Логотип
Актуаль тема

«Ашыкмыйм, көтәм генә»

Җәмгыятьтә хатын-кызларның статусы үзгәрә. Гаилә учагын саклаучы назлы һәм нәзакәтле хатыннар амбицияле максатлар куйган карьерачыларга әйләнә бара. Алар эш, акча дип хыяллана, хакимияткә омтыла, тормышта исәп-хисап белән яши һәм барысына да үзләре ирешә. Әлбәттә, көндәшлек көчле заманда бу начар түгел, әмма...

 

Җәмгыятьтә хатын-кызларның статусы үзгәрә. Гаилә учагын саклаучы назлы һәм нәзакәтле хатыннар амбицияле максатлар куйган карьерачыларга әйләнә бара. Алар эш, акча дип хыяллана, хакимияткә омтыла, тормышта исәп-хисап белән яши һәм барысына да үзләре ирешә. Әлбәттә, көндәшлек көчле заманда бу начар түгел, әмма... Әле егерме ел элек кенә мондый тенденцияләр булмаган, кияүгә чыкмаган 20–30 яшьлек хатын-кызлар саны да бик аз – бары 7 процент тәшкил иткән. Хәзер бу сан 20 процентка кадәр үскән. Европада ул 35 процент, АКШта бу яшьтә һәр икенче хатын-кыз гаиләсез. Ә ярты гасыр элек кенә кияүгә чыгу, гаилә – терәк, финанс тотрыклылыгы, гомумән, кеше тормышында бердәнбер бәхет чыганагы дип саналган. Ни өчен барысы да шулай үзгәрде? Чибәр, эшлекле туташлар нигә кияүгә чыгарга ашыкмый? Әлеге сорауларга психологлар белән җавап эзлибез. 

 Телим икән –  прәннек, телим икән хәлвә ашыйм 

Һәрвакыт әкрен генә, үз көенә генә йөри ул. Үзе дә салмак, тормышы да. Сүзем – яше иллегә таба баручы кияүгә чыкмаган танышым турында. Гомер уртасына җиткән хатыннан ник кияүгә чыкмадың, дип сорау – әдәпсезлектер, мөгаен. Шулай да беркөнне сорарга җөрьәт иттем. 

– Нигәдер бу хакта уйланганым булмады. Син сорагач кына анализларга керештем, – диде ул, озак кына уйлап утыргач. – Мин – Казан кызы. Гомерем буе әнием белән яшәдем. Юк, әни кияүгә чыгарга киртә булды дип әйтмим. Ул бик әдәп-әхлак саклый торган кеше иде. «Тап инде үзеңә бер кеше», – дип бервакытта да аптыратмады. Туганнарым да сорашып җанга тимәде. Бәлки, институтны тәмамлагач Ленинград-ка китәсе калгандыр. Шул шәһәрдә яшәргә хыялландым, бәлки, миңа дигән яр да шунда булгандыр. Чыгып китүдән курыкмадым, ял-кауландым. Шулай гомер үтте инде... Башка кызлар кебек, кияүгә чыгу, туй, ак күлмәк турында да хыялланып яшәмәдем. Дөрес, җитен тукымадан тегелгән ап-ак күлмәк киеп диңгез буенда кем беләндер җитәкләшеп йөргәнемне күз алдыма китергәнем булды. Очраган беренче кеше белән дә гомеремне бәйлисем килмәде. Башны югалтырлык гашыйк булдым, дип әйтә алмыйм. Бик күп таныштырдылар. Әмма бөтен эмоциям йөземә чыга. Беренче тәэсирләр башны әйләндерерлек булмаганын сизеп, ир-атлар үзләреннән-үзләре югалгандыр. Кылана белмәдем, дип әйтәсем килә. Ир-ат янында артистлану кирәк ул. Бәлки, яратмыйча кияүгә чыгу кирәк булгандыр. Әмма мин хис кешесе, алай яши алмас идем. Кино караганда, мәхәббәт геройларының бер-берсенә булган җылы, матур мөнәсәбәтләреннән тыела алмый елап утырасың. Күрәсең, тормышымда яшь чыгарта алырлык кеше очрамагандыр. Соңга таба үз-үземне тәрбияләп яшәүдән тәм таба башладым. Телим икән – прәннек ашыйм, телим икән – хәлвә. Үземне эш белән дә юатканмындыр. Дөньяга һәр кеше парлап яратыла, диләр. Күрәсең, өстә минем хакта онытканнардыр, бәлки, планнары башкадыр. Хәзер инде ир белән яшәрмен дип уйламыйм. Шулай да сәяхәтләргә барырлык үзем кебек ялгыз бер ир очрамый калмас әле. 90 яшьтә дә кешенең өмете үлми, диләр. Өмет бар ул... 

Парсыз булу – бәхетсезлек билгесе түгел 

Бу темага Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы артисткасы Ләйсән Фәйзуллина белән дә сөйләшеп алдык. Ул – яңа буын вәкиле. Бу нисбәттән яшьләр фикерен дә беләсе килде. 

– Без бик бәхетле заманда яшибез, – ди Ләйсән. – Кияүгә чыгуның традицион яше бераз күчерелде хәзер. Башта укыйбыз, үзаңлы булырга тырышабыз, психологлар белән эшлибез, үзебезне камилләштерәбез, гомумән, тулы бер шәхес булырга омтылабыз. Шул чакта гына үзең кебек үк гармониядә яшәгән кешене очратып, бәхетле пар була аласың дип уйлыйм. Үз мәхәббәтеңне табып, кияүгә чыгу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бәхет, зур бүләк бит ул! Мин үзем шундый тормышка омтылам. Хәзер мөмкинлек-ләр күп. Бер яктан, ул бик әйбәт, чөнки гаилә коруга  барысын да аңлап өлгерәбез. Ә икенче яктан  карасаң, үзаңлы булып җитешкәч, кияүгә чыгуның бердәнбер бәхет чыганагы түгеллеген аңлыйсың. Аны эштә, башка бер яшәү мәгънәсендә табарга мөмкин. Парсыз булып яшәсәк тә, бәхетсез кеше түгелбез. 

Кайбер кешеләр өчен кияүгә чыгу – ялгызлыктан котылу чарасы дип саный Ләйсән. Нәрсәдән куркасың, каршыңа шул чыгар, диләр. Йә парлы килеш ялгыз булып яшиләр, йә озак та яшәми аерылышалар. «Җәмгыятьтә гасырлар буе салынган гаиләгә кагылышлы стереотиплар да кияүгә чыгып калырга кирәк дигән уйны ныгыта торгандыр, бәлки?! Әмма хәзерге яшьләр ул стереотипны вата, аңа ышанмый. Миңа да кайчак: «Гаилә корырсың да, бәхетле булырсың. Сиңа хәзер авыр, кияүгә чыккач җиңел булыр», – диләр. Мин аңламыйм, үзем генә булганда нигә начар булырга тиеш соң?» – ди Ләйсән. 

Аның фикеренчә, кеше ялгызы да бәхетле була ала, чөнки үзаңы, теләкләре, һөнәре, кызыксынулары бар. «Мин – халык белән эшли торган һөнәр иясе. Гримеркада дүрт-биш кеше утырабыз, сәхнәдә партнер белән уйныйбыз. Шуңа ялгызым өйдә утырырга яратам, рәхәт булып китә. Берүзем булганда гына ял итә алам. Хәтта кияүгә чыккач та, иремнән берничә сәгатькә ялгызымны калдыруын сорар идем, минем өчен бик мөһим бу. Кайбер чит илләрдә парлар хәтта төрле бүлмәләрдә йоклый, ял иткәндә башка кешенең энергетик кыры тәэсир итмәскә тиеш», – ди актриса. Иң мәгънәсезе: гаиләсез ке- 
шеләрне жәлләп, аларга киңәш бирү дип саный Ләйсән. «Киңәш кирәк булса, мин аны сорап алам», – ди бүгенге җәмгыятьнең яшь вәкиле. 

Ләйсән Фәйзуллина фикерен «ФемКызлар» хәрәкәте активисты Тасия Альбариньо да куәтләде. «Соңгы елларда аерылышучылар проценты бермә-бер артты. Шуңа да хатын-кызлар кияүгә чыгарга ашкынмый. Күңелсез статистиканы арттырасы килми аларның, гаилә коруга бик җитди киләләр. Булачак ирләренә бизнес-партнерга караган кебек карыйлар: ышанычлы булырга тиеш! Шартларын, сайлау критерийларын алдан ук сөйләшеп куялар. Гаилә килешүе төзү дә популярлаша башлады. Гомумән, безнең икътисадый вазгыятьтә гаилә кору беренчел ихтыяҗ булып тормый», – ди ул. 

Росстат мәгълүматларына ка-раганда, бүген кызлар уртача 25–34 яшьтә кияүгә чыга. 35 яшьтән соң беренче тапкыр ЗАГСка баручылар да, ялгыз аналар саны да арта. Моның сәбәбен ирләр юклык яисә уңмаган ирләр күплек белән аңла-тырга яраталар. Бу дөрес түгел кебек. Совет чорында ялгыз хатыннарга җәмгыятьтә үз урыннарын табу һәм карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге күпкә аз булган. Тикмәгә генә гаиләсез хатыннарның, сөйгән ярларын табып, гаилә корулары турындагы фильмнар күпләп төше-релмәгәндер инде. Һәм алар бик популяр булган. «Одинокая женщи-на желает познакомиться», «Самая обаятельная и привлекательная» фильмнарын гына искә төшерик. Ул вакытта җәмгыятьтә гаилә культы була. Җенси тормыш та, гадәттә, кияүгә чыкканнан соң гына башланган. Ә хәзерге җәмгыятьтә бу табу бөтенләй юкка чыкты. Без хәзер муллык вакытында яшибез. Мәгълүмат күп, медицина алга киткән, ахыр чиктә, феминизм чәчәк аткан чор. 90 нчы еллардагы юклыкны белеп үскән буын башка тормышка омтыла. Укып, белем алырга, тәҗрибә тупларга, үзаңлы булырга һәм булачак ярын йөрәк белән түгел, акыл белән сайларга тырыша. Шуңа да хәзер «сөйгән яр», «тиң яр», «өлешемә тигән көмешем», димиләр, ә партнер, диләр. Замананың нәфис затлары аңлый: ана белән хатын булудан тыш та, дөнья кызыклы. Кызлар белем алганнан соң үзләрен төрле өлкәдә сынап карарга ярата, чит илләргә китеп яшәп кайта. 30–40 яшьтән соң карт күренермен дигән курку да юк. Эстетик медицина киредән яшьлеккә кайтара ала. Бу яшьтәге хатын-кызлар 18 яшьлек кызларга оттырмый хәзер. Ирләр игътибары аларны читләтеп үтми. Димәк, гаилә корырга соңга калмыйм дип уйлыйлар. 

35 яшьтән соң кызларның ялгыз калуында ата-ана тәрбиясе дә чагылмый калмый. Алар ярты гасыр буе әти-әниләренең мәхәббәтсез яшәүлә-рен, әниләренең әтиләреннән зарлануын күреп-ишетеп үсәләр. Ятларга зарланмасалар да, үсеп буй җиткән балаларга ирләреннән зарлана әни-ләр. Бала сөйләп йөрми, аңа гына сөйлим дип уйлыйлар. Ә ул сүзләр булачак ир хатынының күңеленә кереп калыр дип уйламыйлар нигәдер. Шуңа күрә дә гаилә корып, шулай ук интегеп яшәргә теләмиләр. Һичьюгы ирсез бала табып, ялгыз ана статусы алалар. Менә шушы урында кызларның кияүгә чыкмау сәбәпләрен төптәнрәк эзли башлыйк әле. Язмышыбыз туганда ук маңгайга язылган була, диләр. Ә мин балачакта да языла дип өстәр идем. Психолог, бик күп тренинглар авторы Зөлфия Мәксүтова белән әлеге проблема турында сөйләшкәч, бу фикерем кабат расланды кебек. 

Балачак яралары, программалар, тәрбия... 

– Элек яучылык институты булган. Ата-аналар кызларына ирне үзләре сайлаган. Әмма бу күренеш хәзер югалды. «Мөстәкыйль»лек алган буын сайлый белмәгәнен, кияүгә чыга, өйләнә алмаганын аңлады. Монысы беренче сәбәп, – ди психолог. – Кайбер кызлар турында, ул соры тычкан кебек, киенүенең дә рәте юк, шуңа аңа егетләр карамый, диләр. Әмма бу – сафсата. Хатын-кыз энергетикасы дигән төшенчә бар. Әлеге энергетика көчле икән, пәрәнҗә ябынган хатын-кыз артыннан да ир-ат көтүе белән йөрергә мөмкин. Бер танышымның ике кыз туганы бар. Берсе чибәр, ә егете юк. Икенчесе юан, үзенең бите бетчәле, егетләр аннан күз дә алмый. Моңа бары энергетика гына сәбәпче. Кемдәдер бик зур, икенче берәүнеке аз ул, шуңа күрә аны үстерергә кирәк. Хатын-кыз энергетикасы җенси өлгереш вакытында бик көчле, әмма 20 яшьләрдә, бала тапканнан соң кими. Моннан кала, кайчандыр  алган күңел яралары да тәэсир итә. 

Хатын-кыз тормышында әти дә зур роль уйный. Әти – кыз бала тормышындагы беренче ир-ат. Ата мөнәсәбәте кызның киләчәгенә бик нык тәэсир итә. «Әтигә үпкәләү – кияүгә чыгуга киртә булып тора, – ди Зөлфия Мәксүтова. – Шунысы да бар: йә ул кызларның әтиләре булмый, йә ташлап китә, йә гаиләдә деспот була. Кияүгә чыгармын да, ирем әтием кебек авырткан урыныма тияр дип курка кыз бала.  Миңа интеллигент гаиләдән бер кыз йөрде. Әнисе – йомшак, әтисе бик кырыс булган. Ул гел әнисен мыскыл иткән. «Бәгыремне ашый инде», – дия торган булган әнисе. Билгеле, бу сүзләр, әтисенең кыланышлары кызның күңелендә калган – ир-атларга карата саклану реакциясе барлыкка килгән. 

Гомумән, балачактан алган яралар бездә бик күп. Социаль яктан имин дип исәпләнгән гаиләдә үскәннәрнең дә булмый калмый ул. Хәтта әтинең кызына артык игътибар итмәве, аралашмавы, дорфа булуы да яра салырга мөмкин. Бу – «Ир-атлар миңа игътибар итми» дигән программа барлыкка килүгә сәбәпче. Кияүгә чыккан очракта да, әтиләре кебек салкын ирләрне сайлый һәм гаиләдә җылыга интегеп яши. Әти генә түгел, әни дә, якыннар да, беренче мәхәббәт тә, ятлар да сала ала яраларны. Физик һәм психологик көчләү дә сәбәп булырга мөмкин. Әлбәттә, бу кызлар эчтән генә кияүгә чыгарга тели, егетләр белән очрашуга йөри, әмма җитди мөнәсәбәтләр кора алмый.   

«Нәселдән килгән программалар да бар, – ди психолог. – Әбидән оныкка күчкән, мәсәлән. Клиентлар белән эшли башлагач, «Кияүгә чыгу минем өчен куркыныч» дигән программалар чыга. Ә бу аларныкы түгел, нәселдән килгән булырга мөмкин. Әбисе, әбисенең әбисе иреннән мыскыл ителеп яшәгәндер, бәлки. Алар шуңа түзгән, чөнки заманы башка булган. Ә ир-атлардан курку генетик дәрәҗәдә язылып куела һәм нәселдән-нәселгә күчә. Боларның барысын да хәл итү өчен иң элек проблема барлыгын кабул итә белер-гә кирәк. Ә күпләр моңа бармак аша гына карый, аңламый, ышанмый, ахырда бөтен гаепне ир-атларга өеп калдыра», – ди Зөлфия Мәксүтова. 

Тормыш кора алмауның тагын бер сәбәбе – ата-аналарның артык нык кайгыртучанлыгы. Кызлары, үсмичә, бала булып кала. Инфантиль кеше, диләр алар хакында. «Нигездә, баласы белән ике арада әни «кендеген өзми», шул сәбәпле, аерым тормыш корырга ирек бирми. Бу бигрәк тә ир-егетләр арасында нык сизелә, кызларын «җибәрмәүче» әниләр дә бар», – ди психолог. Алар хатын йә ир урынын энергетик дәрәҗәдә алып тора. Шуңа да ятларга арага керү бик авыр. Бу кешеләр гаилә корсалар да, баласыннан аерылырга теләмәгән ана ир белән хатын арасында торачак. Инфантиль кешеләр дә хәләл җефете белән түгел, әнисе белән дус булачак. Бу ананың куркуы аркасында килеп чыга. Нигездә, ялгыз йә ире белән ике арада җылылык булмаган аналар алар. Эгоист бәхет ул. Бу очракта психологка икәүләп йөрү хәерле. Ананың курку программаларын бетерергә кирәк. Балага сүз белән түгел, энергетик дәрәҗәдә, ягъни күңел түреннән үк мөстәкыйль тормышка фатиха бирү тормышын күпкә җиңеләйтәчәк. Әнисенә артык нык бәйләнгән кешеләрдә, гадәттә, «Мин кияүгә чыксам, әнигә хыянәт итәм» дигән программа була. Алар егетләр белән очрашып та йөрергә мөмкин, әмма җитди мөнәсәбәт барып чыкмый. 

Татар халкы тәкъдиргә сылтарга ярата. Вакыты җитмәгәндер әле, дип әйтүчән. Әмма бернәрсә эшләми, кул кушырып утырсаң, ул вакыт җитмәскә дә мөмкин. «Шуңа үз өстеңдә даими эшләргә, анализларга кирәк», – дип киңәш бирә Зөлфия Мәксүтова. 

– Ялгыз калудан куркып, беренче очраган кешегә кияүгә чыкмыйча, үз хәлен кабул итеп, тормышны яратып  яшәгән хатын-кызлар ярын тапмый калмый. «Миңа ир-ат кирәкми», – дип, бик көчле булып күренергә тырышкан хатын-кыз да күңел түрен дә үз ярын табарга ышанып яши. Барысын да бүлешү, җилкәсенә башын салып елап алу өчен янында ямьсез булып күренүдән курыкмаган бердәнбере кирәк аңа, артыннан йөргән дистәләрчә ир-ат түгел. Көчле хатын-кызда да төрле күңел яралары һәм программалар бар. Әмма ул үзенә бу хакта уйларга рөхсәт кенә итми. Битлек кия дә, җанындагы авыртуны белгертми. Читтән бик бәхетле күренсә дә, теләсә нинди хатын-кыз өчен гаиләсез булу – җан авыртуы ул», – ди психолог. 

Безнең илдә, чынлап та, хатын-кызларга сазаган, тозланган, карт кыз тамгасын бик иртә сугалар. Шул ук АКШта: «Сиңа 40 яшь, димәк, кияүгә чыгу турында уйланырга вакыт», – дисәләр, бездә: «Йә Аллам, сиңа кырык бит инде, утырып калгансың!» – дип әйтергә мөмкиннәр. Әйтмәсәләр дә, уйлыйлар. Бала табарга бу яшьтә дә соң түгел әле, ди белгечләр. Хәзер организм элеккеге кебек иртә картаймый, җитмәсә, медицина да алга киткән. 40 яшьтә дә кияүгә чыгып, менә дигән итеп балалар үстереп, бәхетле ир хатыны булып яшәп була. Бәлки, ул бәхет 40 ел буе көтәргә лаеклыдыр. 

Гаилә кору – акча, дин темасы кебек үк интим тема. Ул кешенең шәхси эше. Шуңа да артыгын сораштыру, киңәш бирү урынсыз. Кияүгә чыгуга кызыксыну бетмәде, миңа калса. Бары тик бүгенге җәмгыятьтә иргә карата яңа таләпләр барлыкка килде: эштән соң диванга сузылып ятып ашарга сораган ирләр рухландырмый замана хатын-кызларын. Йорт эшләрен дә бергә карыйсы, балаларны да икәүләп тәрбиялисе, гаилә учагындагы җылылыкны бергәләп саклыйсы килә... 

 

Психолог 

Зөлфия МӘКСҮТОВА

«Балачакта алган күңел яралары, үпкәләр кияүгә чыгарга киртә булып тора. Әти-әни тәрбиясе бу уңайдан зур роль уйный...» 

 

Гөлназ МӨХӘММӘД, яучы 

Күпкырлы мәсьәлә бу. Хатын-кызлар гына түгел, өйләнмәгән ирләр дә бик күп. Үзләренә идеал тудыралар да, булачак ярларын шуның буенча эзләргә керешәләр. Фотодан карап йә бер тапкыр очрашканнан соң ук: «Минеке түгел. Күземдә очкын кабызмады», – диләр. Очкын бер дә кирәкле нәрсә түгел. Тормыш күргән кешеләр белән сөйләшсәң, моның асылына төшенәсең. Очкын ул – хисләр. Ә алар кеше тормышында кабынып, сүнеп тора. Хисләр дулкыны яшәргә комачаулый гына. Кешене бер тапкыр очрашудан гына белеп бетереп булмый. Моның өчен кимендә биш ел яшәргә кирәк. Эшли белгән, өйдә матур мохит тудыра алган ирләрне сайлагыз. Һөнәренә карап та сызып атарга ярамый. Кызлар ир кешенең акча табутапмавына игътибар итә. Монысы да мөһим. Әмма шуны да онытмаска кирәк: бу илдә бөтен кеше дә эшмәкәр булып бетә алмый. Байлык – бер айлык дигән гыйбарәне дә онытмагыз. Хатын-кыз бала тәрбияләүче, ана инстинкты бар анда. Зирәк хатыннар әкрен генә ирне үзенә яраклаштыра, тәрбияли. Әмма зирәклек урта буын хатын-кызларына да җитеп бетми әле ул. Минминлек белән эш итеп, гаилә диварларын ныгытып булмый. Кызларга киңәшем шул: артык сайланмасыннар. Безнең җәмгыятьтә соңгы вакытта кешелеклелек модада түгел. Бу сыйфат булган кешеләр генә ныклы гаилә кора, тәртип-ле балалар үстерә ала. Тәкәббер хатын-кызларны яратмыйлар. Үзен әдәпле тоткан, матур итеп сөйләшә белгән туташлар һәр ирнең йөзек кашы була ала. Шуны онытмагыз, кызлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар