Логотип
Сәламәтлек

Каен кайгы китерми, шифа бирә

Безнең халыкта, каен кайгы китерә, дигән сүз бар. Бер дә юк сүз ул. Кеше сәламәтлеге өчен каенда никадәр шифа бар! Менә хәзер, каен яфраклары яшь чагында, аларны җыеп киптерергә кирәк. Каен яфрагы картаерга өлгергәнче җыела.

Каен яфрагында аскорбин һәм никотин кислотасы, фитонцидлар, каротин, калий, кальций, тимер, магний бар. Ул үзенә марганец, цинк, барийны туплый. Бигрәк тә цинк күп.

Элеккеге халык табиблары каен яфрагы төнәтмәсен бәвел һәм тир кудыргыч чара буларак кулланган. 

Берәр сәбәп белән аяк-кулларга су төшсә, бәвел чыкмаса, каен яфрагын төнәтеп эчү сизелерлек шифа бирә. 

Артык авырлыкның шактые организмда су күп булудан да күзәтелергә мөмкин. Каен яфрагы тәндәге артык суны чыгарырга булыша. 

Шушы үзлеге белән ул йөрәк кагу, кан басымы күтәрелү, тын бетү ише чирләрдән дә котылырга ярдәм итә ала. 

Каен яфрагы төнәтмәсен холециститны дәвалаганда да кулланганнар. 

Бавыры зурайган кешеләргә дә каен яфрагы төнәтмәсе эчәргә киңәш иткәннәр. 

Каен яфрагы үт эшләнеп чыгуны яхшырта. 

С витамины күп булганга, ул иммунитетны ныгыта. Борынгылар моны белгән һәм яз көне витамин җитмәгән вакытта кипкән каен яфрагын төнәтеп эчкәннәр яки аның чәен ясаганнар. 

Бу төнәтмә тәндәге юеш яраларны, экземаны, корчаңгыны, чуаннарны, псориазны дәваларга да булыша. 
 
Цистит булса, каен яфрагы төнәтмәсе кушылган кайнар суда 15 минут утырырга кирәк. Мондый ваннаны көнгә 2 тапкыр ясыйлар.

Тамак авыртса, тавыш бетсә, каен яфрагы төнәтмәсе белән тамак төбен чайкау авыртуны басарга, ялкынсынуны киметергә булыша. Каен яфрагының ялкынсынуны басу үзлеге дә бар. 

Борынгылар невралгияне дә каен яфрагы ярдәмендә дәвалаган. Каен яфраклары өстенә кайнар су коеп, бераз гына суынганын көткәннәр дә кайнар яфракларны тәннең авырткан җиренә калын итеп япканнар. Яфрак өстенә полиэтилен пакет каплап, калын шәл белән төрергә кирәк. 

Мондый компресс артриттан, остеохондроздан, ревматизмнан да булыша ала. 

Мунчада каен себеркесе белән чабыну традициясе юк урында гына барлыкка килмәгән. Каен яфрагындагы эфир майлары бактерияләрне юк итә, сулышны ача, тән тиресен чистарта. 

Каен яфрагы төнәтмәсенең файдасы болар гына түгел. Ул эчтәге паразитлардан һәм аеруча лямблилардан котылырга булыша. 

Хәтерлисезме, элек «Ак каен» дигән шампунь бар иде. Матур яңгыраган өчен генә шулай дип аталмаган ул, аның составында каен яфрагы төнәтмәсе дә бар иде. Каен яфрагыннан ясалган төнәтмә чәчне яхшы үстерә, кавыкны бетерә, чәчләр ялтырап тора, коелмый. 

Хатын-кызларның ай хәле вакытында килмәсә, әле өч көнгә, әле бер атнага тоткарланса, каен яфрагы төнәтмәсе аны җайга салырга ярдәм иткән. 

Каен яфрагыннан төнәтмә ясар өчен, 4 чәй кашыгы кипкән һәм вакланган яфракны 400 мл кайнар суда төнәтеп, суыталар. Суынгач, төнәтмәгә пычак очында гына (0,5 г) чәй содасы өстиләр. Яфраклардан чыккан сумала төпкә утыргач, сөзеп, икегә бүләләр һәм ашарга 30 минут кала көнгә ике тапкыр эчәләр. Өчкә бүлеп, өч тапкыр да эчәргә мөмкин. Төнәтмәгә чәй содасы кушмасаң да була, бу вакытта сумала төпкә утырсын өчен, 6 сәгать вакыт кирәк булачак. Каен яфрагын кайнатырга ярамый, кайнатканда файдалы эфир майлары очып бетә. 

Каенның бөресе дә, яфрагы да, кайрысы да шифа. Ә менә каен көлен элеккеге имчеләр ашказанындагы яман шешне дәвалар өчен кулланган. Селте ясар өчен 1 өлеш көлгә 10 өлеш су алына (граммнарда).  Аны балчык чүлмәккә яки пыяла банкага салып, 10 минут «су мунчасы»нда кайнатырга кирәк. Аннары марля аша сөзеп, бөкеле пыяла шешәләргә тутыралар һәм суыткычта саклыйлар. Ашар алдыннан көнгә өч тапкыр 50 мл селтене җылы сөткә кушып эчәләр. Селте белән дәваланганда ит ашамый торырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, бигрәк тә әфлисун, сөт ризыклары кулланырга киңәш ителә. Селте яман шеш күзәнәкләренең бүленүен туктата дип санала. 

Каен яфрагы төнәтмәсе белән дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшегез. Бу төнәтмәне бөер авыртканда эчәргә ярамый. Башка тыюлар да булырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар