«Әни, безне шулай өйрәттең, ә үзең...»

Гөлнур Сафиуллина

«Тәртип» радиосында Ирек Шәрипов тавышы белән яңгырый торган бер гыйбарә бик ошый иде миңа. «Балалар тәрбиялим дип мәшәкатьләнмә – үзеңне тәрбиялә: алар барыбер сине кабатлаячаклар», – дия иде ул бер җыр белән икенче җыр арасындагы паузада. Дөрес сүзләр!

Аларның хаклыгына балалар зуррак үскән саен ныграк инанасың. Алар синең сүзләр белән сөйләшә башлагач, нәрсәнедер нәкъ үзең  кебек эшләп куйгач, кемнеңдер үтенеченә нәкъ синең кебек җавап биргәч... «Нигә алай әйттең, «юк» дияргә дә мөмкин иде бит», – дияргә авызыңны ачмакчы буласың да, телеңне тешлисең: үзең өйрәттең лабаса. Әле кайчан гына үзең: «Менә шулай эшләргә кирәк дидең...»
Кибеткә киткән җирдән Булат беркөнне озак кына торып кайтты. «Ни булды?» – дибез. Юл читендә бер егет ятуын күреп, янына туктаган икән. «Мине ишетә дә  кебек, юк та... Күзен ача, әмма бер сүз дәшми», – дип сөйләде ул. Булат җирдә яткан егетне аңына китерергә маташканда яннарына полиция машинасы килеп туктый. «Наркоман ул, – диләр. – Күптән түгел, бер хатын-кызны талаган. Бөтен билгеләре туры килә...» Кичә исә Булат тагын: «Бер ир-ат юл кырында хәрәкәтсез ята иде. Бәлки ярдәм кирәктер дип туктадым», – ди. 
– Бәлки туктамаска иде, – дим. – Тегесе дә наркоман булып чыкты бит...
– Әнием! – дип ул шунда ук бүлдерде мине. – Ә бәлки аның хәле авырдыр, ярдәм кирәктер... Тәүбә, тәүбә, әтиебезгә урамда шулай кинәт начар булса һәм беркем дә туктамаса? Яныннан узган бөтен кеше аны исерек дип уйласа?
Үз-үзем өчен оят булып китте...
Бер танышым белән шул хакта сөйләшәбез. Ул да бу көннәрдә генә үзе белән булган хәлне искә төшерде.
– Эшчеләр яллап, узган атнада бакчама сукмак җәйдердем. Бездән ерак түгел йорт төзиләр, анда ниндидер сәбәп белән төзелеш туктап тора. Шулай булгач, аларга да яхшы, миңа да... Урамдагы эсселекне әйтеп аңлата торган түгел. Алдагы ике көнне, эштә булса да, аларны ашаттым: аш пешереп җибәрдем, сосискалар, салат ясадым. Өченче көнгә бакчага үзем дә килдем. Көн бик кызу булгач, үземнең дә хәлем китеп торды. «Егетләр, ашарга әзерлимме?» – дип сорагач, алар «кирәкми» дип җавап бирделәр. «Без үзебез әзерлибез», – диләр. Алар шунда вагонда гына торалар. Болар «юк» дигәч тотынмадым инде. Салкын су, стаканнар чыгарып куйсам да, үземнең эч поша... Көндез эшчеләр миннән күрше авылга кибеткә алып барып килергә сорадылар. Эчтән карыша-карыша гына ризалаштым. Телем кычытып тора әйтергә: «Таксига 150 сум түләгез дә, үзегез барып кайтыгыз инде», – дип. Әйтмәдем... Машина да эсседә бик кыза бит, рульгә утырасы килми. Эшемне ташлап алып барып кайттым. Аннан тагын 2 сәгать бакчада эшләдем. Кичен балалар белән дә бүлештем бу хакта. Бөтен хәбәрне сөйләшеп торабыз бит... Шуннан миңа олысы менә ниләр сөйләп җибәрде, син дә тыңла әле.
Танышымның бер кызы Мәскәүдә яши. Бу тема аңа да бик якын: ире белән үзләренә йорт төзиләр – аларда да эшчеләре бар. Әнисенә менә ниләр сөйләп җибәргән ул: «Әнием, чәй, кофе, суны безнекеләр дә кирәкми диләр, гел баш тарталар. Әллә ничә тапкыр күзәттем инде моны. Күченергә булышкан эшчеләр дә шулай диде, участокта хәзер безгә ярдәм итүчеләр дә. Әмма без ирем белән барыбер чыгарып куябыз. Кофе, чәй, печенье – өйдә нәрсә бар. «Торсын, эчәсегез килгәч, эчәрсез», – дибез. Стакан белән су исә һәрвакыт алларында тора.  
Әнием, син дә алардан «кирәкме» дип сорап та торма – чыгарып кына куй. Берәр кайчан ул сиңа аннан да зуррак изгелек булып барыбер әйләнеп кайтачак. Үзең шулай әйтә идең бит... Мондый кешелекле мөнәсәбәтләргә алар хәзер ияләшмәгән. Без моны ирем белән аңладык инде. Шаккатталар, хәтта башта ышанмый торалар. «Бу – безгә түлисе акчаданмы?» – диләр. Юк, дигәч, тагын аптырап калалар. Күпләр аларны ашату турында уйлау түгел, кешегә дә санамый бит. Тирә-күшеләрдән, танышлардан күрәм. Акча түләгәч, алар белән үзеңне ничек тотсаң да ярый дип саныйлар. 
Ә машина белән күрше авылга алып бару турында... Алар бит сиңа бәяне төшерделәр, анысын да онытма. Күрше авыл ерак түгел бит, тиз әйләнеп кайткансыздыр. Әнием, син молодец! Теләмәсәң дә баргансың. Әйе, баштагы уең тәккәберлек булган. Әмма син аны җиңгәнсең. Үз-үзеңне җиңгәнсең... Үзем теләмәгән мондый эшләрне эшләүне мин кайчак сәдака булсын дип башкарам. Болай дип әйтү, бәлки, дөрес тә түгелдер. Гел кешегә ярдәм итеп йөреп булмый бит. Ә монда шундый мөмкинлек... Әнием, болар бит барысы да безгә синнән күчте. Әтидән... Сез бит һәрвакыт бөтен кешегә ярдәм итеп яшәдегез, ишегегез һәркемгә ачык булды. Сезнең кадәр кунакчыл кешеләрне мин башка белмим. Берәүне дә аермадыгыз, тигез күрдегез.  Ул безгә дә күчкән бит инде, әнием».
 

– Кызларым – минем өчен барометр, – ди танышым. –  Нәрсәнедер дөрес эшлимме дип уйлаганда,  гел балаларым белән бүлешәм. Сиңа сөйләгәне кечкенә генә бер мисал... 20 ел башка халык арасында яшәп, кызганыч, мин дә үзгәрәм. Кайчак тешләшәсе, усаллашасы килә. Кемгәдер бик каты әйтәсе... Үзләре кебек өздереп... Хәер, мин мәңге андый сүз әйтә алмас идем кешегә! Хәзрәт хатыны әнә нинди усаллыклар эшләде. Аның гамәлләрен мәңге кичермәм дигән идем... Балалар усалланасы килгән чагымны сизеп алсалар, шунда ук: «Әнием, хәтерлисеңме, син безгә шулай дип әйткән идең...» – дип тотыналар. Һәм мин  кабат үземне контрольдә тота башлыйм. Тормышта нинди генә авыр хәлләр булса да, алар мине билгеле бер кысалардан чыгармыйлар, саклыйлар.  Тоннарыннан ук аңлыйм: дөрес эшлимме мин, юкмы? Алар әйткән фикерләрне кайта-кайта тыңлыйм. Күңелләре белән чиста, тәртипле булып үстеләр, шөкер. Үзем салган оеткы... Син дә улың өчен сөен генә... 

 

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7623
    4
    106
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    8949
    5
    65
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    8759
    2
    58
  • 7480
    0
    54
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 14:02
    Без имени
    Роза апа Камалитдонва мин Фирдания белэн1984 нче елларда ялгышмасам Котлы Бокэш больницасында яттык Фирдания бик матур ,жор телле безнен кунеллэрне кутэреп шул вакытта ук безне колдерэ иде.Мин анын шундый хэлдэдэ авырлыкларга бирешмичэ уз кунелен узе куруенэ исем акылым китте.Мин андый чибэр сылу кыз кургэнем юк иде.Анын кургэннэрен ходай тэгалэ дошманынада курсэмэсен.Фирдания сэламэт бул матур шигырьлэрен матур жырларын белэн безне соендереп тор.Ходай тэгалэ сине рэхмэтеннэн ташламасын.Рафаилгэдэ исэнлек саулык сабырлык бирсен
    ​Бәхетем
  • 5 август 2020 - 13:05
    Без имени
    Фикерегезне калдырыгыз дияседэ бит,узегез язганны бастырмыйсыз
    Көйсез кайнана хикмәтләре
  • 5 август 2020 - 10:40
    Без имени
    Җәннәт аналарның аяк астында, онытма балакаем. Бу хәдис күбесенчә егет кешеләргә кагыла. Сабыр булу кирәк
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама