Логотип
Актуаль тема

8 Мартта нәрсә бүләк итмәскә? Егетләр колагына гына!

8 Мартка ике көн калды. Ир-егетләр хәлдән таеп бүләк эзли, бүләк сайлыйдыр, мөгаен. Шулай да ир-атлар колагына гына хатын-кызлар нинди бүләк яратканын, нәрсә бүләк итәргә яратмаганын әйтәсе килә. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре егетләр өчен шпаргалка була ала. Шулай итеп, НӘРСӘ бүләк итмәскә?

8 Мартта нәрсә бүләк итмәскә? Егетләр колагына гына!

8 Мартка ике көн калды. Ир-егетләр хәлдән таеп бүләк эзли, бүләк сайлыйдыр, мөгаен. Акыллыраклары инде алдан ук бүләкләрен әзерләп куйгандыр да, бәйрәм иртәсендә якыннарын сөендерергә ашыгадыр.
Шулай да ир-атлар колагына гына хатын-кызлар нинди бүләк яратканын, нәрсә бүләк итәргә яратмаганын әйтәсе килә. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк дигән мәкаль  бу очракта урынсыз! Хатын-кызлар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре егетләр өчен шпаргалка була ала.
Шулай итеп, НӘРСӘ бүләк итмәскә?

1. Савыт-саба, кухня кирәк-ярагы.
Синең урының кухняда дип әйтүгә тиң икән ул. Чынаяк, кәстрүл, табалар – 8 Март бүләге түгел. Хатын-кыз үзе шундый бүләк сораса гына инде...

2. Көнкүреш техникасы.
Өйдәге көнкүреш әйберләрен яңарту өчен була бит ул. Гаиләдә бөтен кеше куллана аннан.

3. Арзанлы бижутерия һәм парфюмерия.
Затлы бижутерия, әйбәт парфюм һәрчак сөендерә, әлбәттә. Ләкин берүк арзанлы әйберләр алып, хатын-кызның кәефен кыра күрмәгез! Сыйфатсыз бизәнү әйберләре зәвыксыз күренәчәк. Арзанлы парфюм да сезнең дәрәҗәгезне төшерәчәк.

4. Спорт инвентаре. 
Ул  – шәп, ләкин һич тә хатын-кызлар бәйрәме өчен килешеп бетми. 

5. Күпләр ябыгырга тырыша, нәфис гәүдәле буласылары килә. Ләкин бүләк һич тә шуңа бәйле рәвештә бирелергә тиеш түгел инде!
а) тренинг һәм ябыгу буенча китаплар;
б) целлюлитка каршы гель;
в) калорийларны яндыра торган чәй;
г) +35..., +55... ише кремнар.

6. Юыну наборы.
Гель, сабын, шампунь һәр хатын-кызда бар, ул аны үзе сайлап ала. Шуңа бүләк буларак кабул ителми.

7. Эчке киемнәр.
Матур эчке киемнәрне һәр хатын-кыз ярата, әлбәттә. Ләкин ул бик шәхси әйбер.

8. Сувенирлар.
Кирәксез сувенирларны берәү дә яратмый. Бигрәк тә – хатын-кызлар! Соңгы минутта гына искә төшереп, беренче очраган кибеттән алынган бүләк дигән тәэсир калдыра. Шүрлектә тузан җыеп ятып, соңыннан чыгарып ташлана ул.  

Эльмира Закирова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар