлына бастыру өчен күп эшли. Кайна-нам чыккан нигездә бик яхшы кешеләр яши: мемориаль такта ачарга кайтуыбызны табын әзерләп көтеп торганнар. Гел кунакка чакыралар. Ә Казанда, элек Ренатның әти-әнисе яшәгән йортта, иремнең абыйсы Равилнең кызы Людмила тора: без аның белән бик дус. 

Белүемчә, Ренат әфәнде дини кеше иде. Ул бу юлны кайчан, ничек сайлаган? 
– Үзе сөйләве буенча, 40 яшьтә аның дөньяга карашы үзгәрә: тирәнрәк әйберләр белән кызыксына башлый – тарихны, танылган шәхесләрнең биографияләрен өйрәнә, татарлар хакында китаплар укый. Беренче тапкыр Коръән белән таныша. Без очрашканда аңа 60 яшь иде: Ренат инде ураза тота башлаган, әнисеннән отып алган кайбер догаларны исенә төшергән иде. Минем исә дингә тартылуым гаиләдән килә: бабамның әтисе мәзин булган. Иң беренче итеп «Фатиха» сүрәсен ятладым һәм без шуннан соң икәү бергә намазга бастык. 2008 елда Гомрә хаҗына бардык. Тагын бер елдан соң Ренат хаҗ сәфәре кылды. 

Диндә булу, гомумән, сезгә нәрсә бирә? 
– Ренатның: «Иман ул – нигез. Балага күпме теләсә, шулкадәр акча бирсәң дә, дөрес сүзләр әйтеп кенә үстерсәң дә, иманы булмаса, ул төпсез коега әйләнә», – дигән фикере белән килешәм. Аллаhка ышану миңа кайгымны антидепрессантларсыз кичерергә ярдәм итте. Ренат бу дөньядан китте... Тормышның бик кыска, вакытлыча, пәйгамбәрләрнең берсе әйткәнчә, «ишекләрнең берсеннән кереп, икенчесеннән чыгу кебек» мизгел генә икәнен аңлыйм хәзер. Әйе, бик авыр... Бик якын кешемне, беренче чиратта, иң якын дустымны югалттым. (Елый.) Минем турында барысын да белгән, мине ничек бар, шулай кабул иткән бердәнбер кеше иде ул! Әмма аңларга, килешергә тырышам: аны Аллаhы Тәгалә үз янына алды. Мин аның оҗмахта икәненә ышанам, чөнки ул исламда да бик ихлас иде – эчмәде, тартмады, гайбәт сөйләргә яратмады. Коръәнне укып кына калмыйча, чынлап та, анда кушылганча яшәде. 

Ренат әфәнде белән бергә яшәү сезне үзгәрттеме? Ничек үзгәртте?
– Мин аңа бик күп нәрсә өчен рәхмәтлемен! Кайвакыт: «Эх, нигә иртәрәк тумаганмын, нигә без иртәрәк очрашмадык икән?» – ди идем. Ә ул һәрвакыт: «Юк, ул вакытта бөтенләй башка кеше идем – сине күрмичә үтеп китәр идем», – дип җавап бирә иде. Кеше үзгәрсә, аның тирә-ягы да үзгәрә: Аллаh аның янына икенче төрле кешеләр җибәрә башлый. Коръәндә дә: «Үзеңнән башла, hәм яныңдагы дөнья үзгәрер», дип әйтелгән бит. 

Дусларым hаман да: «Света, ирең сине ничек шулкадәр чиста, наив, эчкерсез итеп саклап кала алган?» – дип аптырый (Елый.) Миңа 36 яшь һәм моңа кадәр чынлап та әкияттә, зур таш кыя артында кебек яшәдем. Миңа бер җил тимәде, күңелем шундый тыныч иде... Чын ир-ат иде Ренат! Миннән 40 яшькә өлкәнрәк булса да, ул беркайчан, син белмисең, син яшьрәк, дип кимсетмәде. Кайнанамны күрү насыйп булмады, әмма беләм: ул гаҗәеп хатын-кыз булган – ике улына да (икенче әтидән туган Равил абыйсы да Ренат алдыннан гына вафат булды) бик әйбәт тәрбия биргән. Ренат бик кайгыртучан иде: зур артист булуына карамастан, миңа hәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. Өй эшләрен күпчелек үзем эшли идем, әлбәттә, әмма Ренат табак-савыт юарга бик яратты: «Мин аңардан кайфую», – ди иде. Әтигә хуҗалык эшләрендә дә булыша иде.

Ә нинди әти иде ул?
– Кечкенә кызыбыз Мәрьям белән – аңа хәзер 6 яшь – алар аеруча дус иделәр. Ул Ренатка бик охшаган. Әле дә: «Нәкъ Ренат Исламович кебек, карашына хәтле», – диләр. Икәү бергә иртәнге ашка сосискалы йомырка тәбәсе әзерләргә яраталар иде. Шуны Мәрьям hаман сорый... Кичен икәү футбол уйнап, йөгерешеп мәш киләләр иде: Ренат нинди генә халәттә кайтмасын, ничек кенә арымасын, Мәрьямнең: «Әтика, әйдә сикерәбез!» – диюенә беркайчан каршы килә алмады... Мин ике бала белән университет тәмамлаганда да ирем бик ярдәм итте. Ул шундый кеше: икенче никахтан туган улы Солтанда үсмер чак проблемалары килеп чыкса да, бик түзем булды – үзеннән торганның барысын да эшләде. 

Балаларыгызның барысына да матур исемнәр сайлагансыз. Алар кайсы да булса иҗат юлына тартыламы?
– Ренат hәрвакыт, теге яки бу эш белән шөгыльлән, дип, балаларны мәҗбүр итәргә ярамый, сәләте күренсә генә кулдан килгәнчә булышырга кирәк, дигән фикердә торды. Әмма музыкаль белемне барысы да алырга тиеш дип санады. Олы кызыбыз Асылбикәгә 14 яшь (без аңа мәрхүм кайнанамның исемен куштык), ул сәнгать мәктә-бендә укый. Айшабикә – Мөхәммәт пәйгамбәрнең яраткан хатыны исемен йөртә, аңа 12 яшь, музыка мәктәбенең фортепиано классында белем ала. Атиллага исемне бөек болгар хакиме хөрмәтенә куштык, ул баянга йөри. Төпчегебез Мәрьямгә Гайсә пәйгамбәрнең әнисе исемен сайладык, ул да фортепиано классына укырга керергә тели. Бик нечкә күңелле бала. Миңа: «Әни, җитәр инде, елама», – ди. Сизеп торам – үзе эчтән нык кайгыра.

Әтисенең вафат булуын аңа ничек аңлаттыгыз? 
– Яшермибез, Аллаh үз янына алды, дибез. Ислам кушканча әйтәбез. Аңлый... «Әтигә анда рәхәт, ул анда ял итә», – ди. Шөкер, динебездә бөтен сорауларга җавап бар. 

Ренат әфәнде талантлы җырчы гына түгел, яхшы рәссам да булган икән... 
– Әйе, профессиональ рәссам диярлек. Ул бит сәнгать мәктәбен тәмамлаган, танылган рәссам Илдар Зарипов студиясендә эшләгән – алар дус иделәр. Ренатның күр-гәзмәләре дә булды, берничә картинасын Татарстан да сатып алды. Ачык төсләр яратты, караны без беребез дә кими идек. Концертлардан туктагач, остаханә булдырып, рәсем ясарга ныклап тотынырга хыялланып йөри иде... 

Дөньякүләм танылган җырчының «Точь-в-точь» кебек проектларда катнашуы нәрсә иде ул, авантюризммы?
– Беләсезме, Ренат ирек сөя иде. Мин дә, мөселман хатыны булсам да, артык басынкы түгелмен – үз-үземә бикләнмәгәнмен. Шуңа да кайбер чакта аптырыйм: көлсәм, нигә көлә, ул бит траурда булырга тиеш, диләр. Ә бит ислам динендә андый кысалар юк! Мин инде бер ел буена ничек тә алга таба яшәргә тырышам. Көлсәм дә, ул бит әле эчемдә барысы да яхшы дигән сүз түгел. (Елый.) Кыен чакта Ренатны искә төшерәм, ул нәрсә әйтер иде, дим. Минем төшенкелеккә бирелүемне, hичшиксез, теләмәс иде! 

Кайчандыр Ренатны, дөньяның иң билгеле ун тавышы исемлегенә кергән «рус Павароттиен», эшкә Италиягә дә чакыралар, әмма ул туган иленнән башка яшәүне күз алдына китерә алмаган. Заманында Германиядә калу мөмкинлеге дә булган Ренатның. Яратканнар аны анда, немкалардан капчык-капчык хат килә иде, дип сөйләгәне хәтеремдә. Соңгы вакытта русча-немецча җырларны аралаштырып, бик кызыклы программа әзерләү белән мәшгуль иде, кызганыч, өлгермәде… Дөресен генә әйткәндә, исән чагында ул үзенә тиешле данны казанмады дип саныйм. Андый бөек кешеләрне күп вакыт вафат булгач кына бәяли башлыйлар. 

Ә инде төрле шоуларга килгәндә, сер түгел: артист хезмәтенең түләү ягы популярлыгыннан тора бит. Кайвакыт, арыса да, сәламәтлегенә зыянлы булса да, аларда катнашырга мәҗбүр иде. Замана таләбе...

Дүрт кечкенә баланы үстерергә көчем җитмәс дип борчылмадымы? 
– Ул үзенә 150 ел яшим дип максат куйган иде. Спорт белән шөгыльләнде, үз-үзен hәрьяклап үстерергә тырышты. Бик актив иде, Коръәндә әйтелгәнчә: «Мөселман – бер эше беткәч, шундук икенчесен башлый торган кеше». Яшьләр белән аралаша, hәрвакыт нидер белән кызыксына иде. Башында һәрвакыт яңа планнар булды... Мин Ренатның картаюын сизми идем. Аның ягымлы күзләре генә ни тора!

Без танышканда ул бик аз сүзле, үзенә йомылган кеше иде: җан дусты юк, күп иптәшләре инде вафат... Әниcе үлгәч, дөньяда тәмам берүзе калган кебек тойган ул үзен... Хәтта минем янда да башта үзен ялгыз итеп хис итә иде. Япа-ялгыз! (Елый.) Ә минем шулкадәр сөйләшәсем килә! Һәм ул әкренләп ачыла башлады... Аннан соң инде безнең сөйләшер сүзләр бетмәде! «Син минем дөньяда иң якын кешем», – ди иде. «Ты для меня ближе всех на земле» җырын да миңа атап яздырды. Ул җырны тыңлый алмыйм. (Елый.) Элек тә тыңлаганда елый идем. «Судьба моя» җырын да миңа багышлады ул, «Год любви»га бик яратып бии, кушылып җырлый идек...

Аның йөрәге нәрсәләргә әрни иде?
– Тыштан тыныч күренсә дә, бик эмоциональ кеше иде ул. Борчылмаска өйрәнергә тырышты. Үз-үзеңне камилләштерү – җаныңны камилләштерү ул, дип саный иде. Соңгы көненә кадәр иҗат белән мәшгуль булды. Тормышыннан канәгать иде, «Хатыным да янымда, пенсиям дә җитәрлек», – дип шаярта иде. 

Бүгенге көндә нинди өметләр белән яшисез, нәрсәләр сөендерә сезне?
– Моңа кадәр мин фәкать ирем, гаиләм өчен генә яшәдем: барлык энергиямне аларга бидем, шул ук вакытта үзем дә алардан көч ала идем. Ренат вафат булгач, тирә-юнемдә коточкыч зур һәм куркыныч бушлык пәйда булды, әйтерсең лә күкрәгемнән нәрсәнедер каерып алдылар... Шул бушлыкны тутыру өчен остазым Гүзәл ханымнан тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнә башладым. Стресстан фитнес та ярдәм итә. Беренче мәлләрдә аңа да тотынасым килмәде, әмма Ренатны искә төшердем – ул көн дә йөзә, спорт белән шөгыльләнә иде. Мине төрле чараларга чакырган дусларыма бик рәхмәтлемен. Теләмәсәм дә, үземне мәҗбүр итеп барырга тырышам. Азга гына булса да кайгымнан арынып торам. Кемдер мине, бәлки, күңел ачып йөри, ди торгандыр. Кайчак, кайткач, кычкырып елыйсың, тик анысын кеше күрми бит... Минем хәлне үз башыннан кичергәннәр генә аңлар...

Ренатны искә алу кичәләре уза. Аңлыйм, аларны тагын да зуррак итеп оештырырга кирәк. Ләкин, беренчедән, моның өчен шактый матди чыгымнар кирәк; икенчедән, мин әле аның җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм... Әмма аның хөрмәтенә үткәргән чараларның һәрберсенә барырга тырышам. Казанда – Ренат 15 ел эшләгән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера hәм балет театры ул кайчандыр катнашкан «Пиковая дама»ны күрсәтте менә. 

Ренат балалар өчен патриотик тәрбия дә бирә торган гармония мәктәбе турында хыялланды, программасын төзеде. Бәлки аны тормышка ашырып булыр? Гомумән, мәгариф темасы кызыклы иде аңа. Әтисе бит мәктәп директоры булып эшләгән, әдәбият, тарих укыткан.

Мине кемдер рәнҗетсә, төшемдә килеп кочаклый Ренат. Шулкадәр аңа сыенасым килә... Балалар хакына яшим... 

Фото: гаилә архивыннан

Теги: Ренат Ибрагимов Ренат Ибраһимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    5

    1

    Искиткеч матур тавыш,татар монын тиешенчэ башкаручы идеГомере генэ кыска булган,ни кызганыч

    Хәзер укыйлар