Логотип
Актуаль тема

Коточкыч матурлык

Үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итә белү, кызганыч, һәркем өчен түгел. Андыйларга матурлык уколлары, пластик операцияләр ярдәмгә килә. Пычак астына ятучылар-ның тормышлары үзгәрәдерме-юкмы, әмма үзләре – тышкы кыяфәтләре үзгәрә. Һәм шуңа бәйле тормышка карашлары да үзгәрә. Бу – пациент өчен операция уңышлы килеп чыккан очракта. Ә көзгегә карагач, анда хыялдагы йөзне күрмәсәң... Табиб – тылсымчы, пациент – төрлечә әвәләргә камыр түгел бит.

Үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итә белү, кызганыч, һәркем өчен түгел. Андыйларга матурлык уколлары, пластик операцияләр ярдәмгә килә. Пычак астына ятучыларның тормышлары үзгәрәдерме-юкмы, әмма үзләре – тышкы кыяфәтләре үзгәрә. Һәм шуңа бәйле тормышка карашлары да үзгәрә. Бу – пациент өчен операция уңышлы килеп чыккан очракта. Ә көзгегә карагач, анда хыялдагы йөзне күрмәсәң... Табиб – тылсымчы, пациент – төрлечә әвәләргә камыр түгел бит.


Матурлык артыннан – операция өстәленә
«Леди Mail.ru» проекты сораштырулары Россиядә гүзәл затларның 70 проценты табигый матурлыгыннан үзе канәгать булмавын ачыклаган. Ике меңенче елларга кадәр илдәге хатын-кызлары үзләре теләгән гүзәллекне бизәнеп тудырса, 2009 елдан рәсми рәвештә пластик хирургия тармагы ярдәмгә килә башлады. Матурлык операцияләрен баштарак, нигездә, акчалы хатын-кызлар һәм шоу-бизнес йолдызлары ясатты. Хәзер инде ул киң массага таралды. Скальпель ярдәмендә матурлык эзләүче пациентлар арту – глобаль тенденция. Эстетик операцияләр ясау саны буенча беренче бишлектә – Бразилия, Япония, АКШ, Мексика һәм Көньяк Корея. Россия дә башка илләрдән читтә калмый. Бездә дә популярлаша. «Төп сәбәп – кешеләрнең гомер озынлыгы арту да», – ди федераль белгечләр. 10–15 ел элек пластик операция ясатканны яшерергә тырышсалар, хәзер хатын-кызлар нинди процедуралар кичергәнен, кемгә мөрәҗәгать иткәнен ачыктан-ачык сөйли. Бу тема җәмгыятьтә табу түгел. Матурлыкка омтылу да тәнкыйть утына тотылмый.


Казанда пластик хирурглар мәктәбе артык зур түгел. Пластик хирург белеме булган косметолог Эльвира Шәрифҗанова моны күп чыгымнар сорый торган һөнәр дип атый. Беренчедән, үз хисабыңа әледән-әле квалификацияне күтәреп торырга кирәк. Икенчедән, бу хезмәт бик күп энергияне ала. Өченчедән, пластик операция үткәрелә торган клиникалар катгый күзәтү астында. 2018 елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мондый клиникаларда ярдәм күрсәтү тәртибенә кагылышлы яңалыклар кертте. Хәзер пластик хирургия үзәгендә тәүлек дәвамында рентген, анестезиология-реанимация бүлекләре, клиник-диагностик лаборатория һәм кан салу кабинеты эшләргә тиеш. Бу яңалыктан соң бик күп кечкенә клиникалар ябылып, эре үзәкләр генә калды.


Клиникалар азайса да, пациентлар саны кимемәде. Моны пластик хирург, медицина фәннәре кандидаты Руслан Муллин эстетик хирургиянең картаю билгеләре белән көрәшүдә ярдәм итүеннән тыш, тәнне дә үзгәртергә булыша алуы белән аңлата. Шуңа күрә пациентлар яше дә елдан-ел яшәреп бара. «Хатын-кызның гәүдәсенә хилафлык килгән урын юк, әмма ул рельефлы фигура тели. Миңа аңа липоскульптура ясарга тәкъдим итәм. Йә пациентның хәзер модада булган эчкә батып торган яңаклы буласы килә. Бу вакытта аңа биттәге «Биш» дип аталган төерләрен алырга кирәк булачак. Мондый операцияләр гомер өчен куркынычсыз, чөнки белгечләргә таләпләр югары, методикалар камилләшкән, материаллар сыйфатлы. Икътисадның классик законнары буенча туган хезмәтләр бу. Тәкъдимне бит сорау тудыра. Мондый төр операцияләр артык кыйммәт түгел, шуңа да пациентлар саны кискен артты», – ди хирург.


Эш тәҗрибәсе ике дистә елдан арткан табиб Муллин сүзләренчә, эстетик операция төрләренә сорау елдан-ел үзгәрә. Җәмгыятьтә хакимлек иткән мода тәэсир итми калмый. Ләкин блефаропластика (күзне һәм күз уемы формасын үзгәртү) һәм маммопластика (күкрәк формасын үзгәртү) классика булып кала. Хәзер липоскульптура (тән контурын матурлау) һәм абдоминопластика (корсакның эстетик пропорцияләрен кайтару) ясатучылар арткан.


«Кәбестә яфрагы куй»
Ни өчендер нәкъ менә күкрәк хатын-кызларга тынгылык бирми. Әллә ир-атны үзенә каратып торган бердәнбер корал – күкрәк дип уйлап яшәүчеләр шулкадәр күп, әллә күпләр үз-үзләренә артык тәнкыйть белән карыйлар, һич аңлашылмый. Күпләр күкрәк үлчәмен зурайту йә кыз чагындагы күкрәген кайтару өчен пычак астына яталар. Үлчәмне зурайту, димәк, тәнгә чит әйбер кертү дигән сүз. Ә аны организм ничек кабул итәсен бер табиб та анык кына белеп бетерә алмый.

«Операция ул – һәрвакыт үз-үзеңне куркыныч астына кую, – ди, күкрәген зурайтып кире кечерәйткән Оля. Җаны теләгән – елан ите ашаган, диләр андыйлар турында. – Минем күкрәгем өченче үлчәмле иде. Күз алдыгызга китерәсездер тулышып торган ике матур алманы. Ике бала имезгәннән соң алмаларым «шиңде», асылынып төште, җитмәсә, ябыктым. Ими башлары да бер югарылыкта тормый иде. Күкрәкчәсез йөрергә яраткан кеше буларак, бу миндә дискомфорт тудырды. Үземне хатын-кыз итеп тоймый башладым хәтта. Ирем моңа әллә ни артык игътибар итмәде кебек, ә мин шәрә килеш көзгегә карый алмый башладым. Пластик операция – начар дип уйламыйм мин. Үзгәрәсең килә икән, үзгәр, гомер бер генә дигән принцип белән яшәүчеләрдән мин үзем. Шуңа озак интегеп йөрмәдем, хирург эзли башладым. Казандагы белгечләргә генә ышанмыйча, операцияне Мәскәүдә ясатырга булдым. Әлбәттә, күпкә кыйммәтрәк иде. Әмма бәясе мине кызыксындырмады. Бу адымым өчен битәрләсә дә, ирем акча бирергә ризалашты.

Картаюдан һәм тышкы кыяфәтнең камил булмавыннан курку эпидемиягә әйләнеп бара. 20 яшьтә үк эстетик клиникалар ишеген ачып керүчеләр саны арта.

Сайтлардан Мәскәү клиникаларын озак өйрәндем, форумнарда утырдым. Миңа хатын-кыз табиб кирәк иде. Таләпләремә туры килгән клиниканы таптым. Хирург үзе дә бик чибәр хатын иде. Бу – ышанычымны тагын да арттырды. Эстетик зәвыгы булган пластик хирург начар операция ясамас... Мәскәүдәге танышларым да белеште: клиника яхшылар исәбендә, диделәр. Онлайн-консультация уздырдык. Бөтен сорауларыма җавап алдым. Табибның белемле булуы сөйләшүеннән үк сизелә иде. Өч айдан операция билгеләде. Тыныч кына шул көнне көтеп яши башладым.
 Әмма ике атнадан соң ук клиникадан шалтыратып, тиз арада килеп җитәргә куштылар. Мондый ашыгуны «табиб озакка укырга китә», дип аңлаттылар. Анализларымны бирдем дә Мәскәүгә очтым.

Икенче көнне бик яхшы кәеф белән клиникага килдем. Анализ нәтиҗәләрем гемоглобин түбән булуын күрсәтте. Мондый анализ белән, гадәттә, операциягә алмыйлар... Табиб, мине җитәкләп, анестезиолог янына алып керде. Бик үтенеп сорагач, операциягә алырга ризалашты. Дөрес эшләмәгәнемне беләм, әмма бер килгәч, операция ясатып китәсе килү теләге көчле иде шул... Ап-ак, чип-чиста стериль бүлмәдә операция бер сәгать ярым барды. Наркоздан бик озак аңыма килә алмый интектем. Бер генә көн ятасы клиникада ике көн яттым. Самолетка утырырга кушмадылар. Ирем Мәскәүдән машина белән килеп алды. Күкрәк ярты ел «өлгерә», диделәр клиникада. Шушы вакытта аеруча сакланырга кирәк иде. Авыртуны әйтеп аңлатып булмый... Тәндә имплант барлыгы белән акыл һич килешә алмый интекте. Операция җөйләренә дә даими дару сөртеп торырга кирәк иде.

Шеше беткән саен, күкрәгем дә кечерәйде. Нәтиҗә мин көткәнчә үк булмады. Җитмәсә, бер күкрәгем кабат шеште. Табиб: «Кәбестә яфрагы куй, үтәр», – дип язып җибәрде. Килешү буенча, аннан өстәмә дәвалау таләп итә алмый идем. Ярты елдан соң тернәкләнеп беттем. Матур челтәрле күкрәкчә кигәндә сөенүләремне белсәгез. Мин хатын-кыз идем! Әмма бу шатлыгым нәкъ ел ярымга җитте. Йоклый алмый башладым, хәлсезләндем, һәрвакыт башым авырта, кулларымны көзән җыера... Интернеттан организмның имплантка җавабы шундый булырга мөмкинлеге хакында укыдым.

Хирургым белән тагын элемтәгә кердем: «Аркаңны ныгыт, башыңны тикшерт, имплантларның гаебе юк. Ул матурлыкны мин алмаячакмын», – дип язып җибәрде. Кабат хирург эзли башладым. Бу юлы – Казаннан. Имплантларны алдырдым. Табиб операциянең бигүк дөрес башкарылмаган булуын әйтте. Дөреслек эзләп йөрергә теләгем юк иде инде. Бу хакта бары тик онытырга теләдем. Хәзер күкрәкләрем үземнеке. Бары тик бераз тарттырылган. Бу миңа бик зур сабак булды. Операция өстәленә ятканда хирургны туганың кебек белү кирәк һәм ул ышанычлы булырга тиеш икән».


Ток-шоу героинясы булмас өчен нишләргә?
Билгеле, мондый төр операцияләр чәч кистереп буяту кебек гади процедура түгел. Әзерлек җитди булырга тиеш. Дөньядагы матур хатын-кызларның берсе булган Анджелина Джоли кебек булам да Бред Питт кебек ир белән тормыш корам дип, бу адымга бару – юләрлек. Әмма хәзерге гаджетлар заманында юләрлек кылырга этәрүче факторлар да юк түгел. Шуларның берсе – инстаграм. Эстетик фотолар, гламур дөнья хакимлек иткән әлеге социаль челтәрләрдә утыручылар, селебрити-блогерларга кызыгучылар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Инстаграм пластик хирургия дөньясына тәэсир итми калмый. Үзеңнең табигый матурлыгыңны кабул итә алмый йә тагын да камилләштерергә теләү максатыннан пычак астына ятарга телисең икән, иң элек клиника һәм пластик хирургны дөрес сайларга кирәк. «Окей, Google» йә социаль челтәрләр бу җәһәттән әллә ни зур ярдәмче була алмас. Анда бары тик нинди табиблар барлыгын гына ачыкларга була. Мактаулар, фотолар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин икәнлеген истән чыгармагыз. «Белгеч эзләүдә иң ышанычлы чара – «сарафанлы радио». Хирург белән очрашкач, лицензия сорагыз, табиб турында бөтен мәгълүматны җыярга тырышыгыз, шул вакытта ток-шоу героинясына кандидат булу ихтималы юкка чыгар», – ди Руслан Муллин.


Телевизордан барган төрле ток-шоулар бик еш кына пластик операция корбаннарына багышлана. Барысына да, билгеле, табиб гаепле. Әмма суд юлын таптый башлагач, әлеге корбаннар ярык тагарак алдында калуын аңлый, чөнки операция ясар алдыннан укымый гына, йә кечкенә пунктларга игътибар итми килешүгә кул куйганнар. Димәк, уен кагыйдәсен кабул итеп алганнар. Шуңа күрә юристлар килешүне җентекләп укырга киңәш итә.

«Корбаннар» ике төргә бүленә: берләре – яңа тәннәреннән көткән тәэсир алмаганнар, икенчеләре – сәламәтлегенә зыян килүчеләр. Нәкъ менә соңгылары өчен «операция уңышсыз» булып санала. Аны да, табиб әйтүенчә, суд-медицина экспертизасы аша расларга кирәк булачак. Әлеге тикшерү генә сәламәтлеккә килгән зыян дәрәҗәсен ачыклый ала. Калган барлык очракларда «Медицина хезмәте күрсәткәндә кулланучылар хокукы саклау турындагы» Россия Федерациясе законы буенча хәл ителә. Әмма моның өчен бик күп вакыт һәм нервы кирәк.


Табиб профессионал гына түгел, кешелекле, намуслы булырга тиеш. Бу бик мөһим. «Кеше ЛЕГО конструкторы түгел. Шуңа күрә операция нәтиҗәсе пациент көткәнгә абсолют туры киләчәк, дип, бер табиб та гарантия бирми. Ул үз күзаллавын пациентка җиткерәчәк. Намуслы табиб бервакытта да түгәрәк йөзгә нечкә борын ясарга алынмас», – ди Руслан Муллин.


Чибәрлектән ямьсезлеккә – бер адым
Чама дигән төшенчә дә бар бит әле. Эстетик медицинада чикләрне белмәсәң, матурлык бик тиз арада коточкыч ямьсезлеккә әйләнергә мөмкин. Пластик операция корбаннары фотоларын күргәнегез бардыр. Алар бит бер операциядән соң гына шул хәлгә төшмәгән. Анысы – вакытында туктый белмәү бәласе. Ә бит барысы да матур буласы килүдән башлана. Йөзе коточмалыга әйләнгән «мәче-хатын-кыз» Джоселин Вильденштейн да чибәрлеген тагын да камилләштерергә тели. Әмма... Бу ямьсезлекне ул үзе уйлап таба һәм үз куллары белән тудыра. 70 нче еллардан башлап пластик операцияләр өчен дүрт миллион доллар акча түгә. Ире – Африка миллиардеры – кыргый мәчеләр яраткан. Ул бик еш кына: «Иң матур күз аларда», – дия торган була. «Һәм миндә дә булырга тиеш», – дип, хатын иренә сюрприз ясарга уйлый. Мәче күзләр ясата. Ире генә моны бәяләми, яшь хатынга китеп бара... Ә Джоселин чикләрне югалта – әледән-әле операция өстәленә ята. Бүгенге көндә бу ханымны берничек тә бәхетле хатын дип әйтеп булмый.


Матур буласы килү табигый инде ул. Хатын-кызларның социаль абруена, ирләрдән аермалы буларак, тышкы кыяфәт тә тәэсир итми калмый. Аристотель дә бит: «Матурлык теләсә нинди рекомендация хатына караганда яхшырак», дигән. Картаясы да килми. Тик картаю да – тормышының бер өлеше. Әйе, заманча медицина чибәр булырга, матур булып картаерга мөмкинлек бирә. Әмма бу адымга җитди итеп уйлап, очсызга кызыкмыйча, барысын да җентекләп тикшереп барырга кирәктер. Шулай ук пластик хирург Руслан Муллин сүзләрен дә онытмау зарур: «Кешене кабатланмас булуы һәм харизма матурлый. Без – көзгедәге чагылышыбыз гына түгел, күңелебез дә әле».

Алсу ХАННАНОВА, психолог
Кешенең үзенә үзе биргән бәясе балачакта формалаша һәм гомере буе үзгәреп тора. Пластик операцияләр тышкы кыяфәт белән бәйле булган психологик проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, кешенең колаклары тырпаеп тора ди. Аны балачакта гел «әрекмән колак», дип мыскыл иткәннәр. Бу аның гомере буена исендә калачак. Шуның аркасында комплекс килеп чыга. Эстетик операция ясаткач, әлбәттә, үзен яхшырак итеп хис итә башлаячак ул. Бу үзенә күрә бер этәргечле механизм кебек – анда үзенә ышаныч артачак!


 Төрле фикерләр бар: кемнәрдер пластик операцияләр ясатуны үзеңне кабул итә алмау, ди. Шәхсән мин үзем, кеше тышкы кыяфәтен камилләштерергә тели икән, пластик операцияләр аңа ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Ул – витамин кебектер. Витамин эчмичә дә яшәп була бит, әмма сыйфатлы витамин кабул итә башласаң, хәлең тагын да яхшыра. Организмга ярдәм иткән кебек, психикага да булышырга мөмкин. Әмма операция ясатып та проблемалар калырга мөмкин. Монысы психологик яраларның никадәр тирән булуыннан тора.

Гүзәлия ШӘЙХРАЗЫЕВА, медицина юристы
Эстетик максат белән ясалган пластик операцияләр түләүле медицина хезмәте категориясенә керә. Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләре нигезендә медицина оешмалары килешү буенча йөкләмәләрне үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән очракта кулланучы алдында җаваплы.
Килешү төзегәндә пациентка медицина ярдәмен күрсәтү алымнары, аларга бәйле хәвеф-хәтәрләр, медицина катнашуы төрләре, аларның нәтиҗәләре буенча мәгълүмат бирелергә тиеш.
Бу пунктларның һәрберсе бик мөһим. Килешүдә процедурадан көтелгән нәтиҗәләрне төгәл һәм тәгаен итеп күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, кирәкле параметрлар һәм пропорцияләр, үлчәмнәр, ягъни операциянең нәрсәгә китерәчәген җентекләп язарга. Еш кына килешүдә болар күрсәтелми, бары тик хезмәт күрсәтү атамасы гына языла. Кулланучының (пациентның) бурычы – моңа игътибар итү. Пациент килешүгә өстәмәләр кертергә хокуклы. Шулай ук һәр анатомик зонасын стандарт проекцияләрдә фотога төшерергә сорарга була. Гади итеп әйтсәк, операция «ясалганчы» һәм «ясагач» фотога төшерү. Бу очракта пациентның кулында операциянең көтелгән нәтиҗәләр бирмәгәнен раслаган төгәл критерийлары булачак. Соңыннан килешү төзелгән клиникага язмача дәгъва белдерергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар