Логотип
Блоги

«Әнине бер өйгә алып кайтсам, кире пансионатка китмәячәк...»

Журналист кешегә: «Менә шул хакта язмассызмы икән?» – дип мөрәҗәгать итүләр гел булгалап тора инде ул. Очрашканда әйтәләр, шалтыраталар, язалар... Ә бу хат электрон почтама килгән иде. (Журналның сайтында редакциядә эшләүче һәркемнең электрон почталары күрсәтелгән – шул адрес буенча безгә хат юлларга мөмкин.)

«Гөлнур ханым, мин телевизордан сез катнашкан бер тапшыруны караган идем.  Исемегезне дә, фамилиягезне дә шуннан хәтерләп калдым. Кирәк булгач, менә интернеттан эзләп таптым. Үземне борчыган бер хәл турында сөйлисем килә, журналга язып чыкмассызмы икән?» – дигән хат җибәргән берәү. 
Хатны укуга, әлбәттә, шундук җавап яздым. Шул көнне үк әлеге хат авторы белән телефоннан шалтыратышып сөйләштек. Әмма аның беренче җөмләләреннән үк бу язманың беркайчан язылмаячагын аңладым. 

Менә нәрсәләр сөйләде ул миңа:
– Ерак бер туганым үтенече белән эзләп таптым мин сезне. Кызы ташлады аны, дөресрәге, картлар өчен бер шәхси пансионатка вакытлыча дип илтеп куйды да, кире килеп алмады. Туган апа шул хакта берәр журналистка сөйләр идем, ди... 
 Ерак туганым дисәм дә, без шактый якыннан аралашып яшәгән кешеләр. Бигрәк тә әти-әниләр исән чагында бер-беребезгә барышып йөри идек. Шуңа күрә кызын да бик яхшы беләм. Кияүгә чыгып, бер баласы белән бик яшьли аерылып кайтты ул. Оныгын шушы апа үстерде диярлек. Мәктәпкә озатучы да, каршы алучы да, түгәрәкләргә йөртүче дә ул булды. 
Ул бала да үсеп буй җитте инде, университет тәмамлады. 

Бер ел элек, кызы белән оныгы: «Без Төркиягә ялга барып кайтабыз, сиңа өйдә берүзеңә генә авыр булачак, ә анда  үз ишләрең янында аралашырга, сөйләшергә кеше булачак», – дип, аны шушы пансионатка китереп куялар. Апа әле үз аягында йөри, үзен үзе карамаслык та түгел иде. Каршы килеп бик карышса да, барыбер ризалаталар. Озак түгел бит, без әйләнеп кайтканчы гына, диләр.

Һәм... югалалар.

Баксаң, алар ялга киткән җирдән, шунда яшәп калганнар икән. Кем белә, бәлки, алдан ук шул уй белән чыгып киткәннәрдер. Югыйсә әниләрен пансионатка илтеп куймаслар иде бит. 

Апаның кайда яшәп ятуын белгәч, еш булмаса да, янына баргалап йөри башладым. Өйдә пешкән ризык, барыбер өйдә пешкән бит инде ул – үзем белән гел нидер әзерләп барам. Тамагы ач булмаса да, яткан бүлмәсен бик матур димәс идем. Хәтта тәрәзәсе дә юк... Өстәвенә, күршесе дә тынычсызрак. 

Ничә барсаң да, апаның телендә гел кызы да оныгы инде. Бик сагына, бик көтә. Айга бер тапкыр шалтырата кызы, тик әни кешегә бу гына бик аз шул... Аларны да, алардан бигрәк өен дә сагына... 

Соңгы баруларымның берсендә апа: «Безнең йортка барып кайта алмассыңмы? Күршеләргә кереп сөйләшеп чык әле, квартирабыз исән-сау торамы икән», – дип сорады. 

 Олы кешенең үтенечен аяк астына салып булмый бит, киттем бер көнне. 
Алар ишегалдына кереп барганда, янымнан апаның кызыныкына бик дә охшаган машина узып китте. Руль артында да ул утыра кебек тоелды. Әллә күземә күренә инде, дим. 

Кердем подъездларына, алар этажына менеп, күршеләренә шалтыраттым. Ишекне ачуга ул мине танып алды – элек килгән чаклардан хәтерли икән. Апаның үтенечен җиткердем. 
– Соң кызы Луиза (исеме үзгәртелде. – Г. С.) монда бит, яңа чыгып китте. Кибеттән кайтканда каршыма очрады, – диде ул мине шаккаттырып. 

Шунда ук Луизаның номерын җыйдым. 
– Әйе, мин Казанда, кайтканыма инде бер ай, – диде ул исе дә китмичә. – Эшләрем бар иде, шуларның очына чыгам да, кире китәм. Әйе, без әле Төркиядә яшибез, бәлки аннары башка берәр илгә күчәрбез, анысын әйтә алмыйм. Әни янына барып тормадым шул. Барсам, өйгә кайтам дияр, бер алып кайтсам, кире  бармый инде ул анда... 

Өйләре белән апаны илтеп куйган пансионат арасында ике тукталыш. Нибары ике тукталыш! 

Алдан әйтергә дә теләмәгән идем, ничектер ычкынды: апа кызының Казанда икәнен белде. Әмма моңа ышанмады. Дөресрәге, ул аңа ышанган да кебек була, аннары: «Юк, булмас! Казанга кайтса, ул ничек минем янга килмәсен инде?!» – ди. 
Бик авыр кичерде бу яңалыкны апа. Елый, тамагына да юньләп ашамый. Соңгы баруда: «Тап әле бер журналист, язып чыксын бу хакта исемнәрен күрсәтеп, бөтен дөньяга оятка калдырыйм Луизаны», – ди. Килә алырсызмы икән, Гөлнур? 

Бара ала идем, әлбәттә, бу әни кеше янына. Ул, бәлки, йөрәге януын басар өчен миңа бу тарихны сөйләр дә иде. Әмма... журналда исемнәрне күрсәтеп язма бастырырга беркайчан ризалык бирмәячәк иде. Ана бит ул! Ана кеше баласына авырлык китерә аламыни ул?! 

«Апа белән тагын бер кат сөйләшәм дә, аның сезне кайсы көнне чакырганын әйтеп шалтыратырмын», – дип саубуллашты хат авторы. 
Юк, шалтыратмады. 
Көтмәдем дә. 

Әмма онытылмый да. 
Менә шулай, монда язганча, эченә, нечкәлекләренә кермәгән килеш тә, ул барыбер тетрәндерә, уйландыра, сискәндерә... 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар