Логотип
Блоги

«Татар концертына барасым килми...»

Тавыш юктан чыга бит ул. Беркөнне ирем белән икәү машинада авылдан килгәндә, тигез җирдә эләгешеп киттек.

 

– Кузьмин концерты була икән, әллә барабызмы? – дип тәкъдим иттем мин. – Гел концертка йөргән юк икән бит бу арада, әллә чиратлап бер татар, бер рус концертына йөри башлыйбызмы?

– Татар концертына барасым килми, – дип каршы төште ирем көтмәгәндә.

– Нигә барасың килми?

– Кызык түгел!

– Ничек инде кызык түгел? Син бит машинада гел татар җыры тыңлап йөрисең. Әле пассажирларыңа да татар җырларын махсус тыңлатасың. Руслар дип тә тормыйсың!

– Татар җырларын яратмыйм дип әйтмим бит мин, татар концертларын яратмыйм, – дип сүзне тизрәк тәмамларга ашыкты ирем.

Ул мине подъезд каршына төшереп, «стоянка»га машинасын куярга китте. Мин исә елардай булып басып калдым.

Тик без – хатын-кызлар болай тиз генә бирешәбезме соң?! Йөгереп диярлек өйгә кердем дә, интернеттан үземнең яраткан җырчым – Рафаэль Сәхәбиевның чыгышын эзләп таптым. Шушы очрак өчен махсус әзерләп куйганнар диярсең – искитмәле сүзләр, искитмәле моң! 

 

Диңгезләрне кемнәр кичә

Канатлы кошлар микән?

Диңгезләрнең ике яры

Безнең язмышлар микән?

Диңгезләрдә давыл чыкса

Яшенләп үтәр микән?

Бер мәхәббәт табар өчен

Бер гомер җитәр микән? 

 

Рафаэль Сәхәбиевның үлгән көне иде ул – шуңа күңел йомшарып киттеме, җырның сүзләре күңелгә тидеме, әллә иремнең көтелмәгән фикереме – әллә нишләп күздән яшь ага гына бит... Үзем тыңлыйм, үзем елыйм... 

Кыскасы шул – иремнең кайтуын мин инде җыр белән коралланып көтеп алдым.

– Мин бит Рафаэль Сәхәбиевны күздә тотмыйм, – дип каршы төште ул, җырны тыңлагач. – Хәзерге җырчыларны әйтәм. Рус эстрадасы белән чагыштырганда татар эстрадасының сыйфаты түбән дип әйтәм мин.

– Ә миңа калса, хикмәт беләсеңме, нәрсәдә? Синең рус мәдәниятында тәрбияләнгән кеше булуыңда. Ул сиңа якынрак. Галимнәр шундый бер тәҗрибә үткәргән: ике бокалга нәкъ бер төрле коньяк салып куйганнар. Әмма аларның берсен – өч, икенчесен – биш йолдызлы дип тәкъдим иткәннәр. Һәм биш йолдызлы коньяк кешеләргә, чыннан да, тәмлерәк булып тоелган. Монда да шул! Татар эстрадасы рус яисә чит ил эстрадасыннан кайтышрак дип уйлау безнең үзебезне кимсетү тенденциясе ул!

Иремнең әле бәлки бәхәсләшергә исәбе дә булгандыр, тик мин инде балаларга күчәргә өлгергән идем. Башта олысына шалтыраттым.

– Әни, чынлап та шулай бит инде, – диде улым, минем әтиләреннән зарланганны көлемсерәп (аның көлемсерәгәнен телефон аша да сизәм мин) тыңлагач. – Мәсәлән, рок-җырчылар татарда гел юк! 

– Ничек инде булмасын? Ә Нурминский?

– Алайса, нигә мин аны белмим?

– Чөнки кызыксынмыйсың! Йә, ярый, синеңчә булсын, юк дип алыйк татарда рокны! Әмма нигә юк дигән сорауны кемгә бирергә икән соң? Кемнән сорыйк? Татарлар – менә без бит инде ул, улым.... Без! Син дә... мин!

Инде кечесенә чират җиткән иде, шуны сизептер, күрәсең, ул бүлмәсеннән, җырлап килеп чыкты. 

– И туган тел, и матур тел...

Беләләр бит ә кайчан нәрсә әйтәсен! Бик кечкенә вакытларын исәпкә алмаганда, 17 яшьлек егетемнең ни русча, ни татарча җырлаганын ишеткән юк иде – мин яшь аралаш елмайдым... 

 

Комментарийлар

  • аватар

    Ilnaz Fazlutdinov

    0

    0

    Дөресен әйтергә кирәк, Нурминский - ул рок-җырчы түгел, аны, гомумән, җырчы дип атау авыр. Ирегезнең сүзләрендә хаклык бар. Безнең концертлар - һаман да үз эшчән сәнгать (самодеятельность) түгәрәге чыгышына охшаган.

    Хәзер укыйлар