Логотип
Сораулар

Элина БОРҺАНОВА, табиб-диетолог, нутрициолог

Ышанасызмы? Авыруларыбызның төп сәбәпчеләренең берсе  – туклану.

  Ышанасызмы? Авыруларыбызның төп сәбәпчеләренең берсе  – туклану.  Ризык  ашап чирләргә дә, сихәтләнергә дә мөмкин. Хәзер дөрес туклану актуаль темага әйләнде. Моннан кала витаминнар да популярлашты. Беләбезме-белмибезме учлап эчәбез кайчак.  Ризыкның организмга тәэсирен нутрициологлар өйрәнә. Сайтыбызда яңа белгеч:  нутрициолог, табиб-диетолог Элина БОРҺАНОВА. Безнең директ аша аңа кызыксынган сорауларыгызны яза аласыз. Без аларга бик тиз җавап бирербез.  Йә, кемнәрнең  дөрес тукланып ябыгасы, сихәтләнәсе килә?

Бирелгән сорау:

Шикәр яман шеш авырулары китереп чыгара, диләр, бу дөресме? Ә ничек шикәр ашамый яшәргә? Глюкоза баш мие өчен кирәк.

Эксперт җавабы:

Шикәр яман шеш авырулары китереп чыгара дигән мәгълүмат расланмаган. Тик бер бәйләнеш бар, тик турыдан-туры түгел. Артык авырлыктан интеккәннәрнең рак белән авыру мөмкинлеге зур. Ә симерү баллы ашаудан да була ала. Яман шеш күзәнәкләре генә түгел, бөтен күзәнәкләр дә баллы «ярата». Шикәрнең файдалы нормасы: көнгә икешәр тапкыр ике чәй кашыгы. Бу шоколадның 3/2 кисәге, ике кашык торт, кайнатма, бер печенье була ала. Аларны да төп ризыктан соң гына ашарга ярый. Яман шеш белән авыру мөмкинлеген киметү өчен безгә клетчатка күп кирәк. Ашаганда тарелканың дүрттән бер өлеше яшелчә - үләннәр, дүрттән бер өлеше җиләк-җимештән торырга тиеш. Бу пропорция иртәнге ашта да, әбәттә дә, кичке ашта да саклансын. Аннан соң кызыл ит ашау күләмен дә контрольдә тотарга кирәк. Аны куллану атнага ике тапкыр 70шәр граммнан артмаска мөмкин. Глюкозасыз баш мие эшли алмый дигән фикер миф ул. Ботка, бәрәңге, ипидән дә углеводлар ясала. Кирәк булса, организм майлардан да энергия ясый ала. Баллыны бөтенләй ашарга кирәкми дип әйтергә теләмим. Ашагыз, тик чикләнгән күләмдә.

Хәзер укыйлар