Логотип
Сәламәтлек

​Бизләрегез тәртиптәме?

Кешедәге эчке бизләр системасы безнең бөтен организмның эшчәнлеген җайга салып торучы координатор ул. Анда ниндидер тайпылышлар булу шактый җитди авыруларга, шулай ук балага уза алмау, узган очракта да, йөклелекне ахыргача күтәрә алмау кебек проблемаларга китерергә мөмкин. 
Журнал укучыларыбызның сорауларына югары категорияле табиб, рефлексотерапевт Альбина ХИСАМОВА җавап бирә.  



Өч ел инде балага уза алмыйм. Гинеколог: «Әни була алмавыгызның сәбәбе эндокрин системаның эшчәнлеге белән бәйле булырга мөмкин», — ди. Әмма мин калкансыман биземне тикшерттем инде, анда бернинди дә тайпылышлар юк.
О. Камалетдинова, Казан.

– Калкансыман биздәге үзгәрешләр генә балага уза алмауга сәбәп була алмый. Хатын-кыз организмындагы бик күп процессларга гипоталамус-гипофиз-күкәйлек системасы тәэсир итә. Һәм шушы системадагы тоткарлык, өзеклек аркасында «эндокрин кысырлык» килеп чыга. Цикл бозыла, күрем сирәк һәм бик аз килә башлый, овуляция булмый. Шушылар аркасында хатын-кыз балага уза алмый. Әлеге тайпылышлар еш кына аналыкның лайлалы тышчасы үсешен дә үзгәртә. Күкәй яралгысы аңа берегеп китә алмый – йөклелек өзелә. 
Гормоннар ярдәмендә дәвалау белән беррәттән, «эндокрин кысырлык» вакытында рефлексотерапия ысулы да еш кулланыла хәзер: кул-аяктагы, умыртка баганасындагы, муендагы кайбер актив биологик нокталарга бик кечкенә күләмдәге электр тогы белән тәэсир итәләр. Нәтиҗәдә, организм үзенә кирәк гормоннарны үзе эшләп чыгара башлый.   

Эчке бизләр системасында проблемалар булу аркасында нәсел калдырырга сәләтсезлек ирләрдә дә очрыймы?
А. Сабирова, Түбән Кама.  

– «Эндокрин система аркасында балага уза алмау», гадәттә, бары тик хатын-кызларга гына кагыла дип уйлыйлар. Әмма ул ир-атларда да була. Гомумән, гаиләдә бала булмауның төп сәбәбе күп вакыт хатын-кызның түгел, ә ир-атның сәламәтлегенә бәйле. Мәсәлән, тестостерон эшләп чыгару бозылганда спермограмманың күрсәткечлә­ре начарлана. Ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсез икәнлеген ачыклау күпкә җиңел: аларда, хатын-кызлар белән чагыштырганда, моңа сәбәпләр азрак. Шуңа күрә табибка һәрвакыт икәү күренү хәерлерәк. 
  
Балага узганчы ук йод препаратлары эчә башларга, ә йөкле вакытта ул даруларның күләмен тагын да арттырырга кушты табиб. Куркыныч түгелме икән соң бу? Организмда йод артып китү-китмәвен берәр ничек белеп булмыймы? 
Э. Хәлиуллина, Казан. 

– Йод безгә калкансыман бизнең әйбәт эшләве өчен кирәк. Табибыгыз дөрес әйткән, аны бала алып кайтырга уйлый башлагач ук эчәргә керешеп, йөкле чакта эчүне дәвам итәргә кирәк. Мәктәпкә кергән балалар исә кышын, дәресләр, укулар күп булган чорда, йодны даими кабул итәргә тиеш. Әмма йодны эчү калкансыман биз сәламәт булганда гына файдалы. Шуңа күрә башта УЗИ узарга, канны гормоннарга тикшертергә кирәк. Ниндидер тайпылышлар, төеннәр булганда, йодның артып китүе өстәмә катлаулыклар китереп чыгарырга мөмкин. Организмда йод артыкмы-түгелме икәнен ачыклауның иң гади юлы – тирегә йодтан челтәр ясап карау. Әгәр ул тиз бетә икән, димәк, сезгә йод җитми. 

Калкансыман биземдә 5,7 мм зурлыгындагы төен бар. Табиб: «Төенегез кечкенә, аны әлегә күзәтеп кенә торырга кирәк», — ди.
Н. Гатина, Казан.

– Чынлап та, төеннәр кечкенә булганда аларны күзәтә­ләр генә. Зурлыклары 1,5-2 сантиметрга җитсә яки яман сыйфатлыга әйләнү куркынычы туса, хирург ярдәме кирәк булачак. Төеннәрне дару белән дәвалап булмый, әмма бүген альтернатив ысул буларак рефлексотерапия кулланыла. Әлеге ысул ярдәмендә кешенең иммун системасы үзгәргән күзәнәкләрне үзе таба һәм юкка чыгара башлый. Нәтиҗәдә, төеннәр кечерәя, ә кайвакыт юкка да чыга.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар