Логотип
Блоги

«Сөенеч» артында сөенеч кенәме?

«Сөенеч» сүзе һәрвакыт сөенеч белән генә бәйле булса икән ул...

Игътибар иткәнегез бармы: кайчак кемдер белән сөйләшкәндә ишеткән ниндидер бер аерым сүз әллә кайчангы хатирәләрне уятырга сәләтле. Күңелеңә гомерлеккә сеңеп калган һәм сине үз артыннан әллә кайларга алып китә алган таныш көй сыман... Безнең җаннарда яшәгән һәр хатирәнең үз ачкычы бар бугай, тик без аның нинди икәнен, кайларда, нинди сүзләргә, кайсы көйләргә, ниндиерәк төсләргә яшеренгәнен күп вакыт белмибез генә. Һәм ул күзгә күренмәс ачкычларның менә бүгенгедәй гел көтмәгәндә «табыла» торган гадәте бар. Кирәкмәсә, теләмәсәң һәм эзләмәсәң дә.

...Бер-ике көн керми торган иде, күрше әбиемдә әллә никадәр яңалык җыелган – шуларны сөйли.

– Мария апаңның улы үлгән, нәнәм, – ди. – Ике көн элек күмгәннәр инде, ишетми калдым шул. Иртәгә Мирныйга барып кайтырга җыенам. Яхшы түгел, элеккеге күршем бит. Әйе, әйе, помидорлар үстерүче Мария апаң, син аны беләсең, миңа каршы якта торалар иде алар. Бик тырыш кешеләр. Бакчаларында сыңар чүп үләне күрмәссең. Колясы да бик булган аның. Кече уллары күптән өйләнде, оныкларының балалары бар инде. Мария апаң минем белән бер яшьтә ул, сиксәндә. Монысы – олы уллары... Анысының гаиләсе юк, авыру иде ул. Мария апаң сөенгәндер инде, гел: «Бездән калмаса ярар иде», – дип тели иде...

Сөенгәндер... Баласын яңа күмгән анадан «сөенеч» сүзен ишетеп бер тетрәнгәнем бар иде инде минем...

...Ул көнне балалар бакчасында минем янга улым Булаттан алда тәрбияче чыкты һәм нигәдер группа ишеген ябып куйды.

– Бездә күңелсез хәл бар әле... Балаларга әлегә белгертмибез... Эмиль үлгән...

Эмиль? Улымның иң якын дусты Эмильме? Ничек үлгән?! Ни булган?!

Тәрбиячеләр дә ни булганын белми икән, әтисе бакча мөдиренә генә шалтыратып әйткән. Бала инде ун көн реанимациядә, аңсыз ятты дигән...

Ә без алар күренмәгәч, салкын тидереп авырыйлар дип уйлаган идек...

Балалар бакчасы ишек төбендә кайсы әни белән очрашсаң да, күзендә яшь булды ул көннәрдә. Эмильнең әнисе Миләүшәнең хәлен белергә баланың өчесен үткәргән көнне җыелып кердек без. И-и, аларның бусагаларын атлап керүнең авырлыклары... Гел онытмыйм, ишекне безгә Миләүшә үзе ачты, ә күрше ишек артында кемдер гармун уйный... Стена аша шундый кайгы барын белмиләрмени икәнни соң?! Безнең аптыраулы карашларыбызны күреп, Миләүшә: «Игътибар итмәгез, бер бабай тора анда... Саташкалый кайчак», – диде.

Барыбер авыр иде...

Безне табын янына чакырдылар. Ясап куйган чәйләр шул килеш суынды... Эмилнең өчесенә, Коръән ашына килгән мулла бик акыллы, бик зирәк кеше булгандыр, ул Миләүшә белән озак сөйләшкән, аны тынычландырырлык ниндидер сүзләр тапкан, юаткан. «Бәргәләнергә, ярдәм итә алмадык, коткармадык, дип үкенергә кирәкми, барысы да Ходай кулында, баланың гомере кыска булган, аның 4 кенә ел яшәячәге туганда ук язылып куелган», – дигән ул.

Миләүшә инде еламый иде. Әллә шушы санаулы көннәр эчендә елый-елый күз яшьләре беткән, әллә күңеле каткан, әллә мулланың әлеге сүзләреннән соң үзендә сабыр итәрлек ниндидер көч тапкан. Аның янында безгә дә сыңар күз яше чыгарырга да ярамый иде...

Эмиль Яңа ел бәйрәмендә өйдә, креслодан сикереп кулын сындырган. Аңа бер-бер артлы өч операция ясаганнар. Соңгысында наркозны күбрәк биргәннәр. (Өченче операция тәмамлануга, анестезиолог чыгып: «Без сездән акча алырга тиеш түгел», – дип, алдан алып куйган акчаны аларның кулына кире биргән. Күзләренә туры карамыйча, читкә карап кына биргән.) Бала шуннан аңына килмәгән...

Реанимациягә аның янына берничә тапкыр керергә рөхсәт иткәннәр. Бик азга гына инде... Әти-әнисенең өметен башта ук кискәннәр: «Әзер торыгыз», – дигәннәр. Эмиль үләргә ике көн кала табиб Миләүшәне аерым чакырып сөйләшкән. «Улыгыз инде аякка басмаячак, – дигән ул. – Исән калса да, гомер буе урында ятачак. Берни белмичә, аңламыйча... Сез менә үзегезгә шундый язмыш теләр идегезме? Җибәрегез аны үзегездән...»

– Мин инде иртән уянганда ук ул хәлнең шул көнне буласын белә идем... Җанымда нидер өзелде. Җибәрдем ахыры мин аны... Озак уйладым, гомере буе кеше күзенә карап яшәргә теләмәс идем мин үзем... Юк!

Хастаханәдән хәбәр булуга, санаулы минутлар эчендә барып җитәләр алар. Улының әле суынырга да өлгермәгән гәүдәсен табиблар кулыннан йолкып диярлек ала Миләүшә. Хәсрәтеннән шашкан ананың юлына төшәргә берәү дә җөрьәт итми... Тартып ала һәм өйгә алып кайтып китә. Ниндидер кәгазьләр, документлар биргәннәрен көтмичә. Хастаханә тарихында мондый хәл моңарчы булдымы икән?

Баланы Миләүшәнең туган ягында, Балык Бистәсендә күмәргә булалар. Анда инде кабер казыла. Ә күмәргә рөхсәт иткән язулар алынмаган, аның өчен башта баланы ярырга тиешләр.

– Янына утырдым да, кулларына чытырдап ябыштым, «Бирмим, ярдырмыйм», – дим... Кемнәр генә әйтеп карамады, үгетләмәде мине. «Алайса күмеп булмый бит», – диләр. «Булмаса, бигрәк әйбәт, менә шулай гел янымда торыр», – дим. Ачуландылар да бугай. Кичке дүртләрдә генә айнып киткәндәй булдым... Казылган кабер шулай төн чыгарга тиеш түгел икән... Барыбер караңгыга калдык инде кайтып җиткәнче, машина фаралары белән яктыртып тордылар. Күмеп куйгач, өлгердек дип, сөендек. Шулай да була икән...

Әйе, шулай да була икән...

Табибларга карата җинаять эше кузгатылган иде, ни булып беткәндер, белмим. Миләүшә урамда очраганда ул хакта бер тапкыр да сорамадым. (Нинди генә җәза бирелсә дә, бала барыбер кире кайтмый бит инде.) Дөресен генә әйткәндә, очрашмаска да тырыштык. Бик озак вакытлар. Чөнки янымда гел диярлек Булат була: йә балалар бакчасыннан кайтабыз, йә мәктәпкә барабыз, йә сәнгать мәктәбенә йөгерәбез... Миләүшәнең улыма карамаска тырышуларын һәм шул ук вакытта карыйсы да килүен күрү бик авыр иде. «Эмиль дә шуның кадәр булыр иде инде... Ул да быел мәктәпкә керер иде... Ул да велосипедта йөрер иде...» Кычкырып әйтмәсә дә, аның бу уйлары күзләреннән укыла.

Бала хәсрәтеннән бала гына коткара ала, икенчесен тап, диделәр Миләүшәгә. Февраль ахырында көткән сабые ике айга алдан туды. Эмильнең ел ашында кызлары бар иде инде аларның.

Ул елны җәен безнең Булат та кулын сындырды. Бер ай буе гипста йөрдек. Гипсын алдырырга барган көнне, мин табиб бүлмәсеннән елап чыктым. Күз яшьләрем юл буе акты. өйдә дә бик озак үкседем. «Сынган сөяге дөрес ялганган, бар да әйбәт бит, нигә елыйсыз?» – дип әйткән табиб та, ирем дә, хәтта мин үзем дә нигә елаганымны аңламадым. Башта аңламадым. Ай буе кулымның нигә бер эшкә дә бармаганын бераздан төшендем. Эчтә пружина кебек кысылып торган курку хисе, ниһаять, ычкынды, бушады. Шатлыктан елыйм бит мин! Әгәр кул дөрес ялганмаса, әгәр безгә дә Эмильнеке кебек операция ясарга туры килсә, дип борчылганмын икән бит. И-и, бу әниләрнең тынгы белмәс җаны!..

«Сөенеч» сүзе һәрвакыт сөенеч белән генә бәйле булса икән ул...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар