Моннан биш ел элек яңа эштә эшли башладым. Үз бизнесымның башы иде бу.
Моннан биш ел элек яңа эштә эшли башладым. Үз бизнесымның башы иде бу. Көннәрдән бер көнне клиентым скайпка сылтама ыргытты: «Менә без шушы эш белән шөгыльләнәбез, Россиядә филиал ачасыбыз килә, безгә пиар кирәк». Ачсам – инглиз телле сайт. «Ы-ы-ы, мин инглизчә бик белеп бетермим шул», – дип яздым да... оялып, җавабымны җибәреп тә тормыйча сөрттем. Бер секундта башта мең төрле уй әйләнә башлады: «Белмим дип язаргамы? Ничек язарга инде? «Алайса, син бу эшкә ник тотындың?» – дип сораса, ни әйтермен? Ярар дисәм, берни аңламаган килеш ничек эшләрмен?» Тешемне кысып: «Ярар, мин сез биргән мәгълүматны өйрәнермен һәм сезгә җавап бирермен», – дип яздым... һәм сүзлеккә чумдым.
Бу хәл мине инглиз теле өйрәнергә репетиторга йөри башларга этәрде. Беренче дәрестә укытучым миннән сорый:
- Мәктәптә инглиз телен өйрәндегезме?
- Өйрәндем...
- Алайса ник соң телне начар беләсез?
- Эх, ул белемнәрнең кайчан да булса кирәге чыгачагын аңлаган булсам икән ул вакытта! – дип уфтанам.
Репетитор исә: «Шулай инде ул кеше, бушка килгәндә укымый – кадерен белми, аннары акчалар түләп репетиторларга йөри», – дип әйтеп куйды.
«Укырга кирәк!» – дигән уйларның башы гына булган әле бу. Яңа эшем бик тә үзенчәлекле булып чыкты: нюанслары да күп, җитмәсә, кагыйдәләре дә ярты ел саен үзгәреп тора – укымый хәл юк. Ярый әле заманасына күрә мөмкинлеге дә бар – бөтен белемнәрне интернеттан алып була. Кирәкле курсны табасың да, интернет аша гына акчасын түлисең дә, укыйсың. Контроль эшләр язасың, сертификат аласың... Белемең арткач, бәяң дә арта. Бәяң артса, керемең дә арта дигән сүз. Бизнеста иң мөһиме шул бит.
Әле менә кризис якынлаша. Аңа бирешеп, күңелсез уйларга бирелеп тә утырып буладыр, тик мин һәр очрактан плюс эзләү яклы. Эш күләме кимемәде үзе, әмма инфляция керемне «ашый» бара. Беркөн хезмәткәрләрем белән киңәш-табыш иттек, кризиста ничек «батмаска» дигән сорауга җавап эзләдек. Теләсә нинди кризиста да бизнес барыбер аякта калырга тырышачак, шуңа маркетолог хезмәте тә кирәк булачак, тик керем күләмен саклап калу өчен хезмәт төрләрен арттыру кирәк, дигән фикергә килдек. «Кызлар, укыйбызмы?» – диештек тә, тагын тәвәккәлләдек.
Кем булырга укыганыбызны язып тормыйм. Хәер, анысы мөһим түгел бит. Иң мөһиме: «Кызлар, әйдәгез, укыйбыз!» – дию.
P. S Укырга беркайчан да соң түгел!
P. Р. S Уку – төп һөнәр белән бәйле булмаска да мөмкин. Күптән инде бака кабырчыкларыннан бизәнү эшләнмәләре ясарга яисә декупаж сәнгатен өйрәнергә теләгән идегезме? Хәзер нәкъ вакыты!
Комментарий юк