​Яман чирне аздырмагыз!

Ел саен дөньяда 1 миллионга якын сөт бизләре рагы теркәлә. Бу чирнең зур шәһәрләрдә, аеруча Санкт-Петербургта киң тарала баруы галимнәрне тирән борчуга сала. 2003 елны биредә шушы чир белән 1900 кеше авырган. Соңгы егерме биш елда яман шеш белән җәфаланучылар саны 150 процентка җиткән. Ни өчен, кайдан барлыкка килә соң бу чир? 

Әлбәттә, моның сәбәбен бертөрле генә аңлатып булмый. Менә аларның кайберсе: әйтик, сөт бизләре күзәнәкләрендә кискен үзгәрешләр башлана. Канцерогеннарның тәэсире астында күзәнәкләрдәге генетик материал үзгәрә. Күзәнәкләр яман шеш кыяфәтен ала. Рак авыруы аларның ни тизлектә таркала-үрчи баруына бәйле дә. Бу чир белән авыручы хатын-кызларда, гадәттә, эстроген дәрәҗә­се, башка гормоннар белән чагыштырганда, күпкә югарырак. Шуның белән бергә, организмдагы башка тайпылышларны да күз уңында тотарга киңәш итәм: мәсәлән, менструаль цикл бозылу, бала төшер­түләр һәм лактация булмау, калкансыман бизләр эшчәнлеге бозылу, бөер авырту һәм башкалар.
Сөт бизләрендә яман шеш авыруы – җитди пробле­маларның берсе. Вакытында ничек күреп алырга, ничек белергә соң ул мәкерле чирне? Беренче чиратта, әйткәнемчә, сөт бизләрендәге үзгәрешләргә игътибар итегез! Андагы шеш-төеннәр бармак белән капшап карауга ук сизелә. Аны тәгаен маммография, УЗИ күрсәтә. Вакытында дәваланмасаң, шеш үсә башлый. Шуңа күрә, шикләнәсең икән, кичекмәстән табибка йөгер! Сиздер­мичә генә ялмап алучы бу явыздан котылуның башка юлы да, чарасы да юк. Шеш башта борчымаска да мөмкин. Ул бик сирәк авырта. Тора-бара күкрәктән начар ис килә башлый. Ә инде озакка сузып йөртсәң, шеш күкрәк куышлыгына ябыша. 
Һәм күзәнәкләрнең лимфатик тамырлары аша ул якын тирәдәге лимфа төен­нәргә күчә. Аннары кан аша – бөтен организмга. Ә ул исә метастазага китерә. 

Сөт бизләрендәге яман шеш үпкәгә, бавырга, сөяккә, баш миенә китә. Бу орган­нарның зарарлануы ни белән бетәсен күзаллыйсыздыр.

Ничек кенә булмасын, бу очракта куркырга кирәкми. Үз-үзенә диагноз куеп килүчеләрнең күбесендә, төгәлрәк әйтсәк, унысының тугызында зарарсыз шеш булуы ачыклана. Йә ул фиброаденома, йә киста булырга мөмкин. Кабатлап әйтәм: чир никадәр тизрәк, иртәрәк ачыкланса, аны дәвалау ихтималы да шулкадәр күбрәк. Без бу хакта гел әйтә, кисәтә киләбез. Әгәр пациент авырый башлауга ук маммологка мөрәҗәгать итсә, 
аны дәвалау мөмкин әле. Һәм киресенчә, чир бер стадиядән икенчесенә күчкән саен, савыгу шансы кимегәннән-кими бара. Яман чир лимфа төеннәренә үтеп керде исә, биредә инде химиотерапия дә, яктылык терапиясе дә эшкә җигелә. Кыскасы, сихәтләү барышы табиб өчен дә, пациент өчен дә зур сынауга әверелә.

Яман шештән котылуның бердәнбер юлы – күкрәкне алу булган хәлгә кадәр китереп җиткермәскә иде. Кызганычка каршы, безгә һәр бишенче хатын-кыз шундый хәлгә җиткәч кенә килә. Бу – хатын-кыз өчен зур стресс. 

Әнә шулай чирне соңгы стадиягә җиткергәнгә күрә, соңыннан зур акчалар, кыйммәтле дарулар кирәк була да инде. Күп очракта аның әле нәтиҗәсе дә уңай булмаска мөмкин.

Маммология үзәгенең адресы:

Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 29 нчы йорт, «3» нче корпус, 4 нче кат, 407 нче кабинет. 
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник онкология диспансеры.
Үзәктә маммолог, гинеколог, хирург-онколог, эндокринолог, проктолог кабул итә. 
Биредә УЗИ-тикшеренүләр, гистология, цитология, клиник-диагностик тикшеренүләр үткәрелә.
Кабул итүләр 8(843)273-06-26, 519-27-41 телефоннары буенча алдан язып куелу тәртибендә алып барыла. 


(2012, апрель)
​фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7230
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4819
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3628
    1
    20
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1478
    0
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату