Логотип
Сораулар

Элина БОРҺАНОВА, табиб-диетолог, нутрициолог

Ышанасызмы? Авыруларыбызның төп сәбәпчеләренең берсе  – туклану.

  Ышанасызмы? Авыруларыбызның төп сәбәпчеләренең берсе  – туклану.  Ризык  ашап чирләргә дә, сихәтләнергә дә мөмкин. Хәзер дөрес туклану актуаль темага әйләнде. Моннан кала витаминнар да популярлашты. Беләбезме-белмибезме учлап эчәбез кайчак.  Ризыкның организмга тәэсирен нутрициологлар өйрәнә. Сайтыбызда яңа белгеч:  нутрициолог, табиб-диетолог Элина БОРҺАНОВА. Безнең директ аша аңа кызыксынган сорауларыгызны яза аласыз. Без аларга бик тиз җавап бирербез.  Йә, кемнәрнең  дөрес тукланып ябыгасы, сихәтләнәсе килә?

Бирелгән сорау:

Хәзер бөтен кеше егылып китеп коллаген эчә. Ул нәрсәгә файдалы? Үз белдекләнеп кенә эчәргә ярыймы аны?

Эксперт җавабы:

Коллаген – тән тиресе, буыннар, сеңер, кан тамырлары составына керүче аминокислоталардан торучы аксым. Тиренең яшьлеген тәэмин итүче. Аминокислоталарны безнең организм аксымнан ала. Шуңа күрә ул эшләнсен өчен көненә 3 порция аксым ашарга кирәк. Рационда йомырка, балык, эремчек, ит, кузаклылар булсын. Аксым һәм коллагенның яхшы чыганагы – койка һәм сөяк шулпалары. Сөякне 12 сәгать буе пешергәндә, шулпага коллаген төзү өчен аминокислоталар чыга. Шулай ук коллаген төзү өчен организмга С витамины зарур. Без аларны цитруслар, кара карлыган, болгар борычы, гөлҗимеш төнәтмәсеннән ала алабыз. Коллагенны өстәмә рәвештә кабул иткәндә, ул турыдан-туры буын йә тирегә бармый. Ашказанында тарала да, әлеге аминокислоталар үз коллагенын җыя. Яхшы сыйфатлы азык-төлек өстәмәләрен курслап ике ай буе көнгә бер тапкыр ашарга ярты сәгать кала кабул итәргә мөмкин. Дөрес, нәтиҗәсе ахырга кадәр расланмаган, әлегә өйрәнәләр. Шуңа күрә мин аксымны ризыктан алырга һәм коллагенны төзү өчен С витамины эчәргә киңәш итәм. Һәм, әлбәттә, ашаган шикәр күләмен киметү кирәк, чөнки ул коллагенга «утыра» һәм аның сыйфатларын начарайта. Нәтиҗәдә тире картая, целлюлит барлыкка килә. Камыр ризыкларын да куллануны азайтырга киңәш итәм.

Хәзер укыйлар