Логотип
Блоги

​Ноктамы, өч ноктамы?..

Күптән түгел бер туганыбызның кызы кияүгә чыкты. Туйда кияү егетен якыннары бик мактап сөйләделәр...

Күптән түгел бер туганыбызның кызы кияүгә чыкты. Туйда кияү егетен якыннары бик мактап сөйләделәр, эчми, тартмый, институт тәмамлады, эшкә урнашып йөри, диделәр. Хәер, безнең кыз да төшеп  калганнардан  тү­гел — уңганлыгы, булганлыгы да, чибәрлеге дә бар, кыскасы, бер кашык су белән йотарлык. Шулкадәр пар килгәннәр, шулкадәр бәхетлеләр алар! Карашларында — самимилек. Хыялый­лык, аклык, кояшлы киләчәккә ышаныч, өмет…
Яшь парларга сокланып та, күзләр тия күрмәсен, дип, әзрәк шикләнеп тә карыйм мин үзем. Бүгенге бәхетләренең кадерен белеп, аны гомерлеккә саклый алырлармы? Кавышу, өйләнешү турында әле планнар гына корып йөргән чакларда без бу адымның бар җитдилеген, җаваплылыгын, катлаулы якларын күз алдына да китерә алмыйбыз бит. Бер-берсен яраткан (һичь­югы, ошаткан) ике кешенең бер түбә астында яши башлавы бәхетнең үзе кебек тоела, ә мәхәббәт тормышның бар авырлыкларыннан ансат кына 
саклар сыман. Ләкин, ләкин…
Баллы ай тәмамланыр-тәмамланмас ук, күп кенә яшь гаиләләрдә ни­заглар башлана. Күңелсез һәм юктан гына килеп чыккан низаглар. Аларның төп инициаторы, гадәттә, хатын-кыз, ә сәбәпләре, нигездә, бер үк төрле була. Хикмәт, миңа калса, шунда: без, хатын-кызлар, үзебез уйлап чыгарган образ белән сайлаган ярыбыз арасындагы аерманы торган саен ачыграк, тирәнрәк тоя башлыйбыз. Аннары, яшьлеккә хас максимализм да үзенекен итә — хатын-кыз ир-аттан реаль булмаган эш-адымнар, бер сүз белән әйткәндә, могҗиза көтә бит ул. Мәсәлән, аның якын арада ук күп акчалы эшкә урнашуын яисә бер мәшәкатьсез, ансат кына фатир алу җаен табуын… Җүнле, булдыклы ир, бәлки, шундый булырга тиештер дә. Тик бер “кечкенә генә” нюансны — аның да нәкъ безнең кебек үк гап-гади адәм баласы булуын һәм шушы ук кырыс җәмгыятьтә яшәп ятуын нигәдер онытып җибәрәбез. Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләр хатын-кызның: “Ул дөнья көтә торган кеше түгел”, — дип ашыгыч нәтиҗә ясавы аркасында җимерелә дә.
Хатын-кызның күңелен төшерү өчен тагын шул да сәбәп була — гаилә корып, уртак мәшәкатьләр белән яши башлагач, ирен үзенә карата суынгандай итеп тоя ул. Чыннан да, егет белән кыз чактагыдай, сөйгәненең бер алдына, биш артына төшеп тормый инде ир. Киресенчә, юк-юк та да үз сүзен өстенрәк куярга, йортта ул хуҗа икәнен сиздерергә тырыша. Бу табигый күренеш инде, югыйсә. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Акыл җыйган хатын-кыз моны сизмәмешкә салышып, эченнән генә көлемсерәп тик йөрер иде дә бит. Ләкин тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь хатынның үзен әле һаман хан кызы итеп хис итәсе килә.
Конфликт, гадәттә, менә болайрак башланып китә.
…Эштән ашыга-ашыга кайтып кергән ир хатынына кәнфитләнмичә, кырыс кына әйтеп куя:
— Җыен, кунакка барабыз!
— Кая? — ди тегесе, иренең кырыслыгын бу юлга сизмәмешкә салышып.
— Фәритләр чакырды.
— Ә нигә аларга вәгъдә биргәнче минем белән киңәшмәдең?
— Соң, — ди ире ваемсыз гына, — син барыбер каршы килмәс идең бит инде.
— Ә бәлки каршы булырмын…
— Нишләп?
— Юк, мин сиңа: “Бармыйм”, — дип әйтмим бит. Шулай да, син башта минем белән киңәшләшергә тиеш идең!
— Тукта, нигә әле син юк-бар сәбәп табып гел бәйләнергә генә торасың? Кайтып керүгә тотындың. Тынычлап өс-башны алыштырырга да ирек бирмисең!
Бер дә юктан килеп чыккан бу ызгыш бик озак дәвам итәргә мөмкин. Игътибар иткәнегез бармы икән, мондый сәбәпсез, “буш” ызгышлар, чыннан да, озаккарак сузыла бит, чөнки нәрсәнедер хәл итеп туктарлык, нокта куярлык конкрет мәсьәлә юк, ызгыш 
гаиләдәге ике кешенең мин-минлеге аркасында гына дәвам итә. Ә мин-минлек, бергә яши башлап, гаилә мөнәсәбәтләрен корып кына килгән мәлдә бик куркыныч нәрсә ул. Мәхәббәт хакында күпме генә сөйләнсә дә, беренче урынга кеше һәрчак үзен куя бит. Юк, үз мәнфәгатен түгел, үз сүзен. Кагыйдә буларак, үзеңнең гаепләреңне үзең сизмисең, кылган гамәлләрең­нең башкаларга ничек тәэсир итүен аңлап-белеп тә бетерә алмыйсың.
Гаиләдә мондый нигезсез ызгыш чыкканда нәкъ менә без, хатын-кызлар, вакытында туктап, тыелып кала белергә тиештер, чөнки ир-ат белән бәхәсләшүдән барыбер мәгънә юк, алар синең хаклы булуыңны таныганчы чәчең агаруы мөмкин. Аннары йорттагы даими ызгыш-талаш гаилә тормышын үзеннән-үзе артка сөйри. Тик хатын-кызның гел-гел юл куя килүе дә гаиләдәге гармонияне җимерергә мөмкин. Шуңа күрә, иреңнең хатасын оста итеп, аның үзенә сиздермичә дә, тавыш-гаугасыз гына аңлатып бирергә кирәк.
Миңа бер танышым үзенең гаилә “тарихыннан” кызыклы (дөресрәге, гыйбрәтле) бер очрак турында сөйләгән иде. Ире беренче гаиләсенә, андагы улының туган көненә барырга әзерләнә икән. Беренче карашка, монда әлләни юк кебек. Ләкин ирен анда, табын түрендә итеп күз алдына китергән дә, хатынның бик нык кәефе төшкән.
— Тукта, аерылган хатының, аның туган-тумачалары белән бәйрәм итеп утырмакчы буласыңмыни? — дип караган ул, ире акылына килер дип, өметләнеп.
— Барасым да килми дә бит, бала шулкадәр өзелеп чакыргач, нишлим соң?
Сүзне шушы рухта дәвам итсәң, талашасы да китәсе. Ләкин танышым хискә бирелмичә, тыелып калырга көч тапкан.
— Әйе шул, — дигән тыныч кы­на, — дөрес әйтәсең, балалар өчен яшәргә кирәк безгә. Әйдә, улыңның туган көненә җыйнаулашып барабыз. Гүзәлнең (сүз аның үзенең беренче никахтан туган кызы турында бара) туган көненә дә әтисен чакырырбыз. Балаларның күңеле булсын!
Ир, коты алынып, утырган урыныннан сикереп үк торган:
— Син нәрсә сөйлисең? Җүләр­ләндеңме әллә? Эзе дә булмаячак аның монда!
Һәм ул бу хакта артык сүз куерт­мыйча гына, улын туган көне белән котлап, телеграмма сугып кайткан.
Дөньяда хатын-кыз зирәклеге дигән төшенчә бар. Гаилә иминлеге өчен иң кирәкле нәрсә инде бу. Яшь чакта аның мөһимлеген танымаска тырышасың. Ирең белән күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәү өчен ихласлык, бөтенесен уртага салып сөйләшү, киңәшү дә бик җитәдер сыман тоела. Өлкәннәр нәрсә әйтмәс, ә сез — син һәм синең җанкисәгең, сезнең мәхәббәтегез бөтенләй башка бит ул, янәсе. Могҗизага тиң! Ләкин көндәлек тормышта мог­җизалар очраса да, бик-бик сирәк очрый. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар