Логотип
Саннар

Гыйнвар саныбыз!

24 января 2020 Гыйнвар саныбыз!

​​​​​​​Аллага тапшырдык! 2020 елда – беренче саныбыз!

Аллага тапшырдык! 2020 елда – беренче саныбыз!

Иң элек тышлыкны кем бизәве хакында.

Лена Колесникова. «Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты рәисе. Бу вазыйфага алынуына күптән түгел ун ел тулды. Күпләр аны Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе дип тә белә. Бу бәйгедә катнашучы кызларның «әнисе» дип тә йөртәләр үзен.

Милли хәрәкәттән шактый читтә булган эшмәкәр ханым бу эшкә ничек алынган, ун ел эчендә ниләргә ирешкән – бу язма шул хакта. («Бигрәк яшь» дип шикләнеп карамагыз, ике оныкның дәү әнисе инде ул! Аның турында тагын да күбрәк белергә теләүчеләр өчен: Лена Колесникова турында «Сөембикә»дә (№2, 2012) дөнья күргән язма http://syuyumbike.ru/news/millettesh/yrge-barny-telge-bar )

Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.

 

Ана нигә үз баласының җанын үзе кыйган?

Юк, карындагы бала турында сүз бармый. Без әле анысын беркадәр аңлый алабыздыр. Ә менә туган, үскән, тәпи киткән, үзен дөньяга китергән затка инде «әни» дип эндәшкән сабый турында бу сүз.

Бу сорауның үзендә генә дә тау кадәр фаҗига ята. Тагын – аңламау, кабул итмәү, кабул итәргә теләмәү...

Нигә бу адымга бара хатын-кыз? Нинди сәбәпләр аркасында? Аның бу адымын акларлык сәбәп, гомумән бармы Җир йөзендә?

«Балага хыянәт» язмасы шул сорауларга җавап эзли. Авторы – Чулпан Галиахмәтова.

 

Проза яратучыларны бу санда ике хикәя көтә! «Кыз вөҗданы» (Диләра Зөбәерова. Кайчандыр безнең редакциядә эшләгән журналист ханымның искиткеч матур хикәясе бу. Гыйнвар – аның гомер бәйрәме белән бәйле. Хикәя алдыннан бирелгән кыска гына «Язмышмы бу?» дигән язмада Диләра апабызның бөтен гомере сыйган: гамьле, мәгънәле, кызганыч, фаҗигале дә.) Икенче хикәя – «Кар бөртеге» дип атала. Авторы – Мөнирә Сафина. Искә төшерергә тырышмагыз – сез әле мондый исемле язучыны белмисез. Бу хикәя – аның бездәге беренче дебьюты.

 

Укучыларыбыз яратып өлгергән рубрикаларның берсе – «Ачыктан-ачык». Бу санда сәхифәбезнең кунагы – «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз. Ул укучыларыбызга үзенең нинди күңел серләрен ача – бу хакта журналны укыгач белерсез.

«Үз бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...» язмасының авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

 

Журнал укучыларыбызны бу санда бер сюрприз көтә. Ул... Хәер, юк, әйтмим. Алдан әйтеп куйгач, сюрприз буламени ул?! Әмма ул сезгә бик ошаячак! Һичшиксез, кызык дип табачаксыз!

 

Арагызда журналга язылырга өлгермичә калучылар да бардыр.

Борчылмагыз! Бу ялгышны төзәтеп була.

Февральнең 15енә кадәр язылсагыз, март аеннан «Сөембикә» инде өегезгә киләчәк.

Индексыбыз – П2204 (ПАП рәсми каталогы – Татарстанда яшәүчеләр өчен)

73002 – («Роспечать» каталогы – республикадан читтә гомер итүчеләр өчен)

 

 

 

 

Хәзер укыйлар