Логотип
Сәламәтлек

Йөрәк кенә чыдасын...

Кайсы гына әгъзабыз авырт­са да — калкансыман бизме ул, ашказанымы, йә бул­маса, үпкәме — йөрәк ярдәмгә килә. Ул икеләтә көч белән хәлсез әгъзаларга кислород җиткерергә ашыга. Шул рәвешле үзенә авырлык китерә.

Була бит ул дөньяда йөрәгенең кайда икәнен дә белмәгән бәхетле кешеләр! Сирәк, әмма бар. Мин алар исәбендә йөрмим. Чөнки йөрәкнең, бигрәк тә авырткан йөрәкнең ни икәнен яхшы беләм. Кинәт кенә хәлсезләнеп, баш әйләнеп, күкрәк тирәсе ут булып яна башлаганда йөрәктер дип уйламыйсың да ул. Йөрәк көн саен 8000 литр кан «әйләндерә». Күз алдына китерәсезме – 8000 литр! Ул туктаусыз кан суыртып торучы насосны хәтерләтә. Һәм көненә 100 мең тибеш ясый. Үзегез беләсез, бөтен кичерешләр йөрәк аша уза. Шуңа да бу мөһим органны эштән чыгару бик җиңел. Гомумән, кардиология – ул медицинаның иң төгәл юнәлешләреннән берсе. Биредә барысы да исәпләнгән, арифметика шикелле.

Туганда кешенең кан тамырлары чип-чиста була әле. Вакыт үтүгә, кан тамырлары «ката» һәм аңа буй-буй булып сары төстәге майлы матдәләр (липидлар) утыра башлый. Әкренләп алар төерчәгә әйләнә һәм атеросклероз китереп чыгара.
Табибларга ни дип мөрәҗәгать итмә, ни дип зарланма – иң беренче эш итеп йөрәкне тикшерә башлауларын аңлыйм мин хәзер. Казандагы «12 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының медицина эшләре буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы, кардиолог Василә Зөфәр кызы Һадиева йөрәк хәлләре турында шундый итеп сөйли ки, үзеннән-үзе уйлап куясың: йөрәк кенә чыдасын...

Ә чыдамаса?! Ул да бит тимер түгел. Хастага сабышкан әгъзаны коткара торгач, аңа да көч килә. Инде хәзер аның үзен ничек коткарырга? Ничек ярдәмгә килергә?


«Күкрәк бакасы»


– Стенокардия мөстәкыйль чир түгел, – дип аңлатма бирә башлый Василә Зөфәр кызы. – Ул – ишемия авыруы­ның бер билгесе. Аны башкача «күкрәк бакасы» дип тә йөртәләр. Чөнки билгеләре шуңа охшаган: күкрәккә нидер басып, кыздырып торган шикелле. Авырту сул кулга, сул калак сөягенә, муенга, ияк астына төшәргә һәм 1 минуттан 15 минуткача дәвам итәргә мөмкин. Мондый вакытта шун­дук утырырга яисә ятып торырга, изү төймәсен чишеп җибәрергә, тирән итеп сулыш алырга кирәк. Беренче генә авыр­ту булмаса, корвалол йә валидол кабып куярга була. Әгәр ул нерв авырулары белән бәйле булса, чирнең үзен­нән-үзе узуы да ихтимал. Өянәк кабатлана башлады исә, кичекмәстән табиб чакыртырга тәкъдим итәм.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: миокард ишемиясе булганда да чир билгеләре шундый ук – күкрәк тирәсе авырта, тын кысыла. Хатын-кызлар, өлкән яшьтә­геләр һәм шикәр диабеты белән авыручылар моны сизми калырга да мөмкин. Бары тик йөрәк кенә ешрак тибә, баш әйләнү, күңел болгану, көчле тирләү күзәтелә. Ишемия хасталары­ның кайберләре миокард ишемиясе кичергәнен белми дә кала. Бу күренешне «чукрак» ишемия дип тә атыйлар.


Йөрәк тибеше нинди?

– Аритмия дигән төшенчә турында ишеткәнегез бардыр. Йөрәкнең тигез типмәве ул. Гадәттә, без тыныч хәлдә, әйтик, ятып торганда, йөрәк тибешен генә ишетәбез, ә ритмны юк. Аритмия вакытында исә кеше аны шундук тоя: йөрәк әле еш тибә, әле туктап калгандай була. Ул йөрәк авырулы кешедә дә, аның сау-сәламәт булганында да очрый, ягъни бу чирдән берәү дә хали түгел. Моңа эмоциональ, психик кичерешләр сәбәпче булырга мөмкин.

Кагыйдә буларак, йөрәк минутына 60-80 мәртәбә тибәр­гә тиеш. Әмма ул авыр физик эш башкарганда, мәсәлән, йөгергәндә, баскычтан менгәндә тизрәк тибә. Иң мө­һиме – кеше, көч килгәннән соң, кыска гына вакыт эчендә үз хәленә кайта аламы-юкмы?! Кайсы гына җирең авыртса да, йөрәккә көч килә, дидек. Аның гадәттәгедән ешрак тибүе шуның белән бәйле. Мисалга, үпкәнең хәле юк икән, йөрәк  тиешле микъдарда кислород алу өчен тагын да катырак эшли башлый, канны үпкә аша тизрәк куа.

Спорт белән шөгыльләнгән кешедә йөрәк тибеше минутына 50-60 тирәсе. Ә гадәти кешенең йөрәк тибеше 60 тан, бигрәк тә 50 дән дә төшеп китсә, йөрәкнең импульс бирә торган өлешендә яки ул импульсны уздыра торган юлларда тоткарлык килеп чыга.
Вакытында тиешле импульс ясалмый. Шул вакытта йөрәк әкрен эшли, насос функциясен үти алмый. Шуннан хәл китә, күңел болгана, баш әйләнә. Кеше хәтта аңын югалта. Авыруны хастаханәгә инсульт дип алып киләләр. Ә ул бер­никадәр вакыттан соң аңына килә. Нев­ролог тәҗри­бәле булса, аны шундук кардиологка җибәрер. Авыруга тәүлеклек мониторинг ясала, йөрәкнең типми торган урыннары ачыклана. Бары шуннан соң гына авыруны аритмологка җибәрәләр.

Аритмия яшьләрдә дә, өлкән кешеләрдә дә очрый. Әм­ма ябык, озын, физик яктан чыныкмаган кешеләрдә күб­рәк күзәтелә. Моңа йөрәкнең ике камерасы арасындагы клапаннарның төгәл ябылмавы яки митраль клапан­нар­ның пролапсы сәбәпче була. Йөрәк тибешен нормаль хәлдә тоту өчен физик яктан чыныгырга, саф һавада ешрак булырга, ди­сәм, яңалык әйтмәм. Аеруча йөзү файдалы. Кояш астында эшләмәскә, ял итә-итә, чамасын белеп эшләргә кирәк. Әлеге чир яшәү рәвешенә дә бәйле. Шуңа тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, майлы, кыздырылган азыктан баш тартырга... Стресс, депрессия дә файдага түгел.
 

Читлегеннән очкан коштай


Мондый халәт һәркайсыбызга яхшы таныш. Курка калганда, ниндидер бер шомлану кичергәндә без: «Йөрәгем читлегеннән очып чыгып китә хәзер», – дибез. Бу тахикардия (йөрәк тибеше 90 нан арта) дип атала. Ул чир түгел, ә бәлки аның бер билгесе генә. Курыкканда – канга гормон­нар, стресс кичергәндә адреналин килә. Йөрәкне ешрак тибәргә менә шулар мәҗбүр итә дә инде. Пульс 140 тан узганда табиб чакыртыгыз. Бу очракта бары ул гына ярдәм итә ала. Ул килгәнче 40 тамчы валокордин яисә корвалол эчеп куегыз.
 

Каян килгән чир бу?


– Бер дә гаҗәпләнергә кирәкми. Без аны үзебез китереп чыгарабыз. Кан тамырларына кереп оялаган
май – липидлар әкренләп төерчәгә (бляшка) әйләнә. Ул, үз чиратында, атеросклероз барлыкка китерә. Аның төер­чә­ләре, урта һәм зур артерия юлларына тыгылып, мөһим органнарга кислород килүне тоткарлый. Йөрәккә ул – «күкрәк бакасы», баш миенә зиһен бетү һәм инсульт рәвешендә әйләнеп кайта. Атеросклероз аякларны зарар­лый. Кандагы холестерин дәрәҗәсен гел күзәтеп торырга кирәк. Әгәр дә холестерин 6-7 ммоль/л икән – бу норма.

Ә менә йөрәк чирле кеше өчен бу сан югары. Төрле сәб­әп­ләр аркасында кан тамырлары эчтән җәрәхәт­ләнә. Шул урынга тромбоцитлар, ә аларга холестерин утыра.

Бу – атеросклероз бляшкасы ясалуга бер сәбәп. Кайвакыт шушы бляшканың өске капкачы ярыла, аннан чыккан кисәкчекләр кан белән йөзеп барып, кайдадыр килеп тыгыла. Нәтиҗәдә, йә инфаркт, йә инсульт...
 

Нәрсә эшләргә?


– Белер-белмәс дәваланырга керешмәгез! Табиб чакыртыгыз! Чөнки, бөтен кешегә дә (чире бер үк булуга кара­мас­­тан) бер төрле дәва була алмый. Нинди дәва кирәк­леген бары табиб кына белә. Инфаркт белән инсультның ахыры да төрлечә булырга мөмкин. Кемдер инсульттан соң урын өстенә ята, кемдер чабып йөри. Кемгәдер бер дару төймәсе җитә, кемдер җитди дәва­лауга мохтаҗ.

Йөрәге авырткан кешегә, чирне кисәтү максатында, көн саен иртән ашаганнан соң (ашказанында җәрәхәт китереп чыгармас өчен) бер мәртәбә 125 мг аспирин (төй­мәнең дүрттән бер өлеше) эчәргә киңәш итәм. Ул канны сыегайту өчен менә дигән дару, арзан да... Гемоглобин күтәрелгәндә канның куеруын исегезгә төшерәм. Тозлы әйберләрне чикләргә. Ник дигәндә, тоз суны тоткарлый, кан басымын күтәрә. Иртән гимнастика ясарга онытмагыз. Аны урыннан торганчы ясый башлау хәерлерәк. Һәм, әл­­­бәттә инде, гел хәрәкәттә булыгыз!

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар