Логотип
Милләттәш

​Йөрәге барның теләге бар

Лена Колесникова исеме Чиләбе татарларына яхшы таныш. Һәрберсенә!

Космос — балачак хыялым ул. Космонавтларны исемләп белә идек бит: Леонов, Рюмин, Романенко, Джанибеков, Попов, Стрекалов... Узган ел Космонавтика көне алдыннан: «Төштә генә очулардан туктарга, хыялны чынбарлык итәргә вакыт!» — дип уйладым. Галәм киңлекләрен үк иңләргә насыйп булмаса да, һавага... истребительдә күтәрелдем! «Мондый югары пилотажга ир-атларның да бик сирәге генә тәвәкәлли», — диделәр. Күңелемдә туган шатлык, бәхет, сөенеч... хисләрен аңлатырга сүзләр таба алмыйм!.. 


«Ана сөте белән...»

Сабан туенда Лена әтисен чиксез сөендереп, аңа нәсел шәҗәрәләрен бүләк иткән. Шәҗәрәгә исемнәр генә языла, ә буыннан-буынга тапшырасы, оныкларга сөйләп калдырасы хатирәләр – алары күңелдә.



Менә әнисенең әнисе – Миңсылу әбисе. Бик якты күңелле, дини, иманлы карчык дип хәтерли аны Лена. Берәүгә дә ялгыш кына да тавыш күтәрмәс. Күп вакыты дини китаплар, Коръән аятьләре укып уза. Гаҗәеп белемле – татарчаны, русчаны, гарәпчәне су урынына эчә. Миңсылу әбисе татарча, гарәпчә язган открыткаларны Лена хәзер дә саклый әле. Әбисенең рухы шатлансын дип аның да гарәпчә өйрәнәсе, татарчасын камилләштерәсе килә.



«Миңсылу әби» диюгә колакта ул җырлаган көйләр яңгырый башлый. Һәммә эшне дә җырлап кына башкара кебек тоела ул Ленага. Күңел төшенкелегенең ни икәнен дә белми, янындагыларга да моңсуланырга ирек бирми. Кайчан гына кайтып керсәң дә, өендә камыр ризыгы исе чыккан булыр, уртадагы имән өстәл өстендә самавыры шаулап торыр. Бусагасын кем генә атлап узса да, аны табын янына утыртмыйча, сыйламыйча озатмас. Ленаны чигәргә, ыргак белән бәйләргә ул өйрәткән. Пешерергә дә. «Плитәң өстендә һәрвакыт кайнар ризыгың булсын» – әбисенең бу сүзләре кечкенәдән канга сеңгән: Леналарга кайчан гына килсәң дә яңа пешкән ризык булуына дуслары күптән шаккатмый.

Усман бабасын, кызганыч, ул күрергә өлгермәгән. Әтисенең әтисе – Габбас. Өлгергән карлыганнарын «Ленага» дип куагында килеш саклап, кызарган алмаларын өзмичә аны көткән бабасы шушы инде. Күзләреннән генә түгел, бөтен барлыгыннан ниндидер илаһи нур бөркелгән кебек тоелган намаз карты. Яшүсмер кызның бөтен җәйләре аларда – Кунашакта узган. Бакча эшләрен яратырга Ленаны Габбас бабай өйрәткән. Хәер, Ку­нашак әбиседер дә. Кызыксы­нучан бу карчык бакчасына нәрсә генә чәчеп, ни генә үстереп карамаган?! 

Әби-бабайлы бала – бәхетле бала инде ул. Лена да үзен тәрбияләүдә бу якын кешеләренең тоткан урыны шактый зур дип саный. «Алар белән, шөкер, бер гомер яшәргә өлгердем, мин мәктәпне тәмамлаганда да исән иделәр әле», – ди ул. 



«Ә менә болары – Рафыйк белән Суфия – минем әтием белән әнием, – дип сөйләр оныкларына Лена. – Әти авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң туган авылы Кунашакка эшкә кайта. Аның тырышлыгын, үҗәтлеген бик тиз күреп алып, комсомол райко­мының беренче секретаре итеп куялар. Ул заман өчен зур дәрәҗә бу. Ә аннан соң алар әни белән танышалар. Әти бер дусты­ның туена бара һәм анда карт әбиегезне күрә». 

Бабаларының бер егетлеген дә озаклап сөйләр Лена. Бала көткән Суфия апа авырып киткәч, табиблар аңа яшәү урынын алыштырып карарга куша. Һәм шул вакыт Рафыйк абый: «Кеше арасында менә дигән эшем, исемем бар», – дип тормый, барысын ташлап, тормышын өр-яңадан башлый. Кәримовлар Көнбатыш Казакъстанга, Суфияның әти-әниләренә дә якынрак булыр дип, Җаек шәһәренә күченәләр. Җаек – Ленаның туган җире.


 
Чиләбе татарлары Конгрессын ул ике ел элек җитәкли башлады. Ике йөз егерме мең милләттәше аның исеме белән өлкә татарларының киләчәген бәйли! 

Шушы урында ул оныкларына игътибарлырак булырга кушар. «Безнең шәҗәрәдә Тукай исеме юк, ләкин сез аны күңелегездә дога итеп йөртегез, – дияр. – Җаек – бөек шагыйрь эзләрен саклый. Иске фотосурәтләр караганда Миңсылу әбиемнең Тукай рәсемен ничек дулкынланып кулына алуы бүгенгедәй күз алдымда. Тукайны күреп белүчеләр ул чорда Җаекта бар иде әле. Әби өенең түрендә, иң кадерле җирдә, шагыйрьнең аңа үз куллары белән язып бүләк иткән фотосурәт торды». Әйе, барысы да кичә генә булган кебек – Миңсылу әбисе яттан Тукайны сөйли: Татар бәхте өчен мин җан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын.


                                             
«Кеше тормышта нәрсәгә генә ирешсә дә, һәр уңышның башы туган нигезгә, сине дөньяга тудырган кадерле кешеләргә, алар сиңа биргән тәрбиягә, үгет-нәсыйхәткә барып тоташа», – дип саный Лена Рафыйк кызы. 


«Элек хезмәт, аннан – хөрмәт»

«Бизнесвумен» сүзен яратмый ул, үзенә карата әйтсәләр – бигрәк тә. «Аның нигезендә зур көч куймыйча гына уңышка ирешү теләге, чынга ашмас буш хыяллар, өметләр ята кебек», – ди. Ә ул, алда ни көткәнен белеп, үзен башта ук күп елларга сузыласы өзлексез авыр хезмәткә әзерләгән. Финишы, ягъни ахыры булмаган марафонга... Әгәр юлыгыз төшеп, кайчан да булса Чиләбе шәһәренә барып чыксагыз, урамнардан узганда «Классик» дигән даруханәләрнең күплегенә, мөгаен, игътибар итми калмассыз. Лена Колесникова – Көньяк Уралда иң зур, иң көчле дип саналган шушы даруханәләр челтәре хуҗа­би­кәсе. Чиләбе шәһәренең Ленин районында урнашкан кечкенә генә дару киоскасыннан башлаган эшен унбиш ел эчендә зур империягә әйләндерә ул. Кул астында бүген ике мең ярым хезмәткәр эшли! Даруханәләрнең саны инде йөз утыздан арткан! Үзгәртеп кору чорыннан соң ярымбуш, ярымҗи­мерек хәлдә калган даруханәләрне супермаркетларга әйләндергән: меңләгән исемдәге продукция арасыннан ни теләсәң шуны табасың – саулык-сәламәт­леккә кирәген дә, матурлык өчен таләп ителгәнен дә... Күпләп сату бәяләре белән хезмәт күрсәтүче даруханәләре бар. Болары даруга иң мохтаҗ кешеләр – әби-бабайларга аз гына булса да җиңеллек китерү максатыннан ачылган.



Әйе, кешеләр, коллектив белән идарә итәргә тормыш аны инде шактый өйрәтергә, чарларга өлгергән була. Чиләбе татар Конгрессын җитәкли башлаганчы диюем. Милләт язмышына бәйле иҗтимагый эшләргә баштанаяк чумгач, эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнгәндә туплаган тәҗрибәсен кат-кат искә төшерер әле ул. Әйтик менә проблемалар арасыннан иң мөһимен күреп, тоеп алып, аны чишүгә бөтен көчне туплау, юнәлтү сәләтен.
 

«Ният – нияткә җиткерә»

– Тормышның билгеле бер борылышына җиткәч, җанда моңа кадәр талпынмаган офыкка таба атлау, әлегә кадәр кичермәгән уй-хыяллар белән яну теләге уяна. Бу – күпләргә таныш халәт. Минем яшьтәгеләр өчен тамырларыңа тартылу, алар белән чын-чынлап кызыксыну да табигый күренеш икән.

Милли хәрәкәткә кереп китүенең сәбәбен ул үзе шулай аңлата. «Шәһәрнең күренекле кешеләре өлкә татар Конгрессын җитәкләргә тәкъдим иткәч, шуңа да ризалаштым, – ди дә, ашыгып өсти. – Чынлыкта алай булмады. Башта алар ирем янына килделәр, аның белән сөйләшеп, Олег Алексеевичның бу тәкъдимгә карата фикерен белде­ләр». Шул көннән башлап Олег Алексее­вич конгрессның һәр адымыннан хәбәрдар. Алай гына да түгел, ул бүгенге көндә башкарма комитетның төп таянычы. 



Һәммәсеннән дә авыры – беренче адым. Иң авырткан, иң сыкраган җирдән – телдән башларга булалар. Конгресс каршындагы энтузиастлар төркеме балалар өчен «Синең татарча тәүге сүзләрең» дигән рәсемле сүзлекләр әзерли. Аларның шулкадәр тиз арада таралуы иңнәргә канат куя, димәк, дөрес юлдан баралар. Туган телгә сусау алар уйлаганча ук көчле! Тиз арада татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар оештыралар: белгечләре дә, методик ярдәмлек­ләре дә, шөкер, табыла. Шәһәрнең 81 нче гимна­зиясендә татар сыйныфы ачалар. Балалар бакчаларының берсендә татар балаларын туплап, нәниләрдә кечкенәдән үк туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Чиләбе дәүләт педагогика университеты каршында татар теле укытучылары әзерли торган төркем ачуга ирешәләр. Һәм менә беренче нәтиҗә – Чиләбе кызы Ленария Мөслимова Казанда татар теле буенча үткән олимпиадада икенче урынны ала!

Шулай, йөкне бер кузгатып кына җибәр, аннан ул тәгәри. Узган ел Чиләбедә профессиональ музыкаль коллектив – «Гүзәл» ансамбле эшли башлады дип тә куанып әйтергә була. Конгресс катнашы белән! Ансамбльне күпләргә билгеле җырчы Нәзифә Хәбибуллина җитәкли. Каладагы бер генә татар музыка фестивале дә конгресс катнашыннан башка узмый. 



Ике ел инде Чиләбе татарлары өлкә телевидениесендә барган «Хәзинә» тапшыруын карап кинәнә. Телеканалдагы бердәнбер милли тапшыру гына түгел, иң югары рейтинглы тапшыруларның берсе дә әле ул. Атна саен тамашачыларга өлкәдәге татар тормышы турында сөйли. Лена Колесникова бу юлы да максатына ирешкән – тапшыру конгресс башкарган эшләр турында хәбәр җиткерү белән чик­ләнмичә, татар язмышына битараф булмаган җаннарны уята, аларны конгресс тирәсенә туплый. «Хәзинә» исемле газеталары да шул ук вазыйфаны үти. Дүрт биттән башлаган булганнар, инде әнә егермегә җиткергәннәр!

Милли спорт турында да онытмый конгресс: бигрәк тә авыл җирендәге яшьләрнең шөгыльләнер урыннары булмавын истә тотып, берничә төбәктә спортзал ачканнар – тәҗрибәле тренерлар анда егетләрне көрәш серләренә өйрәтә. 
– Иң беренче тапкыр өлкә күләмендә Кунашакта үткәргән Сабантуй онытылмый! – ди Лена Рафыйковна. – Бөтен йолаларны, гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәп уздырдык без аны. Илле меңнән артык кунак кына килде! Авыл җирендә күрелмәгән хәл – машиналардан бөке хасил булды! Губернаторны да чакырган идек, ул Сабантуй мәйданын татарча тәбрикләде. Булган хәлмени?! Мин моны яхшыга юрадым – татар халкына, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт арта дип. 
Әгәр һәркем тамырларын, үз нәселе тарихын белсә, без, мөгаен, бөтенләй башка җәмгыятьтә яшәр идек. 

Лена Колесникова конгресс җитәкчесе булган ике ел эчендә Чиләбе татарлары тормышында нинди уңай үзгәрешләр булганын күрсәтәсем килеп озаклап сөйлим. Бик «тәмле» тагын бер яңалык менә – Чиләбедә хәзер ике «татар» урамы бар. Алар халкыбызның мәшһүр уллары – Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәрен йөртә. (Бер мизгелгә үзегезне туган яктан читтә, Чиләбедә, Тукай яки Җәлил урамына килеп чыккан итеп күз алдына китерегез әле. Йә, нинди хисләр кичерәсез?) Лена ханымның Көньяк Уралда Тукайга һәйкәл кую турында хыяллануын да беләм. Булдырыр – озакламый ишетербез!

Чиләбе татар Конгрессы үткәргән «Татар кызы – 2011» бәйгесе (аның турында «Сөембикә» декабрь санында язган иде) иң уңышлы проект­ларның берсе. Соңгы ике елга нәтиҗә ясап, Лена ханым үзе болай ди:
– Чиләбе татар Конгрессы Урал татарларына һәрдаим үзләренең татар икәнлекләрен искәртеп торган оешмага әйләнде. Без моңа конгрессның башкарма комитеты әгъзалары, минем ярдәмчеләрем, Көньяк Уралдагы татар милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре белән бергәләп ирештек.


«Ике ярты – бербөтен»

– Мин эшмәкәргә, Дәүләт Думасы депутатына кияүгә чыкмадым!
Ире Олег Алексеевич Колесников Көньяк Уралда иң билгеле, иң хөрмәтле кешеләрнең берсенә әйләнгәч: «Депутат хатыны булу авырмы?» – дип еш сорыйлар аңардан. Ә ул әнә шулай җавап бирә. «Без студент эскәмиясеннән бергә. Бергә «үстек», рухи яктан бергә «ныгыдык», бер-беребезне тулыландырдык», – ди. 



«Тормышта миңа юл күрсәткән укытучыларның берсе – ирем», – дияргә ярата ул. Үзен тырышлыкка, кешеләрне аңларга, төп максатны күрә һәм куя белергә өйрәтүче дип тә аны саный. «Олег ялгыш та мине хуҗабикә итеп кенә күз алдына китереп карамагандыр, – ди Лена Рафыйковна. – Минем тарафтан андый теләк тууын да ул берничек аңламас иде. Аның ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, коллегасы да мин. Боларның һәркайсы «ир һәм яраткан хатын» мөнәсәбәтләреннән күпкә өстен, күпкә ышанычлырак». 

«Туебыз көнне иремне кызык иттем, – дип шаярта ул. – Аңа бик «шәп» бүләк әзерләдем: ул бит миңа гына өйләнәм дип йөри иде, минем белән бергә олы «бирнә» дә алачагын – йөзгә якын татар туганы булачагын уена да кертмәде. Безнекеләр ул дигәндә җаннарын бирә, берсен-берсе уздырып сыйлыйлар кияүне. Ә Олегка татар аш-сулары бик ошый: баскан токмач та, бәлеш тә, коштеле, чәкчәк, гөбәдия дә... Аның туганнарым тоткан динне хөрмәт итүенә дә бик рәхмәт­лемен». (Колесниковлар гаиләсе Кунашакта, Олег Алексее­вичның туган ягы – Красногорскида, Чилә­бедә, Магниткада... гына түгел, бөтен Чиләбе өлкәсендәге мәчетләр төзелешендә катнаша.) 

Татар гаиләсендә үскән, татар тәрбиясе алган хатынында исә өлкәннәрне хөрмәтләү, балаларга кайгыртучан әни булу кебек сыйфатлар барлыгы ошый Олег Алексеевичка. Әни булу дигәннән. «Лена ханым өч бала анасы, аның инде буй җиткән кызы бар», – дисәм, сүзләремә ышанмый да торырсызмы икән? Олы кызы университет тәмам­лый, инде эшли дә, ул – Ленаның төп таянычы. Улына – унбер, кечкенә кызына җиде яшь. 

– Бөек әдип, чыннан да, ялгышкан – бәхетле гаиләләр бер-берсен-нән аерыла, – ди Лена Рафыйковна. – Өйдәге җылылык, рух, туганлык җепләренең ныклыгы һәркемдә үзгә. Әйтик, безнең гаилә, ничегрәк дип аңлатыйм икән, тоташ бер организм кебек ул: шатлыгыбыз да, борчуыбыз да уртак. Беребезгә читен булса, калган һәркемгә дә кыен. «Иҗти­магый эшләргә баштан-аяк чумуыгызга өйдәгеләр ничек карады?» – дигән соравыгызга, шуңа күрә, болай дип җавап бирәм: «Мин бүген ниндидер карарга киләм икән, димәк, гаиләмә, балаларыма бу хакта инде кичә, өченчекөн үк мәгълүм. Барысы да инде уртага салып сөйләшенгән, килешенгән, якын арада булачак үзгәрешләргә инде һәркем әзер». Гаиләне һәрвакыт беренче урынга куярга мине кечкенәдән өйрәттеләр. «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән сүзләр минем өчен буш сүзләр түгел!


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар