Логотип
Блоги

«Бала табасым килми!»

«Әни буласың бар», – кыз балаларны без шулай дип үстерәбез. «Юк!» дигәнне ишетеп буладыр дип башыбызга да килми.

«Әни буласың бар», – кыз балаларны без шулай дип үстерәбез. «Юк!» дигәнне ишетеп буладыр дип башыбызга да килми. Ничек килсен?! Хатын-кызның төп вазыйфасы, төп миссиясе, төп бәхете әни булуда бит. Кемгәдер бу бәхет бирелгән, кемгәдер – юк. Кемдер аны табигатьтән мулдан алып, кадерен дә белми; кемдер табибларга, ЭКОларга, суррогат әниләргә бар акчасын сарыф итеп, көрәшеп, сорап, ялварып ала... Әмма шунсыз хатын-кыз тормышы буш, кысыр булып санала, китек язмыш булып кабул ителә. Моңарчы бер генә цивилизациядә дә, бер генә диндә дә хатын-кызга караш ике төрле булмаган: ул – тормышны дәвам итүче. Хәтта ир кирәксен­мәгән амазонкалар да бала тапкан. Әни була алмау – һәрчак фаҗига, әни булу – бәхет саналган. Саналган дим, чөнки бүген бу бәхетнең бәхет икәнлегенә икеләнүчеләр дә бар. Бар гына да түгел, алар күп. «Юк, теләмим!»нәр һаман ешрак ишетелә. Чит илләрдә туган ризасызлык инде бездә дә ачык яңгырый – кызлар бала табарга теләми! Патриотик хисләрдән дә, Ана капиталына кызыгып та, ирләрен бәхетле итәр өчен дә! Кешелек алдындагы җаваплылыкны да башкача аңлый алар.  

Сүз карьера хакына әни булырга ашыкмый торган ханымнар турында түгел, ә бәлки принципиаль рәвештә бала табарга теләмәүчеләр турында. Сәбәпләре күп, алар төрле һәм капма-каршы: чеп-чи эгоизмнан (авыртудан курку, фигура саклау) чиста альтруизмга кадәр (болай да ресурслар җитмәгән Җир шарындагы кеше санын арттырганчы, ятимне алып тәрбияләү яхшырак). Матди якның йогынтысы да бар (хәерче үрчетергә теләмәү, балага бар кирәген бирә алмау куркыта), рухи якның да (шәхес үсешенә, гармонияле тормышка бала комачаулаячак кына). Социологлар уздырган тикшере­нүләр ачкан сәбәпләр арасында хәтта ки «ирем белән бик тату яшибез, бала тапкач, низаглар башланачак» дигәне дә бар. Әмма баласызлыкны сайлаучыларны берләштереп торучы төп дәлил: «Хатын-кыз бала табу машинасы түгел! Ул аның өчен генә яралмаган!» Җавапсызлыкта, җансызлыкта, эгоизмда гаепләп, җәмгыять катырак басым ясаган саен, алар усалланыбрак җавап бирә, үз пози­цияләренә, үзләре сайлаган тормыш рәвешенә ихтирам таләп итә. Кешелек тарихы буена формалашкан карашка ялгыз гына каршы тору кыен – алар да укмашырга мәҗбүр. Бу инде аерым яшьләрнең узгынчы чире генә түгел, төрле илләрдәге хатын-кызларны берләштергән аерым хәрәкәт.

Акылга сыймыймы? Ышанмыйсызмы? Ә интернет челтәрендә күптән инде сугыш кайный: хатын-кызлар ике лагерьга бүленеп, бер-берсен дәлилләргә һәм мыскыллы эпитетларга күмә тора.
Бер якта – «чайлдфри»лар. Әйтергә кирәк, алар – балаларны сөймәүчеләр түгел, ә аңлы рәвештә бала табудан баш тартучылар («childfree» – инглиз теленнән «балалардан азат булу» дип тәрҗемә ителә). Икенче якта – «овуляшкалар» («бала культында шашкан»нарга карата кулланылган иң йомшак термин). Алары өзми-куймый ана булу бәхете турында сөйли: бала имезү ләззәте, нәни тәпиләр, беренче адымнар, өзелмәгән нәсел җебе... Җавапка исә: «Бәйләнмәгез, безне памперслар кызыксындырмый, картлыкта су бирүче булмавы да борчымый...» дигәнрәкләрне ишетә. Ә нәрсә борчый соң?

Бу сорауга җавапны чайлдфриларның интернет-форумнарында табып була. Төп проблемалары да шул – аларны аңламыйлар. «Туганнарның, танышларның кайчан бала табасың инде дигәненә ничек җавап бирергә?», «Әнине үпкәләтмичә генә, оныкларның булмаячагын һәм мине сындырырга тырышуның файдасыз икәнен аңа ничек әйтергә?», «Бала – бәхет» дигән стереотип безнең башларга көчләп салынган уйдырма гына икәнен иремә ничек аңлатырга?» Чынлап та, ничек?

Әйе, бөтен дәлилләр инде китерелгән, һәм алар арасында «Әни булу – бәхет» – иң еш яңгырый торганы. Кемдер килешми икән – бу аның хокукы. Һәм хатын-кызның андый хокукка ия булуы начар да түгелдер. «Һәр бала үз бәхете, үз ризыгы белән туа» дисәләр дә, бу дөньяда әнисе өчен кадерсез җан, артык кашык булган балалар саны артмаса да ярардыр, бәлкем.

Бу хакта инде күп бәхәсләр куертылган, бар фикерләр әйтелгән. Туфан Миңнуллин­ның «Әниләр һәм бәбиләр» драмасы да искә төшә. Ә шулай да яшьлекне урлаган йокысыз төннәрне, йөрәкне талкыган борчу-мәшәкатьләрне тирән һәм чиксез Ана мәхәббәте сугармаса, дөньяга китергән икенче җан өчен гомерлек җаваплылык Олы Бәхет була алыр идеме икән? Бар газапларны оныттыручы, хатын-кызны, бернигә карамастан, әни булырга ымсындыручы чын бәхет диюем. Ошбу гади, әмма бәһасез каһарманлыкны зурлаучы Әниләр көне шуңа да аерым бәйрәм итеп игълан ителгәндер. Бу көнне әниләребезгә риясыз олы мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтеп, кызларыбызга шул олы бәхеттән мәхрүм булмауларын теләргә генә кала. Алар белән бергә узган һәр адымның никадәр куаныч икәнен белеп, тоеп үссәләр, бәлкем, балаларыбыз да буыннар чылбырын кырт өзәргә кыймаслар.

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар