Логотип
Блоги

 Балаларны катнаш никахтан ничек араларга? 

Бер танышым шалтырата. Тавышы бик борчулы:

 

 

– Кызым рус егете белән очраша. Чынлап торып шуңа кияүгә чыгарга әзерләнә. Ничек кенә сөйләшеп карамадык. «Ярамагынын да беләм, ләкин яратам. Бәхетемә аяк чалмагыз», – ди. Юк, дип өздереп әйтә дә алмыйбыз – аннан ялгыз калса нишләрсең? «Сезнең аркада гына кияүгә чыга алмадым», – дисә? 

Киңәш сорап шалтыратуы түгел танышымның. Күңелен бушатырга теләве генә. Хәер, сораса да, нинди киңәш бирәсең?!   

...Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесенең ярымфиналына Казанга җыелган кызлар белән Бөтендөнья татар конгрессы бинасында беренче очрашу бара. Россия төбәкләреннән генә түгел, дөньяның төрле илләреннән (!) килгән кызлар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе Лена Колесникова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сөйләшәләр. Беренче танышу әле бу. Татарчаны кем ничек белә – күбрәк шуны ачыклау максатлары.  

Кызлар шундый ихласлар, ачыклар.  

Сүз кайдан бу темага кереп китте, хәзер хәтерләмим. Кызларның берсе: «Рус егете белән очрашам», – диде. Аннан үз гаилә тарихларны сөйләде: 

– Әтием рус минем... Әни аны әбием белән очраштырырга, таныштырырга алып кайткач, әбием: «Татарча сөйләшергә өйрәнсәң генә, кызымны сиңа бирәм», –  дигән. Безнең шәһәрдә ул вакытта татар иҗтимагый оешмасы яңа оешкан булган. Алар якшәмбе мәктәбе дә ачканнар. Һәм аңа иң беренче кеше булып минем әти барып язылган... Минем дә егетем татарча өйрәнергә тели. Аерым сүзләрне белә инде...  

Ул сөйләп бетерүгә, кызларның икенчесе кушылып китте: 

–  Мин Мәскәүдә яшим. Аралашкан яшь кешеләр арасында башка милләт вәкилләре шактый. Барыбыз да бертөсле кебек... Без бит үзебезне хәзер күбрәк дөнья кешесе дип саныйбыз.  Әйе, безне үз милләтеңә генә кияүгә чыгарга ярый дип үстерделәр. Моны аңлыйбыз да кебек... Алай да сез менә тагын бер кат әйтегез әле: нигә бу безнең өчен шулкадәр мөһим?  

Иң элек бу сорауга Кадрия Рәисовна җавап бирде: 

– Катнаш никахта иң беренче проблемалар бала тууга башлана, кызлар. Әтисенең аңа үзенчә исем бирәсе килә, сезнең – татарча. Ә дин белән нишләргә? Мулла чакырып балага исем куштырыргамы, әллә чиркәүгә алып барып чукындырыргамы? Улыгыз-кызыгыз сезгә кем дип дәшәр? Рус әтисе янында үскән бала сезгә: «Әни», – димәс бит... Ярый ла бу кызыбызның әнисе бик көчле булган – ирен дә татарчага өйрәткән, баласын да татар итеп үстергән. Моны эшләргә сезнең көчегез җитәрме? Бу сорауга: «Әйе!» – дип җавап бирә аласызмы?  

Мин дә сүзгә кушылып, «Сөембикә» журналына туксанынчы елларда килгән бер хатны искә төшердем – кызларга шуны сөйләдем. Журналны укучы бер өлкән яшьтәге апа язган иде аны. Кыскача эчтәлеге болай. Ул рус егетенә кияүгә чыккан булган. Бик матур гомер иткәннәр, балалар үстергәннәр. Илдә үзгәртеп корулар башлангач, алар яшәгән шәһәрдә дә мәчет ачылган. Бу апа шунда йөреп дәресләр алган, намаз укырга өйрәнгән. Өлкәнәйгәч ире дә үз диненә тартылган – чиркәүгә йөрүе ешлаган. Шул апа редакциягә язган хатында: «Зиратта безнең урыныбыз кайда булыр икән? Гомер буе бергә яшәгән кешең белән анда да янәшә ятасы килә бит. Тик инде хәзер мин тәреле каберләр күршесендә ятарга бер дә теләмим. Намаз укыган кеше анда ята да алмый торгандыр», – дигән иде... 

Әмма бу очрашуда кызлар күңеленә үтеп керерлек иң мөһим сүзләрне Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе Лена ханым Колесникова әйтте бугай.  

– Без шул яшь чакта барыбыз да гомерлеккә дигән ярыбызны йөрәк белән сайлыйбыз, – диде ул. – Туксанынчы елларда кияүгә чыктым мин. Ул чакта Чиләбедә татар тормышы бүгенге кебек гөрләп тормый иде әле. Кәримова минем кыз фамилиям. Әти миңа да: «Ирең татар кешесе булсын, кызым», – дия иде. Әйткәнемчә, йөрәгем сайлаган кешегә чыктым. Ул чакта үзем: «Аннан да яхшы кеше юк», – дип санаган кешегә... 

Безнең нәсел бик зур – әти ягы да, әни ягы да. Татар халкының барлык гореф-гадәтләрен үтәп яшибез. Коръән ашлары да еш үткәрәбез. Ирем аларның барысында да катнаша, туганнарымның һәммәсен хөрмәт итә.  

Тик өлкәнәйгән саен үз динеңә тартыласың дигән сүз дөрес ул. Без дә икебез ике якка китә хәзер. Бәйрәмнәрне төрлечә үткәрәбез. Бала тәрбияләү мәсьәләсенә төрлечә карыйбыз... Менә бу каршылыкларны, аңлашып, бергә үтә алсаң, бик әйбәт. Без үтәбез. Ә бит күпләр үтә алмый, аерылыша... 

Минем дә кайчак үткәнгә кайтасым килә. Әти ул чакта ничек дөрес әйткән дип уйлыйм... Үз телемдә ирем белән иркенләп сөйләшә алмыйм. Татарча җырларны бергә тыңлыйбыз, мин аңа тәрҗемә итәм. Әмма ул аларны минем сыман барыбер күңеле белән аңламый бит.  

Ни генә дисәң дә, катнаш гаиләдә тел югала. Миңа да туган телемдә сөйләшү елдан-ел авырлаша. Мохит та башта. Балалар инде татарча аерым сүзләрне генә әйтәләр.  

Мин дә хәзер соңгы урыныбыз турында еш уйланам... Ничек, кайда булыр ул – мин белмим... 

Лена Рафыйк кызының күзләренә мөлдерәп яшь тулды.  

Кызлар күзендә дә яшь иде.  

Улың яки кызың: «Мин шушы кешене сайладым», – дип өйгә кемнедер җитәкләп кайтып кергәч, анда инде бик соң буладыр, мөгаен. «Үз милләтеңдәге кеше кирәк, балам», – дияргә, аны туктатырга, ул сайлаган ярны кабул итмәскә. Бу сүзне кечкенәдән үк әйтә, кабатлый башлау дөресрәк булмасмы? Тамчы кебек: ул да бит тама-тама гына ташны тишә... Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дип, читтән-читтән генә. Бала-чага кайчакта сүзеңне ишетмәгән, тыңламаган кебек тоелса да, күңеленең бер почмагына, гадәттә, барыбер салып куя ул.  

Ә гыйбрәт алып сөйләрлек мисаллар – адым саен.  

 

  

Комментарийлар

  • аватар

    Айгизә

    0

    0

    Катнаш никахлар - авыр мәсьәлә.. Әмма бит без дә булачак иребез, хатыныбыз тормышта нинди булачагын белмибез.. Бер-берсен яраткан кешеләр, бер-берсен хөрмәт иткән кешеләр нинди дә булса компромисс табачак...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Татар,татар,дибез Дэ.Татарга чыгып,синен ирен сина да эйтмичэ генэ ,качып-посып,никах укытып,ике хатын белэн берьюлы яшэп ята.Менэ бу бэхетме?Алар бит дингэ таянып,мина да тиеш,дип шуны эшли Хэзер.Менэ шундый азгын ирлэр синен баланны таптап,мыскыллап яшэсэ,мона ничек чыдарга.Урыс буламы,башка миллэт кешесеме,хатынын яратса,ул беркайчан да ана каршы бармаячак.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала вакыттан тэрбия бирергэ кирэк дип уйлыйм мин.Кеше тикшереп йоргэнче уз бала башына сендереп куярга кирэк.Эти -энине хормэт итсэ бала андый адымга бер кайчанда бармый.Эгоистлар да бар билгеле!!!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          25ел да 2ай 28 кон рус ирем белэн яшэдем.андый ир барында,мина татары да кирэк тугел.уз миллэтенэ генэ чыгарга кирэк дию дорес тугел минемчэ.Татарга чыгып сугышып торалар,куп тэ тормый аерылалар.Эш миллэттэ тугел.Хэр миллэттэ дэ торле кеше бар.Яшьлэрне донья коткэндэ бер беренне хормэт итэргэ ойрэтергэ кирэк,а не против других национальностей!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Катнаш никах нын проблема лары шактый инде эйтелгэнчэ ныыык кирэкмэсэ иде ул топтэн уйламыйлар урыска барса синен балаларын урыс була бит алла сакласын

            Хәзер укыйлар