Логотип
Актуаль тема

Яңа елга әзерләнәбез

Рәхим ит, яшел Аждаһа!

Көнчыгыш календаре буенча, 2024 елның хуҗасы – яшел төстәге агач Аждаһа. Бу тылсымлы җанвар – үзгәрешләр һәм яңа дәвер хәбәрчесе. Амбицияле, максатчан, кызу холыклы Аждаһа яңалыклардан курыкмаган, үз тормышын үзгәртергә омтылган кешеләргә хәерхаһлы. Юмарт та ул – тырышлык куйган һәркемне уңыш белән бүләкләми калмый. Аждаһаның авызыннан ут чәчкәнен беләбез. Тик 2024 елның хуҗасы – яшел төстә. Ә яшел төс ул – тынычлык, яңарыш, үсеш, тереклек төсе. Аның агач булуы да безнең файдага, димәк, киләсе ел җылы һәм йомшак булачак. Аждаһа елына туры килгән еллар кешелек тарихында иң уңышлылары.

Яңа елны ничек каршы алырга
Аждаһа үзе дә шаян булганга, бу көнне өйдә шат авазлар яңгырап торганны, шукланганны ярата. Яңа елга аяк атлаганда күңелегездән яңа планнар төзегез, яңа идеяләр белән хыялланыгыз. Күрегез дә торыгыз, ел хуҗасы аларны тормышка ашырганда ярдәм кулын сузмый калмас. Аждаһа өчен гаиләнең кыйммәте бик зур. Ул гаиләләрнең татулыгын, һәр гаиләнең үз матур йолалары булуын, якыннарның бердәмлеген югары бәяли. Шуңа да Яңа елны зур гаиләгез һәм якын дусларыгыз белән каршы алырга тырышыгыз.

Өйне ничек бизәргә
Бу җанвар ялтыравык һәм җете төсләр ярата. Яңа елга өегезне ялтыравык мишуралар, төрле төстәге гирлянда, шәмнәр һәм, әлбәттә инде, кытай фонарьлары белән бизәгез. Бизәкләрне төсле кәгазь, төрле төсләрдәге фольгадан үзегез дә ясый аласыз. Ел хуҗасының күңеленә алтын, сары, кызыл төсләр аеруча да хуш киләчәк. Берүк Аждаһаның үзе турында да онытып җибәрмәгез.

Тирә-юньне агачлар белән әйләндереп алыгыз. Бу чүлмәктә үскән чыршы, нарат, башка берәр декоратив агач булырга мөмкин. Сулы вазага утыртылган чыршы ботаклары да ярый. Агач булмаса, стенага урман төшерелгән картина элегез. Агач ул – сәламәтлек һәм яшәү көче символы. Өйдә бер генә булса да агач сурәте яки агач образы булырга тиеш. 2024 елның агач Аждаһасы бу тырышлыкны югары бәяләр.

Нинди кием сайларга
Яңа елны ничек каршыласаң, шулай озатырсың, диләр бит. Бу әйтем кием-салымга да кагылмый калмый. 2024 елга аяк атлаганда артык җитди киемнәрне ераграк куеп торыгыз. Ел хуҗасы яңа шыткан яшел үлән, зөбәрҗәт, малахит төсләрен, яшькелт төсләрне хуп күрә. Шулай ук, әйткәнебезчә, алтын һәм кызыл төсне дә ярата. Бәйрәм киемнәрен шундый гаммада сайласагыз, оттырмассыз. Тик берүк ак һәм кара төсләрдән кача күрегез. Көрән төс тә бу бәйрәмдә урынлы булмас. Табигый тукымалардан тегелгән күлмәкләр сайлагыз, аристократ Аждаһа синтетика яклы түгел.

Төп игътибар – детальләргә
Кемнең нинди йолдызлыкта тууына карап, аксессуарларны да дөрес итеп сайлау мөһим. Ут стихиясе вәкилләренең киемендә бер генә булса да кызыл «тап» булырга тиеш. Алка, муенса, брошь, мәсәлән... Һава стихиясенә кергән йолдызлык астында туучылар гаилә ядкарьләреннән булган берәр бизәнү әйбере таксалар яхшы. Мәсәлән, әбиегезнең төсе итеп сакланган алтын алканы яки көмеш беләзекне... Ә менә җир стихиясенә керүчеләргә яшел һәм алтын төсле аксессуарлар тагарга киңәш ителә. Су стихиясенә караучыларның киемнәрендә ялтыравык бизәкләр күбрәк булсын: сәйләннәр, пайеткалар, стразлар...

Бәйрәм табынына ниләр куярга
Аждаһа ул – гурман. Табында иттән әзерләнгән ризыклар өстенлек итсен. Кыздырган тавык, күркә итләре, яшелчә белән пешкән ит – рецептлар төрле һәм бик күп, үзегез яратканын сайлап кына аласы. Табын түрендә итле кабымлыклар торсын. Кызыл төстәге яшелчәләрдән ясалган салат, әче кызыл борыч, көнчыгыш тәмләткечләре – болар Аждаһаның яраткан тәгамнәре. Табын мул һәм андагы ризыклар төрледән-төрле булсын.

Яңа елга юраулар

  • Өегезгә уңыш һәм бәрәкәт килсен дисәгез, ишек төбендәге палас астына тәңкә куегыз.
  • Яңа ел каршылаганда сул кулыгыз кычытып китсә, йодрыгыгызны нык итеп йомарлагыз да кесәгезгә тыгыгыз, аннан кисәк кенә йодрыгыгызны ачыгыз. Шулай эшләсәгез, кесәгезгә акча коелачак икән.
  • Яңа елны каршы алганда киемегезнең яшерен җиренә акча тегеп куегыз. Акча акчаны чакыра, диләр бит...
  • Яшел төстәге шәмнәр яндыру да байлыкка, имеш.
  • Ә менә Яңа елга әзерләнгәндә ялгыш бармак киселүне гаилә коруга юрыйлар.
  • Өстәл астына ипи валчыгы коела икән, туй буласын көт тә тор!

Фото: Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар