Логотип
Блоги

«Син үлгәч, миңа берәр нәрсә тиешме?»

Күрше әбием соңгы вакытта керә дә, гел улыннан зарлана. Дөресрәге, миңа күңелен бушата инде:

– Көн саен телефоннан шалтыратып: «Акча бир!» – ди. Кычкырып әйтә, ачуланып... «Әни, бирә алмыйсыңмы?» – дип сораса да күңел булыр иде. «Бир!» генә ди бит... «Синең бар!» – ди... «Эшләгез, эшләсәгез сезнең дә булыр», – дим. Анысын ишетми...
Бердәнбер улы ул әбинең. Олы бер борчуы... Күптән түгел тәрәзәләре тимерле урыннан чыкты. Җиде ел ярым гомерен шунда калдырып. Гомерен генә түгел, исәнлеген дә бугай. Ни генә булса да, ул кайткач эшкә инде урнашмады. Хәер, аңарчы да эшләгән урыны юк иде. Чәнечкеле тимер чыбык артына да җиңел, рәхәт акча артыннан куганга эләкте. Тир түкмичә генә килә торганына кызыкты шул. Ә хатыны... Аның гомумән дә беркайчан беркайда эшләгәне юк бугай. Ире тегендә утырганда да, ул өйдә утырды – эшләргә кирәк дип белмәде. Кызы белән нинди акчага яшәделәр, белмәдек. Эшләп тә җиткерә алмый торган заманда яшибез югыйсә. Җаны никадәр генә үртәлсә дә, әби булышкалады инде. Үз каны бит – онык жәл...
– Болай да ай саен биреп торам бит инде. Тик өч кешегә кайдан ул гына җитсен?! Миңа да һавадан яумый лабаса. Шалтырата да: «Пенсия кайчан китерәләр?» – ди. Үзе дә пенсия яшендә бит. Артыннан йөрмәделәр... Аз булса да ярап куяр иде шунда. Акчаны алырга кызы килә. Әйе, 12 яшь инде. «Ә син күпме пенсия аласың?» – дип сорый беркөнне... «Нәрсәгә ул сиңа? Мин сезне түгел, сез инде мине – сиксәннән узган карчыкны карарга тиеш», – дим. Сатып алган алмаларым бар иде, 1,5–2 килограмм булгандыр. Кулына шуларны тоттырдым. «Кайткач ашарсыз», – дип. «Безгә алма кирәкми, акча кирәк», – дип теләмичә генә алган иде, подъезд каршындагы эскәмиягә куеп киткән. Шулкадәр әрнедем...
Улы кичә шалтыратып: «Ә син үлгәч, миңа берәр нәрсә тиеш буламы?» – дип сораган.
Әбинең ниләр кичергәнен күз алдына китерү кыен түгел...

Үзем аны тыңлыйм, үзем икенче бер танышымның шушы арада балалары турында куанып сөйләгән сүзләрен искә төшерәм. 
– Мәскәүгә кызларыма кунакка барып кайттым бит әле, Гөлнур. Барып керүемә минем өчен косметолог, массажист чакырганнар. Косметолог минем белән өч сәгать маташты. Пилинг, тагын әллә ниләр ясады... Аягыма итек кебек нәрсәләр кидереп куйдылар, напряжениене алырга диләр. Кияү сауна әзерләгән, аннан чыгуга кызларымның берсе чәчемне ясады. Кешегә сөйләсәм, мактана диярләр инде... Поездга утырганда минем нинди бәхетле булганымны белсәң икән?! Вокзалга барысы бергә озатырга төштеләр: өч кызым, онык... 
Кичен, йокларга ятар алдыннан шундый озак итеп кызларым белән сөйләшеп утырдык. Аларны тыңлагач күп нәрсәгә башкача карый башлыйсың. Үзеңнең сүзләреңне, гамәлләреңне, ниятләгән эшләреңне гел башкача күрәсең. Кайткач та бик озак сүзләренә, бер-берсе белән булган мөнәсәбәтләренә күңелдән анализ ясап йөрдем. Алар икенче буын, тормышка мөнәсәбәтләре дә башка шул...
Олысы һәр иртәне шалтырата да:
– Эшкә барасыңмы, әнием? Тирә-юньнең матурлыгына соклана-соклана бар! – ди. –  Беркемгә дә ачуланмыйсың, үпкәләмисең бүген, яме. 
Эшкә барып утырам. Килә курьер. Кызларым миңа еш кына кәрзин белән йә җиләк-җимеш җибәрәләр, йә чәчәк. Бухгалтерыбыз башта аптырап сорый иде:
– Сезнең туган көнмени бүген? – дип. – Узды түгелме соң? Бернинди бәйрәм дә түгел шикелле...
– Балалар шулай мине куандырырга телиләр, – дим.
Вахтерлар башта гел сорыйлар иде:
– Кем сезгә бертуктамый бүләк җибәрә? Ир-аттыр инде...
– Кызларым! – дим.
Аптырап калалар.
– Ничек инде балалар? Бер сәбәпсезме? 
Берсендә берничә көн ялымны алып, эштә булмый торган идем. Килсәм, бухгалтер сөйли:
– Күз алдыңа китерәсезме, кичә эштә утыра идем, кызым шалтырата. «Әни, мин синең эш янында, урамга гына чыгып кер әле», – ди. Нидер булган бугай дип, бик борчылып төшеп киттем. Чыксам, чәчәк тотып басып тора! «Әни, курьерга акчам җитмәде, үзем китердем. Бу чәчәкләр сиңа! Минем дә сине куандырасым килде...» – ди. Сезнең кызларны гел сөйли идем бит кайтып. Алар кебек буласы килгән инде... 
Кул астымда эшләүче ике яшь кыз бар. Алдагы көнне балалар миңа зур кәрзин белән җиләк-җимешләр җибәргәннәр иде. Берүземә бик күп бит – хезмәттәшләрем белән дә бүлештем. Шул кызларның берсе икенче көнне үзебез генә калганда миңа: 
– Зилә ханым, әнигә тик торганнан шулай бүләкләр бирү, чәчәк җибәрү башыма да килмәс иде... Мин дә кичә эштән соң аңа сезнең кызлар кебек җыеп җиләк-җимешләр илтеп кайттым. Әнигә шок булды! Ничек сөенгәнен аңлата да алмыйм! – дип куанып сөйләде.

Балаларны ничек мәрхәмәтле итеп үстерергә соң? Чит кешеләргә генә түгел, үзебезгә карата да. Моның берәр сере бармы? Минем бу сорауга җавабым юк икән... Тик мин әби урынында түгел, Зилә ханым урынында буласым килә! 

– Әби, бирмә пенсия акчаңны. Син инде аңа берни дә тиеш түгел! – дип юатам әбине. Тик күзләреннән күреп торам: барыбер бирәчәк.
Ана бит... 
Ул мәрхәмәтлерәк... 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ойрэту эти-эни тэрбиясеннэн тора, дип уйлыйм. Без кечкенэ чакта энинен уз эти эниенэ ярдэм иткэнен куреп устек, шуна инде узебез дэ хэзер энигэ карата шулайбыз. Бала чага гаилэсендэ кургэнен кабатлый. Бу курше эбинен ниндидер упущениесы булгандыр балаларын тэрбиялэгэндэ...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйее,тормышта торле хэллэр була шул...Энием 36 яшьтэ,япь-яшь килеш,безне,дурт сабыен калдырып китеп барган...ул вафат булганда мина 3 кенэ яшь булган.Энием Роза исемле иде.Кайнанамнын да исеме шулай ук булып чыкты...Башта анын белэн,аннары улы белэн таныштык,бер китап язарлык...Кайнанам уз Энием кебек булды,ирем белэн 36 ел бергэ,аллагашокер,ике кыз, дурт оныгыбыз бар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үрнәк алырлык, уйланырлык, гыйбрәт алырлык, яхшы адымга этәргеч булырлык язма килеп чыккан, Гөлнур ханым. Күпләрне кыймылдаткансыздыр дип уйлыйм.Рәхмәт яусын!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Здравствуйте, Гульнур! Шрифт очень мелкий.

          Хәзер укыйлар