Логотип
Арабыздан беребез

Илисәй оста

Сугыш беткән инде, ә ул һаман улларын көтә. Картайды, күзләре күрмәс булды, зиһене дә чуалгандыр... Яныннан үткән һәркемгә: «Син минем улым түгелме? Минем улымны күрмәдеңме? Хабетдинем кайда икән, Таҗетдинем, Габдрахманым?..» – дип инәлер иде, мескенкәем... Кайтмады уллары...

Иң элек эшенә гашыйк булдым мин аның. Аннары – исеменә. Илисәй дигән исемне беренче ишетүем... Мөслим районы Баланлы авылыннан икәнен белгәч – авылларының атамасына. Инде күрешеп сөйләшкәч – Илисәй абыйның үзенә.

...Быел яз көне Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы лаеклы ялдагыларның кул эшләре конкурсын оештырды. Шул конкурска килгән эшләр белән танышып йөргәндә, бер сынга күзем төште. Каш өстенә кулын куйган ана кемнедер көтә. Битендә тирән-тирән җыерчыклар – хәсрәт эзләре. Агач түмәрдә карт ананың әче сагышын күрсәтә алган останың үзе белән танышасы, «Мәңгелек көтү» дип аталган шушы сынның тарихын сөйләтәсе килде. Мөслимгә кузгалуыбызның сәбәбе әнә шул иде.
Артыбыздан ияртеп, бу якларга яңгыр алып килдек без. Баланлыга килеп кергәндә урам ташларында эре тамчылар биешә иде. Кайсы йорт аларныкы икән дип аптырашып торганда берәү юлны өйрәтеп җибәрде: «Илисәй абыйларның йорты каршысында биек нарат үсә. Башка андый йорт юк авылыбызда». Биек наратлы йортны тиз таптык. Каршыбызга чыккан хуҗаны күреп, тагын бер кат шаккаттык. Әлмәндәрнең нәкъ үзе ләбаса! Түгәрәк ак сакал, ак күлмәк... Яше дә Әлмәндәр картныкы кебек – Илисәй абый Имамовка февральдә 91 яшь тулган. Сүз уңаеннан, аны Әлмәндәргә охшатучылар без генә түгел, «Әллә Әлмәндәрнең улымы син?» – дип сораучылар байтак икән.

– Әтием Имаметдин агач эшенә бик оста иде, – дип башлады таныштыруны Илисәй абый. – Өйдәге кирәкле бар нәрсәне үзе ясады. Рәсемгә дә маһирлыгы булгандыр: Ленин белән Сталинның әти ясаган портретлары озак эленеп торды әле бездә. Күрәсең, миңа да күчкән ул сәләт. Башлангычта укыганда ук чыршыга эләр өчен агачтан уенчыклар ясаганым истә.

Гаиләдә биш бала үсә алар. Илисәй абый – төпчекләре. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышында катнаша. Закирҗан абыйсына кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый...

Баланлы уртасында таштан уелган биек һәйкәл тора. Бер кулына бала күтәреп, икенчесен мылтыгына куйган солдатның карашы еракка төбәлгән. Туган ягын, үзен өзелеп көткән балаларын уйлап тын калганмы?.. Башын яклаучысының иңенә салган сабыйның учында – икмәк кыерчыгы. 1970 елның 9 Маена – Бөек Җиңүнең 25 еллыгына ясый аны Илисәй оста. Бу сын – яуда калганнарга мәңгелек хәтер билгесе.

– Сугышта һәлак булган авылдашларыма күптән таштан һәйкәл ясыйсым килеп йөри идем инде. Башыма уй кердеме – тынгы бирми ул. Карыны ач кешенең тизрәк тамагын туйдырасы килгән кебек, минем дә тизрәк эшкә тотынасым килә. Йокың кача, ашаудан каласың – күңелдә бары шул уй, – дип сөйли Илисәй абый. –  Таш булса, ясар идем инде, дим. Андый таш үзебезнең Чупай карьерында табылды. Шуны күрдем дә, һәйкәл булып күз алдыма килеп тә басты. Кран белән ишегалдына алып кайттык без аны. Таш эшкәртә торган коралларны үзем уйлап, тимерчедән ясатып алдым.

Илисәй абый сын ясау серләренә махсус өйрәнмәгән. Кемнеңдер эшләренә охшатып та ясамый. Бары табигый сәләтенә генә таяна.

– Эшлисе эшем күз алдыма үзе килә. Күзаллап кына эшлим. Кемнедер кабатлау – башка берәүнең суынган ашын ашаган кебек, – ди ул.

Илисәй абыйдан җаныма кереп утырган «Мәңгелек көтү» сынының тарихын сорашам. Кем ул апа? Нинди хәсрәт сагышлы карашында? 

– Безнең авылда, күрше урамда яшәде ул карчык. (Ул апаның исемен хәтерләүчеләр, бәлки, Баланлыда бардыр да. Сорашып карасак та, белә алмадык. – Л. Г.) Өч улы – Хабетдине, Габдрахманы, Таҗетдине сугыштан кайтмады. Мескен ана гомере буена, үлгәнче көтте аларны. Һәр көнне юлга чыгып басар иде дә, кулын маңгаена куеп, юлга текәлер иде. Әле дә күз алларымда аның шул сурәте. (Илисәй абый керфекләренә кагылып ала.) Сугыш беткән инде, ә ул һаман улларын көтә. Картайды, күзләре күрмәс булды, зиһене дә чуалгандыр... Яныннан үткән һәркемгә: «Син минем улым түгелме? Минем улымны күрмәдеңме? Хабетдинем кайда икән, Таҗетдинем, Габдрахманым?..» – дип инәлер иде, мескенкәем... Кайтмады уллары...

Барыбыз да бер мәлгә тын калабыз. Күзләрне яшь элпәсе каплый.

Илисәй абыйның агач сыннары шактый. Без алар белән Мөслим Мәдәният йортындагы музейга кереп, килешли үк танышып чыккан идек инде. «Әлмәндәр карт», «Йөзембикә»,  «Соңгы истәлек»... Арада Тукай әкиятләре персонажлары да күп.

– Тукай иҗатын яраткансыз ахрысы? – дим.
– Тукайны кем яратмый аны? – дип җавап бирә оста.

Иң беренче ясаган сыны хәтерендә түгел инде аның. Бәлки, «Авыл гүзәле» булгандыр, бәлки, «Курайчы егет»...
– Күп эшләр ташланды да бугай инде. Яшьрәк вакытта бик эшлисем килә иде – вакыт булмады. Буш урында йорт саласы, терлек-туарын асрыйсы, балаларны үстерәсе... Хәзер менә вакыт та күп – картаелды гына, – ди ул көрсенеп.

Хатыны Илгизә апа белән дүрт бала үстергәннәр. Илгизә апа – гомерен балалар укытуга багышлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Быел аларның гаилә коруларына 65 ел булган. Гөлфирә, Гөлшат, Фәнүсә, Илшатларының күптән үз тормышлары. Әтисенең сәләте кызлары Гөлшатка да күчкән. Бик матур картиналар ясый икән ул. Илисәй абыйның да киндергә майлы буяу белән төшергән картиналары бар.

– Ничек эшлисе үзеннән-үзе күңелгә килә, кул аны үзе эшли, – ди ул, ничек ясыйсын кайдан өйрәндегез, дип гаҗәпләнүемә. Профессиональ рәссам, бәлки, аларның кимчелеген дә күрми калмас. Илисәй абый күргәзмәгә куяр өчен дә, рәссам дигән ат казаныр өчен дә ясамаган, бары күңеле кушканга, үзе күзаллаганча итеп кенә тасвирлаган.

Балачагы сугыш елларына туры килгән, ачлыгын, юклыгын күргән, куллары беркайчан эштән бушамаган авыл егете үз вакытында тиешле һөнәри белем алган булсамы?! Кая инде ул чорда?! Җиденче классны Баланлыда тәмамлап, дүрт ел армиядә хезмәт итә. Кайткач, буровойда шофер булып эшли. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында белем алып, бухгалтер вазыйфасын башкара. Читтән торып Мәскәүнең халык сәнгате югары мәктәбендә укый. Аннары инде пенсиягә чыкканчы үзенең яраткан эше – бал кортлары белән мәш килә.

...Кайтырга кузгалабыз. Биек наратка ышыкланып, ак күлмәкле, ак сакаллы, ап-ак күңелле Илисәй абый озатып кала. Әлмәндәр карт... Әлмәндәрләр Әлдермештә генә түгел икән...

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур, күңелгә үтеп керерлек итеп язгансыз! Менә бит алар, халкыбызның гади, саф күңелле уллары! Исән-сау бул, озак яшә әле, Илисәй абый!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Елисей

      Хәзер укыйлар