Логотип
Блоги

​ Тормышлар – төрле, ә бәхетләр бертөрле яисә авылдан килгәч уйланулар...

Мин җәйге ялга авылга кайтып килдем әле. Һәм тагын бер мәртәбә... шаклар катып килдем. Нәрсәгә, дисезме? Эш күплеккә. «Хәзер авылда да шәһәрдәге сыман эшсез-азапсыз яшиләр», – диючеләргә ышанмагыз сез!

Мин җәйге ялга авылга кайтып килдем әле. Һәм тагын бер мәртәбә... шаклар катып  килдем. Нәрсәгә, дисезме? Эш күплеккә. «Хәзер авылда да шәһәрдәге сыман эшсез-азапсыз яшиләр», – диючеләргә ышанмагыз сез!

Юк, авыл кешесе барыбер безнеңчә яши белми ул. Хәтта теләсә дә яши алмый! Чөнки авыл тормышы кешене бик тиз үзенә эләктереп алып кереп китә торган эшле бер система ул.

Әйтик, яз җиткәндә авыл җирендә берәрсенең табигатьнең матурлыгы турында сөйләшкәнен ишеткәнегез бармы? Ишетмәссез дә. Яз көне алар, кагыйдә буларак, чебешләр, йә булмаса үрдәк бәбиләре алу турында сөйләшә. Бер чебине 160 сумга сатып алалар, аны үстерү өчен күпме азык тоталар, хезмәт куялар һәм шулкадәр яратып (минекеләр үсми, ашамыйлар бит, кызый, синекеләр зурра-ак, дип ах-вах итешә-итешә) үстерәләр. Кибеттән бер ярыйсы гына «Чаллы-бройлер» тавыгын (ит рәвешендә) 260 тәңкәләргә сатып алып булганын исәпкә алсак (килосы 150 сум), бер чебидән аларга якынча 100 сум файда кала, дигән сүз. 10 чебидән – 1000 сум. Бу әле аларга ашаткан ризыкны исәпләмәгәндә. Ничектер, аңлашылмый бу, әйеме? Әллә мин дөрес исәпләмим микән соң?

Авылдагы бер туганым быел шулай карап-тәрбияләп, бик  күп хезмәт куеп үстерү өчен 50 баш (!) үрдәк сатып алды. Соңыннан үкенде үзе.
– Акыллы кеше илле үрдәк аламы соң, җүләр булдым, икенче елга... – диепләр сөйләнде.
  • Күпме алырсың микән икенче елга? – дип сорыйм кызыксынып.
10-15 дип әйтер, дип көтәм бит инде. Юк!
  • Җитәр, – ди бу – бер утызы!
Хәер, 30 үрдәк бәлки чынбарлыкта күп тә түгелдер ул. Тик шуннан тыш аның  әле 20ләп чебие, 20ләп тавыгы, бер сыеры, бер бозавы, 2 дистәләп сарыгы да булганын исәпкә алсакмы... Аннары бөтен төр яшелчә утыртылган 30 гектарлы бакчасы. Һәм плүс әле хөкүмәт эше.

Мал-туар, дигәннән, безнең әниләрнең малны бетергәннәренә инде 3-4  еллап бар иде. Беркөнне төнлә безнең пай җирен эшкәртүчеләр, рәхмәт яугырлары,  капка төбенә 7 төргәк печән ташлап китмәсеннәрме? Әни (минем авыртынып, сыкранып кына йөргән 78 яшьлек әнием) бу турыда иртән генә белде. Белде дә, печәнне чыгып карап, ах-вах итеп керде.
  • Сөендеңме? – дим, аны-моны аңышмыйча.
  • Сөенергә дә, көенергә дә белмәссең әле монда! Хәзер менә терлек сатып алырга туры килә бит инде!
Бер карасаң, авылда күп кеше мал-туарны шушы сәбәп белән генә асрыйдыр да ул! Бер файдасы юк, диләр үзләре, онын, комбикормасын, тегесен-монысын сатып алып ашатасы. Әмма дә ләкин... бакчадагы печән әрәм кала бит, аны менә нишләтәсе? Кыскасы, шушы авыл тормышы дип аталган тынгысызлык беркайчан мал асрамыйм дип торган кешене дә башта бер генә баш, аннан тагын бер баш, ди-ди, сарык үрчетергә мәҗбүр итә дә инде...

Минем бәхеткәме (бәхеткә дип саныйк), иремнең авылы белән безнең авыл янәшә урнашкан. Мин һәр ел җәен отпускамны ике авыл арасында җәяүләп йөреп үткәрәм. Бу бер чакрым араны башка берәү, бәлки, авырсынып узар иде. Ә мин нәкъ менә шунда ял итәм. Җилдә бераз гына дулкынланып утырган диңгез кебек зәңгәрсу-яшькелт иген кырын, төп-төз наратлардан торган куе яшел агачлыкны, яртылаш урман белән капланган текә тауларны, калкулыкларны, якты кояш нурлары өретелгән, ак кабарынкы болытлар белән бизәлгән зәп-зәңгәр күк йөзен күзәтә-күзәтә, гүяки балачагыма кайтып барам. Үзем әкрен генә атлыйм, үзем уйланам – ә авыл кешесенең бу матурлыкны күргәне бар микән, дим? Туктап карап торырга һәм үзенең бәхетле икәнен тоярга вакыты бар микән аның, име?

Һәм, ниһаять... бәхет, дигәннән. Ялымда миңа бер генә кичкә Казанга барып кайтырга туры килде. Казанга минем кебек бер кичкә генә тукталган танышым белән без икәү Кремль тирәсен гиздек. Мин шәһәр халкының эшсезлегенә (печән дә юк, чурт та юк, бер-беренә тотынышканнар да, уйнап-көлеп, дигәндәй, ял итәләр, ә кафе-рестораннардагы бәяләр!), ә ул, киресенчә, авыл халкының ялгыш яшәвенә гаҗәпләнде. Танышым сөйли: авылдан 16 яшемдә Петербургка чыгып киттем, үги әтием, мине көн дә күреп торасы килмәгәнгәдер, күрәсең, чит илләргә йөзүче корабльгә пешекче итеп урнаштырды, ди. Ирем белән бүген дә кимен куймыйбыз (аның үз бизнесы) – мин бармаган ил калдымы икән? Ә мин шунда нишләптер авылдагы җиңгәмне (абыемның хатынын) искә төшерәм. Беркөнне аның белән терлек абзарында, уйнаклап торган зифа буй-сынлы колыннарына карап сөйләшеп торабыз: «Мине күргәч, башын югары чөеп, шундый матур итеп бии... Кара әле син моны, карале!» – ди җиңги... Үзе елмая. Бәхетле... 

Менә шулай яшәү рәвешләрен чагыштырасың да – башта тигезсезлек, гаделсезлек тоясың кебек. Аннары инде килешәсең. Ходай, шөкер, безне – адәм балаларын шулкадәр дөрес табигатьле итеп яраткан, дисең. Тормышларны төрле иткән ул, ә бәхет дәрәҗәсен – бертөрле...
 
 
 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар