Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Рамил Шәрәпов: “Артистка бәя аның популярлыгына карап куела”

Юмор остасы Рамил Шәрәповны быел туган ягы – Буа Сабантуенда күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, ул Әтнәнең Күәм авылында, Мамадыш районының Тулбай авылында бәйрәм кунакларының күңелен күрәчәк.


Юмор остасы Рамил Шәрәповны быел туган ягы – Буа Сабантуенда күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, ул Әтнәнең Күәм авылында, Мамадыш районының Тулбай авылында бәйрәм кунакларының күңелен күрәчәк.


– Сабантуйларны халык ел да көтеп ала инде. Танышу, күрешү урыны ул. Элеккеге кебек җыелулар бик сирәк эләгә бит хәзер. Көндез уеннар уйнап, аралашып алганнан соң, кичке 6дан соң концерт башлана да, бәйрәм салюты белән тәмамлана. Артистлар өчен дә бу вакыт – урак өсте, әлбәттә. Ә инде халык, тамашачы өчен яраткан артистын күрергә бер сәбәп. 12 июньгә көндезге Сабантуйга чакыручылар күп булды, тик мин алай тәвәкәлләмәдем. Кичен кайтып та өлгерәсе бар бит әле. Ике куянның койрыгын бергә тотып булмас, дидем. Бәяләргә килгәндә, һәр җырчының үз бәясе. Беренче чиратта ул артистның популярлык дәрәҗәсенә карап куела. Икенчедән, командасына карыйлар. Ул зуррак булган саен, бюджет та арта. Аннан соң, районның бюджетына билгеле бер суммада акча салынган була бит. Теләкләре булса да, алар кыйммәтрәк бәя сораучы артистны чакыра алмаска мөмкиннәр. Җырчылар да бар чакырган җиргә барып бетә алмый. Мин исә үз тарафымнан халыкның күңелен ничек күрә алам, шулай ихластан тырышачакмын. Миннән кала, Буа Сабантуенда Әнвәр Нургалиев, “Ямьле” төркеме, Фәридә исемле җырчы ханым катнаша, – диде артист.
Пандемиягә кадәр, җырчылар арасында үз авылларында зурлап Сабантуй бәйрәме оештыру гадәте кереп киткән иде. Бу турыда Рамильдән дә кызыксындык. Адав-Толымбай авылында Сабантуй соңгы тапкыр 2014 елда уздырылган икән. Төркеме белән кайтып бәйрәм оештырырга да мөмкинчелеге юк икән, чөнки аның өчен мәйданны тәртипкә саласы бар.
– Алдагы елларда күлнең икенче ягында уздырыла иде бәйрәм. Хәзер аны чыгарга басма да юк. Сабантуй мәйданын тәртипкә китерергә дә шактый вакыт һәм чыгым кирәктер, дип уйлыйм. Үзем, булдыра алганча, туган ягым, авыл халкының күңелен күрергә тырышам. Быел концерт кайтып куйдым. Киләчәктә Сабантуйлар да булыр дип ышанып калам. Ләкин Буаның Сабантуй буласы мәйданы авылыбыздан 3 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Авыл халкы бернинди авырлыксыз шунда да бара ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар