Логотип
Блоги

«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»

Алия – минем олы улым белән бер яшьтә. Әмма безгә дуслар булырга, очрашканда, бөтен нәрсә турында да ачыктан-ачык сөйләшергә бу комачауламый. Яратам мин аны тыңларга!

Йөргән егетенең туган көнгә аны өйләренә кунакка чакыруы турында да белә идем. Егетенең әти-әнисе белән танышу һәр кыз бала өчен зур вакыйга инде ул. Дулкынландыргыч вакыйга! Өстәвенә, ул: «Моңа кадәр минем әле аларны берәү белән дә таныштырганым булмады!» – дип алдан әйтеп тә куйса...
Туган көннән соң бер атна узгач кына очраша алдык. Күзләрендәге очкын сүнгән... Нидер булган бугай... 
– Йә, ничек узды? Бардыңмы? – дим. 
– Бардыыым... – ди ул сузып кына. – Хәзер сөйлим... Менә синең дә ике малаең бар бит, син дә кайнана буласы кеше, ни диярсең икән.
Ленарның мине кунакка үзләренә чакырганын әнием дә белә иде. Буш кул белән барып булмый бит, күчтәнәчкә нәрсә аласын аның белән икәү хәл иттек. Әле якыннан танышмаган кешеләргә зур бүләк тә алып барып булмый – анысын да истә тотарга кирәк. Игътибар билгесе генә булырга тиеш инде ул. Орхидея чәчәгенә күзем төште. Зурысын түгел, кечкенәсен сайладым. Үземә төсе бик ошады. 
Аннан торт пешердем. «Медовый»ны инде. Беләсең бит, ул минем фирменный тортым. 14 яшьтән пешерә башлаган... Бу юлы бигрәк тә тырыштым. Өстенә йөрәкләр ясар өчен, бер түгел, ике торт пешерергә туры килде. Аның каравы, шундый матур килеп чыкты. Үземчә, тортыма да мәгънә салырга тырыштым шулай.  
Ә Ленарга бүләгемне күптән алып куйган идем – аны да матур итеп төрдердем.
Сизеп торам, Ленар да туган көнен, дөресрәге, минем аның әти-әниләре белән очрашуымны бик дулкынланып, хәтта борчылып көтте. «Зинһар, соңга калып килмә! Безнең әни соңарганны бер дә яратмый», – дип әллә ничә тапкыр кабатлады. Кәефем шул чакта ук төште... «Минем беркайчан соңга калмаганны беләсең бит», – дим. «Беләм... Әмма барыбер әйтеп куям», – ди. 
Шулкадәр кисәткәч, өйдән алдан ук чыгып киттем, аннан сәгать ике тулганны көтеп урамда йөреп тордым. Вакытыннан алданрак та барып кереп булмый бит!
Ишекне миңа Ленар ачты. Аннан коридорда әтисе күренде. Ул миңа шунда ук ошады. Гөрләп сөйләшә-сөйләшә каршы алды. «Улым нинди чибәр кыз сайлаган!» – дип, мине рәхәт итеп кызартырга да өлгерде.
Аннан соң гына әнисе күренде. Аңа карауга йөрәгем табан астына төшеп китте... Исәнләшкәнче үк: «Безнең өйдә татарча гына сөйләшәләр!» – диде ул. Шундый итеп әйтте... Син бит беләсең – мин татарча барысын да аңлыйм, сөйләшәм дә, тик бик әйбәт түгел. 
Ленарның әнисе янында татарча сөйләшергә кыюлыгым җитмәячәген шунда ук аңладым. Үзенә дә әйттем: «Мин барысын да аңлыйм, тик авыррак сөйләшәм», – дидем. Ул аны әллә ишетте, әллә юк... 
Араларны барыбер ничектер җылытасы килә бит.
– Бу – сезгә! – дип аңа орхидеямны илтеп тоттырдым. – Улыгызның туган көне сезгә дә бәйрәм бит, котлыйм! 
Чәчәгемне бирдем дә, кочып алдым. Нигә кочакладым инде дип, бик үкендем аннары... Шулкадәр салкын итеп басып торды: яхшы түгел дип кенә булса да, аз гына мине кочакламады... 
Ә орхидеяма исә күз дә салмады! Күңел өчен булса да! Карамыйча да, үрелеп кенә каядыр шкафка алып куйды. Караңгыга... Ул чәчәк мин киткәндә дә шунда ишек төбендә калды. 
Бөтенебез бергә залга уздык. Зал уртасында инде әзерләнгән табын көтә иде. Ленарның абыйлары да килгән. Аларны күргәч, эчемә бераз җылы керде – без инде таныш идек. Тик абыйсының хатынын алыштырып куйганнармыни – бер почмакта утыра: сөйләшми дә, дәшми дә. Соңыннан Ленар мине озатып чыккач кына әйтте: абыйсы Катяны бер баласы белән алган икән. «Әни аны әле дә кичерми. Катяга кызын да безгә алып килергә рөхсәт бирми», – диде. 
Ярый, табын янына утырдык. 
Әнисе тагын татарча сөйләшү турында сүз кузгатты.
– Безгә татарча авыз тутырып сөйләшә торган кыз кирәк! Берсе әнә алып кайтып утыртты инде – шул җитәр! – диде ул, олы улының хатыны ягына ымлап. Катя, мескен, утырган җирендә тагын да бөрешеп куйды. Башын аска иде. Шундый жәлләдем аны...
Син безне беләсең инде: әти-әниемне дә, ничек яшәгәнебезне дә. Бездән беркайчан кунаклар өзелмәвен дә. Мин кунаклар сыйларга бик яратам! Табын яны гөрләп тормаса, бәйрәм буламыни ул?! Ә монда тып-тын... Рәхәт түгел... 
Әнисе нык әзерләнгән – ул яктан сүзем юк. Өстәлдә әллә ничә төрле салат. 
– Әйдәгез, салатларны үзем салам! – дим. 
Ленарга салдым, әтисенә... Ә үземнең кулым калтырый. Гомердә булмаганны! Әнисенә сала алмадым. Ярый әле миннән читтәрәк утыра иде. 
Нәрсә ашаганымны хәтерләмим. Аңлар хәлдә түгел идем. 
Аннан тортка чират җитте. 
Ленарның әнисе һәр тәлинкәгә икешәр кисәк торт салып чыгарды. Кирәк бит – ул да «Медовый» тортын пешергән икән!
Һәркемгә күрсәтеп бирде: 
– Монысы – минеке, монысы – Алиянеке. Ашагач кайсы тәмлерәк икәнен әйтерсең... 
Урындыкка сеңдем... Тортым начар килеп чыгудан шикләнмәдем анысы. Әйтәм бит, мин аны 14 яшемнән пешерәм. Тик бу йортта, әниләренә каршы төшеп: «Алиянеке тәмлерәк булган», – дип, берәү дә әйтмәячәк иде бит! Кабып карадым – аныкы корырак та килеп чыккан иде әле... 
Әтисенең башы эшләде:
– Икегезнеке дә бик тәмле! – диде. 
Күреп тордым – әниләренә бу ошамады. Үзен мактауларын көткән иде бугай ул. 
Берәү дә сүз алып Ленарны туган көне белән котламавын күргәч, үзем әйтергә булдым. Бүләгемне тапшырдым. Туалетная вода алган идем. «Молекула»ны. Кыйммәтле инде, беләсең... Ленар аны шундук ачты. Ошатты инде, сөенде – күреп тордым. Барысы да кулларына тотып, иснәп карады – әниләре кагылмады. Кухнядан әйләнеп килгәч: «Нинди ис бу монда?» – дип, яратмаган кыяфәт белән барып балкон ишеген ачты әле.
Ярты сәгатьтән абыйлары китәргә җыенды. Мин дә кузгалдым. 
Мине ишек төбендә озатып калдылар. 
Әтиләре беркатлы:
– Килеп йөр, Алия! – ди. – Ленар белән бер-берегезне ошатышсагыз, озакка сузмагыз, әйдә, өйләнешегез! Безнең инде оныклар сөясе килә монда! Кайда торырбыз дип кайгырасы юк – аерым фатирыбыз бар... 
Әниләре бүлдерде:
– Авызыңны чамалап ач! Фатир турында нәрсәгә әйтәсең! 
«Татарчаны әйбәт аңлыйм», – диюемә ышанмаган инде бу минем... 
Урамга чыккач шундый рәхәт суладым... Читлек эченнән чыктыммыни. «Үзем генә кайтам, озатып йөрмә – иртәгә иртүк эшкә барасың бар», – дип, Ленар белән дә тиз генә саубуллаштым. Шуннан бирле очрашкан юк әле. Гел сәбәп табып сузам. Бөтенесен уйлыйм... Ленар – яхшы күңелле, әтисенә охшаган икән ул. Тик бит бер гаилә булгач, әниләре белән барыбер аралашырга туры киләчәк. Балаларым алар белән бергә үсәчәк. Ә мин моны теләмим икән... Ленарны да югалтасым килми... Нишләргә икән миңа?

Алия белән без озак сөйләштек. Мин киңәшләремне бирдем, әлбәттә. Сак кына... Әмма бит аңа барысын да үзенә хәл итәсе... 
Минем киңәш – минеке, ә сез Алиягә ниләр дияр идегез? 


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик акылсыз эни.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Белсэм мин дэ андый хэлне ,безнен белэн бе вакытта ойлэнешкэн танышлар иде алар . Энисе улын хич кенэ дэ хатыны белэн булешергэ телэмэде ,хатыны Бер конне берэр эйбер пешерсэ , икенче конне ул да шуны пешереп ,аныкы ничек тэ ,минеке ничек дип чагыштырулар да ,авыртам дип булмэсендэ утыртулар да ,берсе дэ калмады . Ахыр килеп хатыны туземлеге бетеп китеп барды да ничэдер еллар аерым яшэделэр . Но энисе улгэч барыбыр бергэ булдылар . Балалар тормышына кысылмаска ,узенне югарыга куймаска кирэк . Синен Балан яраткан кеше берэунен тоже газиз балансы ул .

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ул егет белэн бэхетле була алмас.Ярый егете уз башы белэн яшэсэ,э монда энисе сузеннэн чыкмавы куренеп тора

        • аватар Без имени

          0

          0

          ай аллам.шулай ярымы сон.сенлем.нык бул.кэефенне тэшерме.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Алия Ленар белэн бэхетле булмас дип уйлыйм.,Ярый Ленарнын уз акылы,фикере булса.Энисе сузеннэн чыкмаучыга ошаган бит

            Хәзер укыйлар