Бүген – әтиләр көне. 2021 елдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесе әтиләрне олылый торган көн. Быелгысы менә 16 октябрьгә туры килде. Шул уңайда татар эстарадасы артистлары белән аралашып, аларның әтиләре турындагы истәлекләрен барладык.
Бүген – әтиләр көне. 2021 елдан башлап, октябрьнең өченче якшәмбесе әтиләрне олылый торган көн. Быелгысы менә 16 октябрьгә туры килде. Шул уңайдан татар эстарадасы артистлары белән аралашып, аларның әтиләре турындагы истәлекләрен барладык.
Алсу Әбелханова: «Әтием – Әмирҗан Әхмәтҗан улы. Мин аны бик-бик яратам. Ул минем өчен һәр яктан үрнәк. Әтидән бик күпкә өйрәндек без – дөньялык белемгә дә, дини белемгә дә. Балачакткан әти безгә дин кануннарын өйрәтте. «Кешегә процентка акча бирү гөнаһ. Әгәр дә ярдәм итә алсаң, ярдәм ит, бир», – диде. Алдарга, ялганларга ярамаганны да белеп үстек. Дин турында күп сөйләде. Барыбызга да догалар өйрәтте. Балаларыбыз кечкенәдән азан әйтәләр – анысына да бабаларыннан өйрәнделәр. Әти бик белемле кеше. Лермонтов, Пушкин шигырьләрен яттан сөйли. Тарихны яхшы белә. Әтидән бөтен сорауга җавап алып була».
Алсу Фазлыева: «Безнең әти Фидәил Рамазан улы чып-чын эш кешесе иде. Эшен, үзе эшләгән КамАЗ машинасын бик яратты. Ул гел юлда булды. Аны Татарстан шоферлары гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр, чөнки ул бик ярдәмчел иде. Хезмәтләре өчен Татарстаның атказанган техник хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булды. Безне дә эш яратырга өйрәтте әти. Таләпчән иде. Ул кайтканда тик торырга ярамады. Үзе дә эшләгән кешеләрне бик яратты, хөрмәт итте. Алдына утыртып сөймәсә дә, без аның яратуын тоеп үстек. Безнең белән горурлана иде әти. Гомере буе атлар яратты. Гомере генә кыска булды... Әтиебезне озатырга килгән халыкның күплеген күрсәгез иде! Шоферлар аның вафат булуын ишетеп, әллә кайлардан, ераклардан килде».
Данир Сабиров: «Әтием Исламбайның миңа ошый торган иң яхшы сыйфаты – үҗәтлек. Оялып тормый, иренми, бөтен җиргә бара. Мине әти укытты. Шуның өчен рәхмәтле мин аңа. Кечкенәдән түгәрәкләргә дә әти йөртте. Көрәшкә кертеп җибәрде. Безнең команданы бөтен шәһәрләргә алып бара, үзе дә көрәшкәч, безнең көрәшкәнне карарга ярата иде. Әтинең үҗәтлеге булмаса, мин Салават абый классында укый алмаган булыр идем. Мин бит Казан мәдәният университетының бию-хореография бүлегенә кергән идем. Күңелемә ятмады ул, Салават абыйга күчәсем килде. Ләкин мин телим дип кенә анда кереп булмый бит. Әти анда да җаен тапты: Татар җыры концертыннан соң Салават абый машинасына кереп утыргач, барып, машина ишеген ачты да: «Кайчан килсен минем малай, сиңа күренәсе килә», – ди. Минем өчен бик тырышты ул. Шул концерт алдыннан: «Әйдә, Салаватка чәчәк менгез, истә калдырыр сине», – ди. «Кайдан алай гына исендә калдырсын инде», – дим. Шулай да әти бер букет сатып алды. «Кыйммәт икән анда чәчәкләр», – ди. «Бир!» – дип, мине тәки сәхнәгә менгезеп җибәрде. Анда Салават абыйга зур-зур букетлар бирәләр, минем розаларны сизмәде дә ул. Шулай да әти «настоял». Менә шул үҗәтлеген бик яратам да инде мин аның. Теләсә кайчан юлын таба белә ул, күңелен төшерми, өметен өзми».
Раяз Фасыйхов: «Менә әтинең елын уздырып килдек. Әтиләр көнендә әтисез... Әтием Наил Шамил улы минем өчен бик күпне эшләгән кеше. Ул мине иренмичә җырларга, гармунда уйнарга өйрәтеп, төрле конкурсларга йөртеп шомартты. Арчага укырга кертте, торыр урынымны кайгыртты. Үзе дә җырлар язды. «Улым, җырларсың инде», – дип, миңа өмет белдерә иде. Хыялый, музыкант, чын иҗат кешесе иде ул. Без әти белән дус булдык. Аның белән сөйләшеп тә, киңәшеп тә була иде. Балыкка да әти белән йөри идек. Кечкенәдән җырлар сайларга өйрәтте ул мине. «Сүзләренә игътибар ит, чепуха җырлар җырлама», – ди иде. Әтинең бу киңәшен әле дә тотам. Ялагайланырга, мактанырга яратмады, Туры сүзле, гадел кеше булды. Әтидән, молодец, дигән сүзне ишетү өчен дә бик тырышырга кирәк иде».
Зөлфәт Зиннуров: «Әти һәрвакытта да ярдәмгә атлыгып тора торган кеше иде. Аның «Эх, шул чагында булышасы булган», – дип йөргәннәрен хәтерлим. Һәр укытучысын исемләп белә, әле аларны гына түгел, аларның хатыннарын, ирләрен, балаларын да исемнәренә кадәр исендә тота иде. Күңеле киң иде аның, борын күтәреп, һаваланып йөрмәде, бөтен кеше белән дә гади итеп сөйләшә белде. Төпле фикерле, җитди, шул ук вакытта шаян, җор телле дә иде. Үлеп балалар яратты, балалар да аңа тартыла иде. Әтием Шамил Зиннур улы эш кешесе, җәмәгать кешесе булды, шуңа да безгә күп вакытын багышлады дип әйтә алмыйм. Без аны сирәк күрдек. Бакчага, мәктәпкә барганда әни дә, әти дә уятканын хәтерлим. Әти уятканда бигрәк тә рәхәт була торган иде. Ул студент тормышын да яхшы аңлады. Университетка кергәч, Казанга киткәндә атнасына 200–300 сум акча бирәләр. «Беләм мин шәһәр тормышын, анда күпме акча кирәген», – дип, әнигә күрсәтми генә әти тагын өсти иде. Минем өчен иң курыккан да, иң хөрмәт иткән дә кешем әти. Аның өметләрен акламам, йөзенә кызыллык китерермен дип куркам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк