Витграсс – сәламәтлек эликсиры 

 

Моңа кадәр рационыгызда витграсс булмаган булса, кичекмәстән кертегез сез аны. Гади генә итеп әйтсәк, витграсс – бодай уҗымыннан әзерләнгән эчемлек ул. Дөрес туклану сәхифәсен даими әзерләүче Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА бу юлы безгә аның файдалы үзлекләрен ачар һәм әзерләү серләрен өйрәтер. Әлеге эчемлектә 70 процентка якын хлорофилл бар, ә ул организмны авыр металлардан чистарту процессында катнаша һәм гемоглобинны күтәрә. 

Ике аш кашыгы витграсстагы файдалы матдәләр күләме 1,5 кг тазә яшелчәнекенә бәрабәр. Ул тимергә, бакыр, кальцийга бай, составында аминокислоталар, антиоксидантлар, Е, B 1, B 2, B 3, B 6 витаминнары булуы белән кыйммәтле. 

 

Бодай уҗымының согы: 

начар холестеринны киметә; 

кандагы шикәр күләмен көйли; 

какшаган иммунитетны ныгыта; 

ялкынсынуларга каршы тора; 

дөрес туклану рәвешен саклаганда артык авырлыктан арынырга булыша; 

тукымаларның яңаруын тизләтә; 

организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта; 

калкансыман бизнең эшчәнлеген яхшырта; 

организмны яшәртә. 

 

Әлеге могҗизалы эчемлекне ничек ясаргамы? Беренче карашка аны әзерләү озак сыман тоелырга мөмкин, ләкин без ул эчемлекне берничә атналык итеп әзерлибез. Моның өчен башта тарттырылмаган бодай сатып алып, аны үрдерергә кирәк. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, минем бу беренче тапкырдан килеп чыкмады. Бодай күгәрде дә яраксызга әйләнде. Ничектер, берсендә интернетта бодай үрдерүнең бик кызыклы бер ысулын очраттым. Ул нәкъ менә бу эштә әлегә тәҗрибәсе булмаганнар өчен ярашлы. Зоокибеттән песиләр өчен  рәшәткәле лоток сатып алабыз. Лотокны алганда игътибар итегез: өчпочмак эчендә «5» саны язылган булсын. Бу – аның азык-төлек өчен яраклы пластиктан ясалуын белдерә. 

Бодайны юып (бер лотокка 150 г бодай), өстенә чиста су агызабыз. 5-6 сәгатьтән бодай бүртә. Лотокның рәшәткәсенә марля яки бәз җәеп, бераз туфрак салабыз. Пульверизатордан су бөркеп, җирне юешлибез һәм бүрткән бодайны тигезләп тезеп чыгабыз. (Туфракның сыйфатлысын алыгыз, бодай андагы минералларны үзенә ала.) Туфрак урынына юеш салфетка кулланып, бодайны салфетка өстендә дә үрдерергә мөмкин. 

Лотокның өстен 2-3 көн – бодай тишелеп чыкканчы – полиэтилен элпә белән каплап торабыз. Көнгә берничә тапкыр ачып, пельверизатордан су бөркү мәҗбүри. Күгәрер дип курыксагыз, суга бер чәй кашыгы тозлы кәбестә суы өсти аласыз. 

2-3 тәүлектән бодай уҗымы баш калкыта башлый. Хәзер аның өстендәге элпәне алып, савытны тәрәзә төбенә куярга кирәк. Тагын 5-6 көннән уҗымны кыркып, согын да ясарга була. 

Сок ясар өчен шнеклы соксыккыч яки иттарткыч кирәк. Иттарткыч куллансагыз, тарттырылган уҗымны марля аша сөзәргә кирәк. Әзер сокны боз өчен тәгаенләнгән формаларга салып, туңдыргычта алты айга кадәр сакларга мөмкин. 

Ничек кулланырга? 

Һәр иртәне берәр шакмак туңдырылган соктан башлагыз. Аны бер стакан лимонлы суга да салып эчәргә була. Организм ияләнгәч, көненә 2-3 шакмакка кадәр арттырыгыз. Бу бик көчле чара, моңарчы организмыгызны чистартмаган булсагыз, беренче көннәрдә дискомфорт та сизелергә мөмкин. 

Сәламәт булыгыз! 

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5674
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2666
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4337
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2185
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1942
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек