Логотип
Актуаль тема

«Балаларга өйнең исе барып, бераз булса да сагынулары басылсын дип тырышабыз»

«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Дәүләт Советына хәйриячеләр көне уңаеннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм иткән республика районнары һәм шәһәрләреннән волонтер һәм хәйрияче хатын-кызларны җыйды. «Тылдан килгән ярдәм хәрби тактикага да ярдәм итә», – дип белдерде Россия Герое, Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, волонтерлар хезмәтен бәяләп.



Чаллыдан Мәдинә Мөхәммәтҗанова махсус хәрби операциядәге егетләргә ярты тонна чәкчәк пешереп җибәргән. Мәдинә һәм аның командасы төркеме белән ике бүлмәле фатирында җыелышып баллы ризык әзерлиләр. «Кызым белән 10 килограмм чәкчәк пешереп җибәрүдән башланды эшебез. Хәзер инде үз төркемебез бар. Ике кеше газ янында пешерә, ике кеше токмачын җәя, бишесе кисә. Мәктәптән кайткач 8 яшьлек оныгым да токмач кисә. Ул үзе бер күңеллелек бит. Чәкчәкләребез егетләребезгә барып җиткәч, безгә рәхмәт килә. «Баллы ризык бик тансык», – диләр. Үземнең өч абыем армиядә булды. Аннан кайткач, гел баллы ризык ашыйсы килә иде, дип сөйләгәннәре истә калган. Шуңа да тотындым егетләребезгә чәкчәк пешерергә. Продукцияне үзем дә алам, абыйлар да, тирә-күршеләр дә, танышлар да ярдәм итә. Әле күптән түгел менә бер капчык он, 45 литр май бирделәр. Бу эшне йөрәгем кушканга эшлим. Егетләребезгә йөрәгемнең җылысы барып җитәсен телим», – ди ул. 


Нурия Рам – Чаллының десантчылар союзыннан. Егетләргә очсыз бәядән спецтехника табып сатып  алып җибәрү белән шөгыльләнә. Абыйсы лента артына үзе теләп китә. «Ярдәм итә алсаң ярдәм ит», – ди ул анда баргач сеңлесенә шалтыратып. Нурия абыйсы өчен рация, тепловизорлар алырга танышлар буйлап акча җыя. Җибәрә, тик машина килгәнче абыйсы һәлак була. Нурия шуннан соң бу эшкә ныклап тотына. «Егетләрнең хәлен беләм, шуңа ярдәм итәсем килә. Без җибәргән әйберләр складларга түгел, егетләребез кулына тапшырыла», – ди ул. 


Ә Лениногорскидан 69 яшьлек Энҗе Хафитуллова егетләргә ярдәм итүләре турында елый-елый сөйләде.
– «С любовью и молитвами» дигән төркемебез бар. Анда без 70 кеше. Иң активларыбыз иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр кечкенә генә бүлмәбездә сеткалар үрә, посылкалар әзерли. Калганнарыбыз өйдә эшлиләр – носки, шапка бәйлиләр, тегәләр. Көненә кырыгар посылка салган вакытларыбыз да булды. Әйберләр китерәләр дә, үзебез дә бирәбез. Безнең пенсияләребез бәләкәй генә, күбебез 13 мең сум пенсия ала. Шулардан фронттагы балаларга өлеш чыгарабыз. Йөрәк җылыбыз шуларга барып җитсен өчен бөтен көчебезне биреп тырышабыз. Ике ел ярым дәверендә ярдәм кулы сузарга өйрәнеп беттек инде. Хәер, без, өлкән буын, аңа өйрәнгән инде. Әтиләребезнең сугышта булган хәлләрен ишетеп, илне, колхозны күтәрер өчен тырышып эшләүләрен күреп үстек. Хәзер менә балаларыбызга, илгә, кешеләргә авырлык килгәндә ярдәм итә белсеннәр, кешенең хезмәтен бәяләргә өйрәнсеннәр өчен без, әби-бабайлар, үрнәк булырга тырышабыз. СВОда булып кайткан егетебез үзенең ГАЗель машинасы белән алып китә посылкаларыбызны һәм һәр егетебезгә илтеп җиткерә. Бер җибәргәндә унбишәр тартма үзебез пешергән әйберләрне җибәрәбез. Пирожкилар, чәкчәкләр, гомумән, әбиләр нәрсә пешерә белә, шуны. Шул балаларга өйнең исе барып, бераз булса да сагынулары басылсын дип тырышабыз. Аларның бераз булса да хәлләрен җиңеләйтергә, күңелләрен күтәрергә өлеш кертүебезгә без бик шат.


 Волонтерлар утырышы алдыннан Дәүләт Советы фойесында СВОга җибәрү өчен волонтерлар җитештерә торган продукция үрнәкләре – маскировка челтәрләре, азык-төлек, үләнле чәйләр, окоп шәмнәре, консервлар, коры душлар, тегелгән һәм бәйләнгән киемнәр күргәзмәсе оештырылган иде. «Сезнең ярдәмегез бик кирәк һәм мөһим. СВО зонасындагы егетләребезгә өйләреннән күчтәнәчләр алу бик күңелле, бу безнең егетләр өчен зур ярдәм», – диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга рәхмәтен җиткереп. «Бу ел безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгында илебезнең данлы традицияләрен искә төшерәбез», – диде үзенең чыгышында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.


Бүген махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм иткән волонтерлар – халыктагы каһарманлыкның буыннан-буынга күчүенең зур бер үрнәге. 
–    Тылдан килгән ярдәм, хәрби тактикага да ярдәм итә, – ди Россия Герое, Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков. – Сугышчының иң кадерле нәрсәләре – аяклары. Аңа сакларга, һөҗүм итәргә, йөгерергә ярдәм итәсез. Киемнәр, гигиена әйберләре, ашлар – сез җибәргән бар нәрсә мөһим. Егетләребез җиңү белән кайтсын өчен барысын да эшлисез. Үзегезне саклагыз! Сугышчыга өендә барысы да тәртиптә булуын белү бик мөһим. Мин сезгә бик зур рәхмәтле! 

Фотолар: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте һәм авторныкы. 
 

Теги: СВО гуманитар ярдәм волонтерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар