Логотип
Блоги

Балаларын тууга ташлаган әниләр начармы, әллә... яхшымы?

Балаларын ташлап калдырган аналарга сез ничек карыйсыз? Соравымны укыдыгыз да, аптырап калдыгызмы?

«Бу Гөлнур нишләгән? Нигә безгә мондый мәгънәсез сорау бирә?» – дип уйларга да өлгердегезме? 
Аңлыйм... Үзем дә нәкъ сезнең кебек беренче мәлдә югалып калдым. Ни дип җавап бирергә белмичә аптырап тордым. Соң, болай да билгеле бит инде... Газиз баласын дөньяга китереп тә, аңа җан җылысын бирмәгән, бирергә теләмәгән аналар турында ниндидер әйбәт сүзләр әйтеп буламыни?! 
«Баласын ташлап калдырган күке әниләр турында син ни уйлыйсың?» – дигән соравы белән мине өнсез иткән танышым да, җавабымны көтмичә, сүзен үзе дәвам итте. 
– Аңладым, аңладым... Дәвам итмәсәң дә була, – диде ул. – Әле кайчан гына үзем дә шул фикердә идем. Тик бу арада уйлап йөрим-йөрим дә, фикерем үзгәрергә тора әле. Юк, син каршы килергә ашыкма, менә башта мине тыңла әле...
Әниемнең бик якын бер дус кызы бар. Бертуганнар кебек алар... Мин сиңа аның исемен үзгәртеп сөйлим, яме. Әйдә, Галия булсын. Менә шул Галия апа китек ирен – «заячья губа» белән туган. Юк, юк, гарип дип ташлап калдырмаганнар, әти-әнисе, апалары бик яратып үстергән аны. Төпчек тә булгач, табигать тарафыннан кыерсытылгач та... Аңа әллә ничә операция ясаганнар, әмма гариплеге барыбер сизелә. Биттә бит... Кыскасы, бер дә матур түгел ул. Белмәгән кешегә матур түгел... Ә без энем белән аның бу кимчелеген күрми дә, сизми дә идек. Үзенең гаиләсе, балалары булмагач, безнең икебезне бик яратты Галия апа. Килгәнен гел көтеп кенә тора идек. Беркайчан буш кул белән килмәде. Әни алмаган, дөресрәге, ала алмаган бүләкләрне туган көннәрдә безгә гел Галия апа алды. Безне сөендерү аның өчен бәхет иде. Бергәләп китап укыйбыз, рәсем ясыйбыз, уйныйбыз... Курчак театрларына барабыз. Тау шуабыз. Тимераякта йөрергә дә безне ул өйрәтте. Бик еш кына мине үзенә кунарга да алып китә иде ул. Рәхәт иде аңарда. Кич буе икәү сөйләшеп ятабыз – минем әни белмәгән серләремне дә белә Галия апа. Беренче мәхәббәтем турында да иң элек аңа сөйләдем. Мин хәтта Галия апа кебек стоматолог булырга хыялландым. Күп тапкырлар аңа ияреп эшкә барганым, ничек эшләгәнен карап торганым булды. 
Әни белән Галия турында еш сөйләшә идек. «Ул үзе дә бала тапсын, әни булсын иде. Аны без генә түгел, тагын кемдер яратсын иде», – дип гел әйтә идем әнигә. Ул да моның шулай булуын тели иде. Әмма, күрәсең, Галия апа юлында аны бәхетле итәр кеше очрамады. Күңелен яратсалар, тышкы кимчелеге сизелмәс тә иде дә бит... 
Ике ай элек Галия апа безгә сюрприз ясады. 
– Ә минем кызым бар! Тәрбиягә кыз алдым! – дип шалтыратты ул беркөнне.
Ничек сөенгәнебезне аңлатырга сүзем дә җитми... Чын күңелдән куандык! 
– Бераз гына сабыр итегез, яме. Аннары сезне очраштырырмын. Бер-беребезгә ияләшә төшик әле, – диде ул.
Тизрәк күрәсебез килсә дә, сабыр иттек инде. Бүләкләр, уенчыклар җыя тордык. Узган ялларда бардык менә. Дүртәүләп! 
Син ул кызның матурлыгын күрсәң! Күзләре зәп-зәңгәр, аксыл чәчле. Курчак инде менә! Шулкадәр дә сөйкемле! Без аны барыбыз да бер күрүдән яраттык. 
Мин тәрбиягә бала алганда арадан үзеңә охшаганын сайлап аласың дип белә идем. Баксаң, алай түгел икән. Чиратың җиткәч: «Менә шундый бала бар, аласызмы?» – дип кенә хәбәр итәләр ди. Баш тартсаң, чиратың тагын артка күчә икән. Галия апа бәхетенә менә нинди сабый насыйп булган.
Балага ике яшьләр тирәсе. Галия апа аңа үзе теләгән исемне кушкан – кызы инде яңа исеменә ияләшкән дә. Ятсынып тормый, безнең кулга да килде. Мин дә озак кына күтәреп йөрдем. Галия апаның фотоларына күрсәтеп: «Мама!» – ди. Ул шулай дигәндә Галия апабызның йөзе ничек яктыруын, аның ничек бәхетле булуын күрсәтәсе иде сезгә! Бөтенләй үзгәргән, әллә чибәрләнеп тә киткән инде?! Кызын бик тә татарчага өйрәтәсе килә. «Әнием дип дәшсен иде», – ди. Балага зур стресс булмасын дип, әлегә аның белән күбрәк русча сөйләшәләр: Галия апа үзе дә, әнисе дә. Дәү әнисе дә бар бит әле ул кызның хәзер. Галия апаның әнисе әлегә аларга күченеп килгән – бала карарга булыша. Шулкадәр канәгать, шундый бәхетле!
Кызчыкның үз әнисе турында да сөйләде Галия апа. Эчкече дә, наркоман да түгел ди. «Матур гына, чибәр генә хатын, инде өченче баласын шулай таба да, ташлап чыгып китә», – дигәннәр. Галия апаның аңа ничек рәхмәтле булганын белсәгез иде! Мин хәтта шаккаттым... 
– Ул булмаса, кызым тумас иде, мин дә бәхетле була алмас идем, – ди Галия апа. – Кызым да аңа беркайчан рәнҗемәс дип уйлыйм. Кайчан да булса, балама боларның барысын да шулай аңлатачакмын... Минем кебек әни булу бәхетенә үзләре ирешә алмаган хатын-кызлар аз түгел бит алар. Ә ул әнә бала таба ала. Үзенә кирәкмәсә дә, безнең кебекләрне бәхетле итә ала... Кызымны кулыма алган саен, мин аңа рәхмәт укыйм. Юк, алай гына да түгел, иртән күземне ачуга мин иң элек Аллаһыга Тәгаләгә, аннан шул хатынга рәхмәт әйтәм...
Менә шундый хәлләр. 
Галия апалардан кайтканны бирле уйланып йөрим. Әллә без андый күке әниләр турында артык начар уйлыйбызмы икән? Бәлки алар табигатьтәге шушы кимчелекләрне тигезләү өчен кирәктер? Син менә ни диярсең?

Танышымның бу соравына җавап бирә алмадым. Гомумән, бертөрле генә җавап биреп буламы икән соң монда? Мин әлегә белмим... 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик килешми бу фикер белэн. Эти-энисе вафат булган ятимнэр дэ куп, алырга кеше бар алар арасында да, аннары, бик куп бала детдомда кала, гомер буе китек тормыш белэн яши, яки начар кеше кулына элэгэ. Минемчэ, берэу бэхетенэ берэу бала ташлый дию дорес тугел. Ул бала ускэч приемный анасына карата ничек була бит эле, нинди булып усэ. Уз энисен эзлэп, устергэн энисеннэн гаеп эзлэп йормэсме?..

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт тэрбиягэ алган кешелэргэ ,ходай аларга сэламэтлек бирсен ,олы йэрэкле киң кунелле кешеләр чит сабыйларны үз баласы кебек кадерлэп тэрбияли

      Хәзер укыйлар