Логотип
Актуаль тема

Мин – чайлдфри  яки бала кирәкми миңа!

Моңа кадәр сабый һәм ана җәмгыятьнең культы иде. Әмма вакыт барган саен, карашлар да, кыйммәтләр дә үзгәрә. Бүген алдынгы карашлы, белемле яшьләр бала тәрбияләүдән аңлы рәвештә баш тарта. «Минем ирекле булып яшисем килә», – ди алар. Баладан ирек-ле булып... Җәмгыять – тере организм, һәрвакыт хәрәкәттә. Тарих спираль буенча кабатлана, дибез. Әмма ул яңа төсмерләр белән баетыла да әле. Яңа кыйммәтләр барлыкка килә, яңа геройлар, яңа күренешләр, яңа хәрәкәтләр... Чайлдфри хәрәкәте дә – шундыйлардан.


Үземне генә яратам
Инглиз теленнән «баладан ирекле булу» дип тәрҗемә ителә ул. Бу хәрәкәт 1970 нче елларда АКШта барлыкка килә. 1990 нчы елларда әлеге идеягә теләктәшлек белдергән кешеләр, берләшеп, шул хәрәкәтне тудыра. Сүз – репродуктив функциясе яхшы эшләсә дә, аңлы рәвештә бала тапмаган хатын-кызлар турында. Россиягә ул 2000 нче еллар башында килеп кереп, яшьләр арасында тарала. Моңа интернет, социаль челтәрләр сәбәпче. Әлеге хәрәкәткә кушылучылар саны бермә-бер арта башлады. Дәүләтнеке булмаган тикшеренүләр оешмасы халык арасында сораштырулар үткәргән. 45 яшьтән яшьрәк хатын-кызлар һәм ирләрдән ничә бала табарга теләүләре турында белешкәннәр. Нәтиҗәләр буенча, уртача сан 1,8 процент тәшкил иткән. Россиялеләрнең 9 проценты бөтенләй бала табарга җыенмавын әйткән. Дөрес, башка илләр белән чагыштырганда аз кебек тоела бу. Мәсәлән, АКШта 40–44 яшьлек хатын-кызларның – 15 проценты, ә Австрия, Испания, Бөекбританиядә 20 проценты баласыз. Әмма Россиядә бала табучыларга өстенлекләр бирелгән, җәмгыятьтә күпбалалык тренды киредән кайтарылган чорда 9 процент сизелерлек сан. Уйланырга җирлек бар. Белгечләр әйтүенчә, аңлы рәвештә баладан баш тарту, нигездә, алга киткән илләргә хас. Бу күренеш икътисадый яктан яхшы тормыш алып барган, белемле халык арасында күбрәк икән. Моны да аңлатып була: укымышлы кешеләр – алдынгы карашлы, җәмгыятьтәге стереотиплардан азат катлам. Ә калыплашу – җәмгыятькә хас күренеш. Кеше тугач ук кысаларга кертелә.

Исегезгә төшерегез әле, кечкенә чакта өстәл почмагына утырырга курка идегезме? Курыкмасагыз да, өлкәннәрнең анда утыртырга теләмәгәнен хәтерлисездер. Урының өстәл почмагына туры килә икән, димәк, кияүгә чыга йә өйләнә алмыйсың. Кеше тормышында бу иң зур җәза дип кабул ителә иде. «Токмач кисә белмәсәң, кияүгә алмаслар» дигәннәрне безнең буын кызлары ишетми калмагандыр. Ашарга пешерә белмәгән хатын кемгә кирәк?! Кияүгә чыга алмый калудан да хурлыклырак хәл – җилдән бала табу гына иде. Шуңа күрә дә булачак иребезгә ярарга тырышып, бармак-ларны кисә-кисә токмач кисәргә өйрәндек. Бөтен аңлы гомеребездә хатын һәм ана булырга әзерләндек. Бәхетең иреңнән һәм балаларыңнан булсын дигән теләкне бер мин генә ишетеп үсмәгәнмендер дип уйлыйм. Без тугач ук кем өчендер яшәргә кирәк дип белдек. Ә хәзерге яшьләрнең үзенеке үзәктә – «үзем өчен яшим» дигән принцип белән үсәләр. Һәм моны ата-аналар да, психологлар да даими рәвештә тукып тора. Үзе өчен яшәгән кеше нигә әле башкалар турында кайгыртып җәфалансын соң.

(Чулпан Нигъмәтҗанова)

Психология фәннәре магистры, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова бүгенге көндә чайлдфри хәрәкәтенең популярлашуын да шуннан күрә.
– Хәзер гаилә институты үзгәреш кичерә. Элек традицион җәмгыятьтә гаилә диюгә әти, әни һәм, һичшик-сез, бала күз алдына килеп баса иде. Ирнең – үз, хатынның үз функциясе. Әти – гаилә башлыгы. Ул ашатучы, акча табучы, гомумән, бик абруйлы кеше. Әни исә гаилә учагын саклаучы, бала тәрбияләүче. Бала – нәсел дәвамчысы, картлык көнендә ярдәм-че. Хәзерге көндә әлеге күзаллау башкача. Күп гаиләләрдә тормыш дилбегәсе – хатын-кыз кулында.

Шушыннан чайлдфри агымы попу-лярлашуның икенче сәбәбе килеп чыга – хатын-кызлар эмансипациясе, ягъни төрле социаль бәйлелектән азат булырга тырышу, тигез хокук даулау. Хатын-кызның ир күләгә-сендә, бала чүпрәкләренә күмелеп яшисе килми хәзер. Алар карьера ясарга, финанс яктан үз-үзен тәэмин итәргә омтыла. Шул рәвешле, җәм-гыятьтә производствода катнашуда хатын-кызның роле арта. Ул үз бизнесын ача, үз өстенә күп җаваплы-лык ала. Максатларга ирешкәндә балалар киртә булачак дип уйлый. Өченче сәбәп – традицион кыйммәтләр үзгәрү. Элек яшь кызлар кияүгә чыгу турында хыялланып яшәгән. Иртәрәк кияүгә чыксаң, күп һәм сәламәт балалар табу мөмкинлеге зуррак дип санаганнар. Алар 18–20 яшьтә бала тапсалар, хәзер, статистика күрсәткәнчә, хатын-кызларда, нигездә, 30 яшьтән соң гына ана булу теләге туа. Аннан соң җәмгыятьтәге икътисадый вазгыять тә тәэсир итми калмый. Иртәгәсе көнгә ышанычы булмаганнар арта.


Психолог сүзләрен хуплап шуны әйтәсе килә, хәзерге яшьләр бала табуга үтә зур җаваплылык белән карарга тырыша. Табу гына түгел, аны үстереп кеше итәсе дә бар бит әле! Элек бала табу нәсел дәвам итү инстинкты буенча барган. Ата-ана да иң элек баланың сәламәтлеген кайгырткан, ягъни авырмасын да, тамагы тук булсын. Хәзер тәрбия моделе башкачарак: сабыйның психологик халәте, аны үстерү, укыту өчен шактый чыгымнар кирәген уйлап борчылабыз. Аннан соң гына нәсел дәвам итү инстинкты искә төшә. Элек сексуальлек һәм бала табу функция-се бергә үрелеп барса, хәзер алар аерылды. Яратышу – бала тудыру өчен түгел, ә иң элек ләззәт алу өчен, һәм хәзерге заманда моңа табу юк.

Шуңа да замана хатын-кызлары бала табарга ашыкмый. Гаилә коруга да, бала табуга да фикерләр төрле булырга мөмкин. Яше кырыкка авышкан танышым бар. Без бер-беребезне жәллибез бугай. Тормышым балалар мәшәкатеннән торган өчен ул мине кызгана, ә мин аның сабый сөя алмавына борчылам. «Бала табу теләге бөтенләй юк. Теләк булса, таба алмас дип уйлыйсыңмы? – ди ул. – Үзең күрәсең, бер түгел, ике бала үстерерлек мөмкинлегем бар. Әмма ана перспективасы бер дә сөендерми. Бала һәрвакыт үзенә игътибар сорый, артыннан җыярга кирәк. Өйдә бөтен нәрсәнең асты-өскә киләчәк. Ә мин чисталык, пөхтәлек яратам. Минем өйдә кухня – ашау урыны, зал – ял итү өчен. Балалары булган гаиләләрдә күрәм: бөтен җирдә – ризык валчыгы, обойлар – «иҗат дивары», зал уртасында – чүлмәк. Кечкенәсе елый, үзе зурысы белән дәрес әзерли. Миңа калса, бала тапкач, башның ял итү дигән функциясе бөтенләй эшләми башлый бугай. Кирәкме ул миңа? Әлегә ялгызым да бик рәхәт. Иптәш кирәк була башлагач, бәлки, кияүгә чыгармын. Әмма бала тапмаячакмын. Картлык көнендә кем карар, балалар – тормыш бизәге дигән сентименталь фикерләр турында уйлаганым да юк. Карап үстергән балаң киләчәктә синең ярдәмчең булырмы? Беркем гарантия бирми.

Җитмәсә, хәзер балаларны үзебез өчен тапмыйбыз дигән төшенчә киң массага тарала. Еракта балам яши дигән уй картлыкта җиңеллек бирер дип уйлыйсыңмы әллә?» Кызганыч, аның сүзләрендә хаклык бар, һәм ул фикер көннән-көн ныгый. Иң элек үзеңне уйла, үзең өчен генә яшә, син беркемгә бернәрсә дә тиеш түгел дип лаф орып, марафон, тренинглар үткәргән псевдопсихологлар саны көннән-көн арта. Монысы инде гаилә кыйммәтләрен юкка чыгаруны күздә тоткан мәкерле сәясәт. Аңсыз психологлар исә әлеге фикерне алга сөрә. Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова да җәмгыятьтә шундый пропаганда алып барылганын таный. «Кеше шәхес булырга тиеш, иң элек үз мәнфәгатьләреңне кайгырт, дип күп сөйлиләр хәзер. Исегезгә төшерегез, элекке традицион җәмгыятьтә андый төшенчәләр бөтенләй юк иде. Ул вакытта гаиләңне яратырга, гаиләңне уйлап яшәргә кирәк, диделәр. Кешенең бөтен байлыгы гаилә дип аңлатылды. Ә хәзер, әйткәнемчә, башкача сукалыйлар. Билгеле, көне-төне бу хакта ишетеп торгач, хатын-кызлар үз-үзен үстерү турында уйлана башлыйлар, гаилә артык булып чыга, шуңа да чайлдфри агымы көчәя», – ди психолог.


Инфантильлек – чайлдфрига китерә дигән фикер дә дөрес. Безнең әбиләр заманында 25 яшьлек хатын-кыз зур гаиләсе, тормыш тәҗрибәсе булган кеше итеп кабул ителсә, хәзер исә күп очракта ул яшьтәге кызлар – ата-ана җилкәсендә утыручылар. Үз артыннан да җыеп йөри алмаган хатын-кыз ничек итеп бала табып тәрбияли алсын?! Аның инде иркә баласы бар: ул – үзе!


Ярату җитмәгән балалар
Чайлдфри барлыкка килүгә иң элек гаилә сәбәпче. Парадокс кебек, әмма чынбарлык. Үзләрен бу хәрәкәттә санаучылар, нигездә, кечкенә чакта яратудан мәхрүм балалар. «Гаиләдә стресс кичергән йомшак холыклы бала потенциаль чайлдфри була ала. Әни белән әти арасындагы авыр мөнәсәбәт, үзенә карата ата-анадан даими агрессия аның күңелендә эз калдыра. Үскәч, ул гаилә корырга йә курка («ирем дә эчкече булса», «мин дә әни кебек корбан булып яшәсәм», «балаларга назым җитмәсә»!), йә теләми, чөнки аның күзаллавында – гаиләнең негатив моделе генә. Тагын да аянычлысы: ана назын күрми үскәннәрнең күңелендә балага карата мәхәббәт дигән төшенчә юк, ул аны күрсәтә белми. Сабыйлар яратмыйм, миңа бала кирәкми дигән установка белән яшиләр», – дип аңлата психолог.


Ачыктан-ачык сөйләшер өчен чайлдфриларны озак эзләргә туры килде. Үзен әлеге хәрәкәткә кертүче-ләр бик күп, аларның социаль чел-тәрләрдә махсус төркемнәре бар. Әмма бу хакта матбугатта кычкырып сөйләргә теләмиләр, бигрәк тә татар хатыннары һәм ирләре. Җәмгыять-нең алар фикерен адекват кабул итәргә әзер түгеллеген аңлыйлар. Ә кемнең күрәләтә тәнкыйть амбразурасына капланасы килсен?! Тимәсеннәр генә, ә фикерләренә карата хөрмәт даулап йөрергә аларның теләге юк.


– Башка чайлдфрилар белән чагыштырганда, мин ачык кеше. Фикеремне әйтергә дә курыкмыйм. Сөйләгән сүзләремне бөтенләй үзгәртеп язсагыз да, исем китми, чөнки үз дөреслегем бар, калганы сезнең намуста, – дип башлады сүзен Анастасия.


Ул минем белән видеошалтырату аша «очрашырга» риза булды. Стильле итеп киселгән җирән кыска чәч, маникюрлы яшел лак сөртелгән тырнаклар. Каш янында кечкенә генә пирсинг. Макияжсыз киң йөз. Бит чалымы шадрарак. Анастасиянең кем булып эшләве белән кызыксынам.
– Һөнәрләрем күптөрле: дрессировщик, бармен, кинолог, автомеханик, тимер коючы... (Бер хатын-кыз һөнәрен дә искә алмагач, нәтиҗә чыгарам: йә традицион карашлы хатын-кыз түгел, йә трансгендерлы кеше, сөйләшү тагын барып чыкмый.) Ирем көлә инде тагын нинди ир-ат һөнәре калды әле син өйрәнмәгән, ди. (Эчемә җылы йөгерә, әмма шикләнәм.) Бу тормышта үз урынымны табар өчен теләсә нинди эшкә алынырга риза идем. (Хәлне аңларга тырышып, балачагы турында сорыйм.) Төрмәдә туган бала мин. Әни вак җинаять кылып, төрмәгә эләгә. Авырлы хатын-кызларны вакытыннан алда чыгаруларын белеп, авырга уза, әмма аны чыгармыйлар. Мине Балалар йортына җибәрәләр. Бер елдан соң ул мине килеп ала. Тик ник кенә килеп алгандыр?! Безнең әни кадәр кансыз хатын-кызны шушы яшемә җитеп күргәнем юк. Апа бераз үскәч, җирле үзидарәгә барып, Балалар йортына җибәрүләрен үзе сорады. Ул анда китте, әнине ана хокукыннан мәхрүм иттеләр.

Безнең әти нык әйбәт кеше иде. Совхозда аның кадәр мировой ир булмагандыр. Т-150 тракторын йөртте. Мин аның янында үстем. Шуңа да кыз-малайга әйләнгәнмендер. Тракторны сүтеп җыярга әти өйрәтте. Кечкенә булсам да, руль артына утырып йөри идем. Үз әтием булмаса да, үз кызы кебек якын күрде, мин дә бик яраттым. Инде күптән үлде, әмма ата мәхәббәте күңелемдә яши. Әти үлгәннән соң тормышым җәһәннәмгә әйләнде. Әни авырлы булып калган иде. Энемне тапты да депрессиягә бирелде, тормышка, безгә битараф иде, бик озак психоневрологик хастаханәләрдә ятты. Миңа ул вакытта 11 яшь. Өч ел буе энемне үзем генә үстердем. Әллә мин дә Балалар йортына китим микән дигән чакларым күп булды, әмма кечкенә энемне жәлләдем. Аның бит бер гаебе юк. Ә мин бала карый белмим. Күршедән-күршегә кереп, даруханәләргә барып сораша-сораша, аны юындырырга, ашатырга өйрәндем.

Аның әнисе кебек идем. Тәпигә басуын да, беренче тешләрен дә мин күрдем. «Гомеремдә бала тапмыйм», дип, үз-үземә сүз биргәндә миңа 14 яшь иде. Әлегә кадәр ул фикерем үзгәрмәде. Хәзер энемә 14 яшь. Аның белән аралашабыз, әмма әни белән сөйләшмим. Юк, аңа үпкәм юк. Әмма сөйләшерлек сәбәп тә тапмыйм. Кем ул миңа?
– Сине дөньяга тудырган ана, – дим.
– Ә мин тудырырга сорамадым. Ул үз мәнфәгатьләрен кайгыртып бала тапкан. Мине яратканы булмады да. Тәрбияләмәде, кайгыртмады. Ә ник аңа әни дигән изге сүзне әйтергә тиеш әле?! Бүгенге тормышымнан зарланмыйм. Мин – ирекле. Телим икән парашюттан сикерәм, телим икән ипподромга барып атта чабам, телим икән сәяхәткә чыгып китәм. Үсмер чагымда кичергән газапларым исемә төшсә, дертләп китәм. Тагын шул газаплар аша үтәргә теләмим. Ирем белән өйләнешкәнгә дүрт ел. Алдан ук бала тапмаячакмын, дип әйттем. Аңа кадәр очрашкан егетләр бу сүзне ишетүгә югала-лар иде, ә ул янымда калды. Бала тели башлый икән, мин аны тотмыйм, дүрт ягы кыйбла. Әй, курчагым минем, син нишләп берүзең генә чык-тың, матурым, – подъезд төбендә эскәмиядә сөйләшеп утырган Анастасиягә бер кызчык килеп сыенды. Алар берара кочаклашып сөйләшеп торды. – Күрше кызы, – дип аңлатты ул. – Күрше балалары шулай йөгереп килеп, кочаклап алып, исәнләшеп китәләр. Балаларны бик яратам.


– Балалар яраткач, тапмый калмассыз әле. Алда бит картлык та бар.
– Юк, тапмыйм. Өемдә бала тавышы беркайчан да ишетелмәячәк. Тынычлык һәм иректән рәхәт нәрсә юк. Кайнанам да, ничек инде өегездә бала булмаячак, картлык көнеңдә бер стакан су кем китерер, дип аптыратып бетерде. Кинолог курсларын тәмамладым да овчарка сатып алдым. Миңа су алып килеп бирергә, кибеттән азык-төлек алып кайтырга өйрәттем. Исемлек язылган кәгазьне, акчаны сумкага салам да кибеткә җибәрәм. Хәзер кайнанам да онык дип авыз ачмый. Балага гомеремне багышларга һич теләгем юк! Үземне бик нык яратам. Эгоист кеше башкаларны ярата алмый ул. Ә яратмагач нигә бала табарга? Җәмгыятьнең авызын ябу өчен генәме?! Кеше фикере мөһим түгел, үзем өчен яшим.


Чайлдфрилар, нигездә, 20–30 яшьлек кешеләр. Ә 40 яшьләргә җиткәндә фикер сөреше үзгәрә. Бәлки, ялгыз калу куркыта башлыйдыр. Психолог та үзен чайлдфри дип йөрткән бер клиентының әнә шул яшьләрдә бала табуы турында сөйләде. Барлык максатларына ирешкәч, бала сөясе килү теләге туган аның, чөнки ялгызлыгын тойган, картлыгы турында уйлана башлаган. Үзенә әни дип эндәшүләрен ишетәсе килгән. Ана инстинк-ты уянган. Табигатьтән салынган әлеге инстинкт кайчан да булса баш калкытмый калмый, күрәсең. Улыгыз йә кызыгыз көннәрдән бер көнне «мин – чайлдфри» дип кайтып керә икән, баштагы чәчне йолкыйсы түгел, бу хәбәрне тыныч кына кабул итәсе. Биргән тәрбиягезне анализлап, төзәтеп җибәрәседер, бәлки. Баланы ныклы рухлы итеп үстерү генә, хәзерге җәмгыятьнең катаклизмнарыннан саклап каладыр. Бу хәрәкәт-нең хәзер модада икәнен дә онытмагыз, ә мода ул гел үзгәрештә...

 

(Миңнур Әхмәтова)
Миңнур ӘХМӘТОВА, нейропсихолог, коуч, трансформацион тренер, психолог. Мәскәү шәһәре.
Статистикага күз салсак, Россиядә ел саен 11 мең яңа туган баладан баш тарталар. Бу – ата-ана баланы инстинктив рәвештә генә тудырган дигән сүз. Ә баланы шул рәвешле дөньяга китерү – мәгънәсезлек. Яшь кеше аңлы рәвештә җаваплылык хисен аңлап, үзенең моңа әзер булмавын анализлап, ата-ана булуны кичектереп тора икән, моны үзаңы үсү дип аңлыйм һәм сөенәм. Хатын-кыз бала табарга тиеш дигән җәмгыятьтә стереотиплар таләп иткәннән генә тудыралар икән, мәхәббәт булмаячак. Балага карата ваемсыз, каты бәгырьле булу – агрессив яшь буын барлыкка килүгә җирлек ул. Мине кыйнап үстерделәр, мин дә шулай үстерәм, дип, сабый тәрбияләү дөрес түгел. Балачагында эчкечелек, мыскыллау, көчләү үткән кеше, бүген үз баласына матурлык, җылылык бирә алмавын аңлап, мин әлегә бала табарга әзер түгел ди икән, бу бик акыллы адым дип саныйм. Чайлдфри хәрәкәте кешелекне бетерәчәк дип чаң сугарга да кирәкми. Теләсә кайсы хәрәкәт, секта, дәүләт теләктәшлек күрсәтмәсә йә каршы чыкмаса, әкренләп популярлыгын югалта башлый. Чайлдфри белән дә шулай булачагына шикләнмим. Ә менә бала тәрбияләүнең максатчан, системалы, аңлы процесс икәнен аңлап, яшьләр баланы соңрак таба икән, бу начар күренеш түгел.

 

Гөлнара НУРМӨХӘММӘТОВА, өч бала әнисе, бизнес-леди

Чайлдфри хәрәкәтендә булучылар минем өчен башка планета кешеләре кебек. Аларны аңларга да, акларга да теләмим, үзләре турында уйлаучы эгоистлар итеп кабул итәм. Балалар безгә кирәкми дип фикер йөртүчеләр үзләренә каршы килә. Уйлап карыйлар микән: бу дөньяда ничек барлыкка килгән соң алар? Табигатькә каршы бару бу! Андый каршылыклар булганда дисбаланс килеп чыга. Күпме генә бәхетле булулары турында сөйләсәләр дә, күңелләренең бер почмагы белән бәхетсезләр. Балалар бит ул зур тәҗрибә мәктәбе. Балаларсыз үземне күз алдына да китерә алмыйм. Өченче кызыбыз тугач, улларым: «Әни, син безне дә шулай карадыңмы?» – дип сорыйлар. Минем ана ролемне читтән күзәтеп, шулкадәр сокланалар. «Һәрберегезне шулай назлап үстердем», – дим. Аларда мәрхәмәтлелек хисе уяна бит. Безнең җәмгыятьтә көнбатыш психологиясен популярлаштырганчы, әбиләребез кебек, кешеләрдә миһербанлылык тәрбияләсәләр, бу дөньяда бәхетлеләр күбрәк булыр иде. Мәрхәмәтле хисе йөрәккә үтеп керсә, бернинди психологиянең кирәге калмый, чайлдфри кебек агымнар да булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар