Логотип
Сәламәтлек

Эчем авырта

Еш кына бу чирне аналыктан тыш йөклелек, йә булмаса, аппендицит белән бутыйлар. Чөнки аның бөтен билгеләре шуңа туры килә: эч астан каты авырта башлый, пульс ешая, авыру шок хәленә килә, аңын җуя. Кайчак сөт бизләреннән сыекча бүленеп чыга, аналык җиңсәсеннән күрем тоткарланып торганнан соң күзәтелә торган көрән-пычрак бүлендек килә. Әмма бу аппендицит та, йөклелек галәмәте дә түгел, ә бәлки, апоплексия, ягъни аналык бизләре — күкәйлекләрнең шартлавы. 

Әйе, мондый хәлдә эч тулгак тоткандагы сыман чәнчеп авырта һәм ул дүртәр сәгать дәвам итәргә мөмкин. Авыру хәлсезлектән, баш әйләнүдән, баш авыртудан, күңел болганудан, косасы килүдән, еш йомышлаудан зарлана. Бармаклар белән капшап караганда, бигрәк тә оча башы сөяге, касык, кендек тирәсе, аяклар авырта. Корсак куышлыгына кан киткәндә, эч кабара. Аналык муентыгының урыныннан күчүе аркасында көчле авыртулар башлана. Кан анализы үзе әллә ни үзгәрешләр күрсәтми.

Апоплексия булганда, күкәйлек тукымасына кан сава һәм шуннан корсак куышлыгына кан китә. Авыруның хәле шул дәрәҗәдә кискен-хәтәр була ки, аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Биредә инде бары хирурглар гына булыша ала.

Бу күренеш күбрәк яшь хатын-кызларда очрый. Ул үсмер кызларда, җенси тормыш белән яшәмәүче хатыннарда да булырга мөмкин. Апоплексиянең хатын-кыз чирләре арасында өченче урында торуы, кайта-кайта кабатлануы, аның җитди проблемага әверелә баруы хакында сөйли. Моның сәбәбен галимнәр бүгенге көнгәчә ачыклап бетерә алмый әле. Шулай да, тышкы һәм эчке факторлар тәэсирендә күкәйлек тукымасында үзгәрешләр китереп чыгарган берничә сәбәпне тәгаен генә әйтеп була хәзер. 

Бу – авыр күтәрү, эчнең имгәнүе, төрле операцияләр кичерү, кече оча сөяге тирәсендә ялкынсыну, аналыкның дөрес урнашмавы, психик тетрәнүләр... Күпчелек очракта ул хатын-кызның җенси активлы-гы чорында күзәтелә. Чир күрем вакытының теләсә нинди бер көнендә – цикл уртасында, яисә күрем алдыннан, яки аның тоткарлан-ган чагында баш калкыта. Аның күрем циклының 12-14 нче көнендә, яисә күремнән соң 20-22 нче көнендә башлануы да ихтимал.

Авыруларны, клиник билгеләренә карап, өч төркемгә бүләләр: беренче төркемгә аның чирне җиңелчә уздыра торганнары (күңел болгана, күкрәк, корсак тирәсе сызлый), икенче төркемгә авыртуы түзәрлек булганнары I дәрәҗәдәге шок (эчнең аскы өлеше авырта, хәл китә, йөз агара, косасы килә, күңел болгана, кеше аңын җуя) һәм өченче төркемгә авыр хәлдәгеләр (бертуктаусыз көчле эч авыртулар башлана, косасы килә, күңел болгана, салкын тир бәреп чыга, аяклар туңа, температура төшә, йөрәк тибеше начарая, пульс ешая, 
эритроцитларда гемоглобин күләме нормадан 50 процентка түбән) керә.

Ничек дәваларга соң бу чирне? Беренче төркемгә керүчеләрне консерватив юл белән дә, мисалга, эчкә – астынарак салкын куеп, белладонна һәм антипирин шәме белән дә дәвалап була. Авырту көчәйгәндә, бозны җылымса сулы грелка белән алыштырырга да мөмкин. Икенче һәм өченче төркемгә кергән авыруларга исә бары оператив юл белән генә булышып була. Шунысын да искәртик: күкәйлек шартлаганын белүе бик кыен. 

Бу чиргә бик сирәк (4-5 процент) очракта гына дөрес диагноз куела. Ник дигәндә, аның клиникасы башка чирләргә – корсак куышлыгы һәм оча сөягендәге үзгәрешләргә охшаган. Авыруны хастаханәгә көчле эч авыртулар белән алып киләләр. Шуңа да, иң элек, гинекологлар аналыктан тыш йөклелек йә аппендицит түгелме икән дип тикшерәләр. Шуннан соң гына хирурглар, урологлар ярдәмгә килә. Диагноз тиз һәм дөрес куелырга тиеш. Операцияне кичектерү бәхет-сезлеккә китерергә мөмкин. 

Бу очракта ультратавыш тикшере-нүләр эшкә җигелә. Ул зарарланган күкәйлектә соры тәнчекләр барлык-ка килүен – эчкә кан савуны күрсәтә. Моннан тыш, лапароскопия үткәрелә. Әлеге ысул төгәл диагноз кую белән бергә, организмдагы теләсә нинди үзгәрешләргә төзәтмә кертү мөмкинлеге бирә. Һәм, әлбәттә инде, дөрес диагнозны операция вакытында бары хирург кына куя ала.

Аналыктан тыш йөклелек
Бу – хатын-кыз тормышына җитди куркыныч тудыра торган гайре табигый күренеш. Аталандырылган күзәнәк аналыкта түгел, ә аның тышында үсә башлый, күп чакта аналык көпшәсенә ябышып кала. Ул шулай ук күкәйлекләрдә һәм корсак куышлыгында да булырга мөмкин. Аналыктан тыш йөклелек күбрәк 35-44 яшьтәге хатын-кызларга яный. Бу очракта хроник ялкынсыну белән җәфала-нучылар аеруча сак булырга тиеш. Авырга узмау өчен кулланыла торган контрацепцияләрдән сакланырга киңәш итәм. Мондый хәлдә аналык көпшәсендә аталанды­рыл­ган күзәнәк аналыкка эләгә алмый. Сәбәбе – аналык көпшәсенең томалануы яисә аның кыскаруы бозылу. Аналыктан тыш йөклелекнең билгеләре гел күкәйлекләр шартлагандагы хәлне кабатлый: күңел болгана, косасы килә, ис сизми, тәм тоймый башлыйсың, йоклыйсы килә, хәлсез-лек күзәтелә. Шулай да, аны сөт бизләренең катып китүеннән, күремнең тоткарлануыннан чамаларга була. Әйтик, күрем тоткарлануның икенче-өченче атнасында эч асты тулгак тоткандагы шикелле авырта, җенес юлыннан кара-кучкыл канлы бүлендек килә башлый. Аналык көпшәсе шартлаганда, корсак куышлы-гына кан китә, эч китәргә дә мөм-кин. Аналыктан тыш йөклелекне – корсак куышлыгына кан килүне – бары оператив юл белән – операция ярдәмендә генә туктаталар. Мондый вакытта кинәт кенә хәлсезләнү, аңны җую күзәтелә. Авыруның йөзе агара, салкын тир бәреп чыга, сулыш алуы кыенлаша, пульс ешая, кан басымы төшә, эч кабарып киткәндәй була.

Бу хәлдә күрем тоткарлануның 4-7 нче атнасында гинекологка күренегез. Бүгенге диагностиканың мөм­кинлекләре бик киң аның. Ләкин еш кына аны УЗИ да күрсәтми. Хатын-кыз бу очракта үзе игътибарлы булырга, билгеләре күренсә, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм, әлбәттә инде, кече оча сөягендәге ялкынсынуны вакытында дәвалау, авырга узганчы ук хлами­дия, микоплазма, уреаплазма һәм башка шундый микробларны ачык­лау өчен ирең белән бергә ком­плек­слы тикшеренү узарга кирәк. 

Кызганычка каршы, операция кичергән пациенткаларның яртысыннан күбрәгендә эчке бизләр (эндокрин) һәм вегетатив кан тамырлары эшчәнлеге бозыла. Нәтиҗәдә, хатын-кыз балага уза алмый, аңа кабат аналыктан тыш йөклелек куркынычы яный. 
Шуңа да операциядән соң һәр хатын-кыз ялкынсынуны кисәтү максатында тернәкләндерү курс-лары уза. Иң яхшысы, чирне алдан ук кисәтеп кую...

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар